news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татар Шатрашаны авылында корбан ашы: «Оныкларыбыз матур гореф-гадәтләрне дәвам итсә иде»

14 июньдә Татарстанның Чүпрәле районы Татар Шатрашаны авылында туып-үскән 7 ир-ат туган ягында җыелып корбан ашы үткәрде.

news_top
Татар Шатрашаны авылында корбан ашы: «Оныкларыбыз матур гореф-гадәтләрне дәвам итсә иде»
Фото: © «Татар-информ», Наилә Гобәева

Әлеге мәҗлестә хәләл җефете Наилә ханым Гобәева һәм оныгы Сөләйман белән кунак булган, үзе дә шушы авылда туып-үскән Эльмир әфәнде Гобәев бәйрәмнән соң хис-кичерешләрен уртаклашып, «Интертат»ка юллады.

Эльмир Гобәев зур гаиләдә үскән, әтисе дә, әнисе дә – укытучылар, әтисе Афаулла абзый мәктәп директоры булган, Эльмир әфәнде үзе дә – гомерен фәнни эшчәнлеккә багышлаган кеше. Хәләл җефете Наилә ханым исә тормышын хисапчылык эше белән бәйләгән, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында хезмәт итә.

Наилә ханым

«Татар Шатрашаны – мин 48 ел элек килен булып килгән авылда бик күркәм кешеләр яши»

Эльмир әфәнде белән Наилә ханым 2 ул тәрбияләп үстергән, хәзер алар оныкларына матур тәрбия бирә. Бу юлы алар оныклары – 9 яшьлек Сөләйманга туган якларын күрсәтергә алып кайткан. Чүпрәле якларының матур табигате, күркәм кешеләре белән таныштырганнар.

«Татар Шатрашаны – мин 48 ел элек килен булып килгән авыл. Бу авылның бик тә күркәм ягы бар – халык бик бердәм, ярдәмчел, тату. Алар шулкадәр дә кунакчыл, кайсы йортка керсәң дә, ашсыз-чәйсез чыгармыйлар. Бик тырыш, эшчән халык яши биредә. Алар ел саен Авыл бәйрәме дә оештыра.

Сөләйман да, туган җирләребезне күреп, шушы матур гореф-гадәтләрне дәвам итсә иде. Кемнең кайда туганын сөйләдек, әби-бабаларның каберләрен күрсәттек. Алар төрле авыллардан. Һәр авылда тукталып фотога төштек. Оныклар да хәтерләсеннәр иде», – дип сөйли Наилә ханым.

Эльмир әфәнде Гобәев оныгы Сөләйман белән

«Җиде егет туган авылына кайтып, корбанга сыер чалды»

Эльмир әфәнде Гобәевның язмасын үзе биргәнчә тәкъдим итәбез.

Корбан чалу турында Пәйгамбәребез Мөһәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: «Дөреслектә, бу көнебезне намаз уку белән башларбыз, аннан кайтып корбаннарыбызны чалырбыз. Шулай эшләгән бәндә сөннәтебезне үтәгән булыр».

Әйе, Татарстанның Чүпрәле районы Татар Шатрашаны авылында туып-үскән 7 ир-егетнең быелгы Корбан гаете көнендә кылган гамәлләре турында «шулай эшләгән...», бу уңган егетләрнең сөннәтебезне үтәгән булуларына инандык.

Бу мактауга лаек егетләр исемнәрен әйтеп үтик: Нурали улы Шамил Төхвәтуллов, Сибгатулла улы Шамил Санатуллин, Әмәр улы Ильмас Ситдиков, Вазых улы Нәбиулла Халиуллов, Фәссах улы Камил Әймәтов, Галләм улы Мәүледдин Тәҗеддинев, Мостафа улы Әхтәм Сөләйманов.

Уңнан сулга басканнар: Әхтәм Сөләйманов, Мәүледдин Тәҗеддинев, Нәбиулла Халиуллов, Камил Әймәтов; чүгәләгәннәр: Шамил Төхвәтуллов, Шамил Санатуллин, Ильмас Ситдиков.

Хәнәфи мәзһәбендә корбан чалу – ваҗиб, ягъни мәҗбүри үтәлергә тиешле гамәл;, аны үтәү балигъ, үз акылында булган, корбан чалу көннәрендә мосафир булмаган һәм матди яктан мөмкинлеге булган һәр мөэмин-мөселманга йөкләнелә, диелгән. Әлеге очракта, матди яктан мөмкинлеге булган һәр мөэмин-мөселманга тиешле гамәлне башкару нигезендә, бу егетләрнең тырыш хезмәтләре.

Аллаһы Тәгаләнең илчесе галәйһиссәләм шулай аңлатты: «Ашагыз, ашатыгыз һәм саклагыз». Шуңа да итне 3 өлешкә бүлү хәерлерәк: өчтән берен – бәйрәм табыны әзерләргә, өчтән берен туганнарга һәм мохтаҗларга өләшергә, калган өчтән бер өлешен үз гаиләңә калдырырга. Шулай ук, аш үткәрмичә, калган өчтән ике өлешен фәкыйрьләргә, туган-тумачаларга, күрше-күләннәргә таратырга да мөмкин.

14 июнь көнне Татар Шатрашаны авылында Корбан гаете уңаеннан бу 7 ир-егет мәҗлес үткәрде.

Әүвәл мәчеттә авылның абруйлы имам хатыйбы Рафаил Таҗеддин вәгазь сөйләде, шуннан соң аның җитәкчелегендә намаздан чыккан ир-егетләр сафларга төзелеп тәкбир әйтеп, күпфункцияле үзәк (МФЦ) бинасына юнәлделәр. Анда уңган, чибәр хуҗабикәләр әзерләгән мул табын көтә иде.

Имам хатыйб Рафаил Таҗеддин тарафыннан дога кылынгач, «Йәсин» сүрәсен уку өчен сүз 7 ир-егетнең берсенә – Санатуллин (Санатуллов) Шамилга бирелде.

«Коръәнне яттан белүчедән, тырышлык күрсәтеп өйрәнүче һәм укучыга савабы күбрәк», – диелгән.

Шамилнең шул юлда булуы, аның тәҗвид кагыйдәләренә таянып Корьән укуы – шуңа дәлил иде. Бу гамәл аның һәм аңа Коръән укуны ышанып тапшырган бу 7 ир-егетнең халык алдында абруйларын арттырды. Авыл халкы бу егетләргә рәхмәтле булып һәм ихтирам белән, күңелләрендә аларның изге гамәленә мөкиббән булып, дөрес яшәү үрнәге итеп кабул итүләре – иң әһәмиятле мизгел иде.

– Тәннәребез, жаннарыбыз сәламәт, табыннарыбыз тугәрәк, өебездә татулык, кунелләребез иманлы, дөньяларыбыз исән-имин торсын! Чалган корбаннарыбыз, укыган догаларыбыз кабул булсын! – дип яза Эльмир әфәнде.

Видеода мәҗлестә катнашучыларның бергә Аллаһы Тәгаләгә тәкбир әйтүе сурәтләнгән.

Татар Шатрашаны авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә матур һәйкәл дә бар. Кунаклар бирегә килеп, авылдашларын искә алган.

Фәссах улы Камил Әймәтов

Эльмир Гобәев Татар Шатрашаны авылының танылган абыстайлары Камәрия һәм Фәрзания Төхвәтулловалар белән.

Фото һәм видеоларны Наилә Гобәева бирде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар