Татар сайтларында алынма сүзләр, дини лексика - тел белгечләре нинди үзгәрешләр күзәтә?
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «В.А. Богородицкий һәм хәзерге лингвистика» дип аталган халыкара конференция уза. Әлеге чарада КФУ студентлары Гүзәл Басыйрова һәм Ралинә Галиәхмәтова булды.
Конференция Казан лингвистик мәктәбенең күренекле вәкиле Василий Алексеевич Богородицкийның фәнни мирасына багышланган.
«Төрки телләрне тикшерүгә бик зур игътибар биргән»
Чараны ачу тантанасында институт директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Җамалетдинов чыгыш ясады. «Богородицкийның үзенчәлеге шунда: рус теле өлкәсендәге мәсьәләләрне өйрәнү белән бер рәттән, ул төрки телләрне тикшерүгә бик зур игътибар биргән, шул исәптән аның рус һәм башка телләрне укыту методикасы мәсьәләләренә багышланган хезмәтләре дә бар», – диде ул.
Ул бүгенге көн мәсьәләләренә дә тукталды. «Безнең институтта бик күп юнәлешләр буенча тикшеренүләр алып барыла. Иң беренче чиратта мин лингвистика белән медицина, лингвистика белән информацион технологияләр кисешкән өлкәләрдәге эшләрне аерып әйтергә телим. Тикшеренүләргә магистрантлар, аспирантлар һәм бакалавриат студентлары да кушылуы безне сөендерә. Миңа калса, бу – иң яхшы нәтиҗә», – дип өстәде ул.
Фото: © Гүзәл Басыйрова
Пленар утырыш барышында Мәскәү шәһәр педагогика университетының тел һәм тәрҗемә белеме кафедрасы мөдире Ксения Карданова-Бирюкова уку шартларында коммуникация интерактивлыгын тикшерү принциплары һәм ясалма фәһемне укыту өчен сөйләмнең аннотацияләнгән корпусын булдыру турында сөйләде.
Казан федераль университетының рус теле һәм аны укыту методикасы кафедрасы профессоры Ирина Ерофеева В.А. Богородицкийның тарихи сүзьясалыш һәм этимологик анализны формалаштырудагы ролен ачыклады.
Конференциядә чит ил галимнәре дә катнаша. Нигериянең Ахмаду Белло университетыннан профессор Зульфаа Юшау Вазири чыгышы ясалма фәһем ярдәмендә язылган академик текстларда авторлык һәм аутентиклык мәсьәләләренә багышланган иде – бу бүгенге фән өчен актуаль темаларның берсе.
Мәскәү дәүләт лингвистика университетының психолингвистика лабораториясе мөдире, профессор Вера Пищальникова ассоциацияләү индекслары проксонимик кыр компонентларының мәгънәви якынлыгын билгеләү коралы буларак дигән доклад тәкъдим итте.
Фото: © Гүзәл Басыйрова
Нинди тенденция?
Пленар утырыштан соң биш секция үз эшен башлады. Без «Богородицкий һәм татар тел белеме мәсьәләләре» дип аталган секциядә булдык.
Аны КФУ доценты Эльвира Исламова алып барды. Секциядә татар тел белеменең төрле тармакларына – лингвокультурология, лексикология, дини лексика, психолингвистика һ.б. өлкәләргә кагылган чыгышлар тәкъдим ителде. Түбәндә шул чыгышларның кайберләре турында.
Беренче булып доцент Рәмзия Болгарова чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта фәлсәфә, культурология, лингвистика һәм лингвокультурологиядә кешенең табигатен, тышкы кыяфәтен, эчке дөньясын һәм менталитетын тулырак өйрәнү тенденциясе күзәтелә башлаган.
Тел үзгәрә: татар сайтларындагы алынма лексика
Аннары сүз доцент Эльвира Динмөхәммәтовага бирелде. Аның чыгышы татар сайтлары материалларындагы алынма лексикага багышланган иде. «Телебез үзгәрә, 10–20 ел элек актив булган тел берәмлекләре хәзер инде башка төрле», – дип билгеләп үтте. Ул «Татар-информ» һәм «Белем-татар» сайтларын тикшергән.
Галимә сүзләренчә, алынмаларның телгә үтеп керүенең төп сәбәбе – глобализация. Тикшеренүләр үткәреп, ул түбәндәге саннарны китерде: мәгариф һәм дин өлкәсендә 283 гарәп-фарсы алынмасы кулланыла, рус алынмалары – 104, Европа алынмалары – 201.
Дини лексика
Аннан Гөлнара Җамалетдинова чыгыш ясады. Ул татарларның көндәлек сөйләмендә дини лексиканың роле турында сөйләде.
Иң актив кулланылган сүзләр буларак, «җәһәннәм», «җәннәт», «гөнаһ» сүзләре яңгырады.
Аерым игътибар «сабыр» сүзенә бирелде. Бу сүз көндәлек аралашуда еш яңгырый.
Димәк, дини лексика татар кешесенең тормыш фәлсәфәсе, әхлакый карашлары белән тыгыз бәйләнгән һәм тел аша буыннан-буынга тапшырыла.
Фото: © Ралинә Галиәхмәтова
«Кыйссаи Йосыф»тагы диалоглар роле
Алга таба Халисә Кузьмина чыгышы булды. Ул Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасының диалогик структурасын тикшергән.
«Персонажлар арасындагы диалоглар ярдәмендә җанлы картина туа», – ди ул. Аның максаты – сюжет төзүдә, персонажларның сөйләм характеристикасында һәм автор позициясен белдерүдә диалогның ролен ачу. Галимә әсәрнең гомумән антитезага корылганын, сюжетының бик хәрәкәтчән булуын ассызыклады.
Бу чыгышлар бер уртак фикергә китерә: тел – коры аралашу коралы гына түгел, ә халыкның мәдәниятен, тарихын, рухын саклаучы тере организм. Ул үзгәрә, яңара, әмма тамырларын саклый. Секция эше кызыклы фикер алышулар белән үтте һәм киләчәктә дә татар тел белеме мәсьәләләрен тирәнрәк өйрәнү кирәклеген тагын бер кат раслады.