Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар әсәрен укып, Украинадагы бәйгедә җиңгән Илнар Һидиятов: Мәдәният министры яки җырчы булырга телим

Түбән Камадагы 24нче лицей-интернатның 5нче сыйныф укучысы Илнар Һидиятов “Тарас Шевченко халыкларны берләштерә” (“Тарас Шевченко объединяет народы”) халыкара бәйгесендә Гран-при яулады.Ул конкурста шагыйрь, язучы Марсель Галиевнең “Нигез” повестеннан өзек укыган һәм "Су буеннан әнкәй кайтып килә" җырын башкарган. Жюрины Илнар татар телендә чиста аралашуы, татар мәдәниятен яхшы белүе, тыйнаклыгы белән җәлеп иткән.

news_top_970_100
Татар әсәрен укып, Украинадагы бәйгедә җиңгән Илнар Һидиятов: Мәдәният министры яки җырчы булырга телим

Илнарны бәйгегә катнашырга Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре тәкъдим иткән. Алар егетнең “Нигез” повестен сөйләвен видеога төшереп, Украинада узган дөньякүләм конкурска юллый. Бәйге нәтиҗәләрен озак көтәләр. Һидиятовлар җиңүләре хакында күптән түгел генә белгән.

Быел читтән торып катнашып булган номинациягә 20 илдән, шул исәптән Австралиядән, Кипрдан, Һиндстаннан, Иорданиядән, Канададан, Португалиядән һәм башка илләрдән 157 видеоролик килгән. Җиңүчеләр “Наживо”, “Видеоформат”, “Мой Шевченко” номинацияләрендә билгеләнгән. Шулай ук ике яңа категория – “Память” һәм “Вне времени” кертелгән. 


Татар теленә күбрәк өстенлек бирергә тырышам”

Һидиятовлар гаиләсе белән "Мәдәни җомга" редакциясендә очрашып сөйләштек. Илнарның ничек җиңүгә ирешүе хакында башта әнисе Зәлия Төхбатова сөйләде.

- Бәйге нәтиҗәләре 28 майда ук билгеле булган, ләкин безгә бу шатлыклы хәбәр күптән түгел генә килеп иреште. Украина берләшмәсе үзәге хезмәткәре Людмила Найденко электрон почтага җавап юллады. Безнең өчен бу көтелмәгән яңалык булды. Һәрдаим төрле конкурсларда катнаша идек, тик дөньякүләм чарада беренче тапкыр җиңү яуладык.



Һөнәрем буенча мин хисапчы. Үзем иҗаттан ерак булсам да, улларым бик талантлы. Илнар бәләкәй чактан ук бик шук, кызыксынучан булды. Бии, җырлый, шигырьләр сөйләргә ярата. Беренче тапкыр биш яшендә сәхнәгә чыкты һәм Габдулла Тукайның 132 еллыгына багышланган "Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен” дигән конкурста катнашты. Анда Разил Вәлиевның “Икеле” дигән шигыре белән җиңү яулады, беренче уңышларыбыз шуннан башланды.

Конкурста улым “Нигез” әсәре белән чыгыш ясады. Әлеге повестьне укытучыбыз Зөһрә Фәизовна тәкъдим итте. Әсәрне укып чыккач, туган авылыма кайтып килгәндәй булдым. Нәкъ шундый ук чишмә, тавыклар, табигать сурәтләнгән. Минем бөтен балачагым авылда узды. Көтү көтә, печән ташый, әниләргә ярдәм итә идем.



Әсәрдә төп герой әсирлеккә эләгә. Әлеге өзекне укыганда еладым. Минем әтием дә Бөек Ватан сугышында Германиянең Кельн шәһәрендә әсирлектә булган. Ул 99 яшендә вафат булды. Аның хакында без Илнар белән фәнни эш тә язган идек.

- Гаиләдә татар телендә аралашасызмы?

- Гаиләдә ике телдә дә аралашабыз, татар теленә өстенлек бирергә тырышам. Илнарның абыйсы рус мәктәбендә укый, шуңа күрә ул рус телендә аралашуны кулай күрә. Ләкин алар икесе дә үз телендә сөйләшә, укый-яза белә. Аларга һәрдаим татар телен, динне, тарихны, мәдәниятне өйрәнергә кушам. Шул очракта милләтебез яшәячәк. Гаиләдә татар телендә китаплар укыйбыз, ләкин газета-журналларга язылган юк.

“Киләчәктә мәдәният министры яисә җырчы булырга телим”

Конкурста җиңү яулаган Илнар Һидиятов татар телендә язылган китапларны яратып укый. Аеруча Габдулла Тукай, Муса Җәлил иҗаты ошый аңа.



- Конкурсларда катнашкан өчен китап бүләк итсәләр, сөенәм. Буш вакытларымда китап укырга яратам, яңа әсәрләр белән танышам. Киләчәктә мәдәният министры яисә җырчы булырга телим, шуңа күрә рухи яктан үземне баетырга тырышам.

Музыка мәктәбенә йөрим. Күптән түгел Анапада узган “Полифония сердец” бәйгесендә татар телендә җырлап алдынгы урын яуладым. Яраткан җырчым – Илһам Шакиров.

“Тарихны белмәсәң, укучыларга киләчәкне аңлатып булмый” 

Илнарга бу бәйгедә катнашырга Илнарга юнәлеш биргән педагог - 24нче лицей-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөһрә Мөхетдинова

- Лицейдагы татар төркемендә тугыз укучы белем ала. Беренче тапкыр Илнар белән Түбән Кама шәһәрендәге Илдус Садыйков исемен йөрткән Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда узган "Туган телем - серле тел" сәнгатьле укучылар конкурсында катнаштык. Әдәби бәйге татар халык шагыйрьләре һәм язучылары иҗатын, тормыш юлын халыкка җиткерү максатыннан уздырылды. Анда 600дән артык эш каралды, 40 муниципаль районнан укучылар катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңү яуладык, иң беренче адымыбыз шунда булды. 

 


Март аенда Түбән Кама шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында яшүсмерләр һәм балалар арасында Габдулла Тукай һәм Тарас Шевченко иҗатына багышланган шигырьләр уку конкурсы узды. Ул “туган ягыңны Шевченко һәм Тукай кебек бел һәм ярат” дип аталды. Конкурс шарты буенча катнашучылар Габдулла Тукайның әсәрен татар телендә һәм Тарас Шевченконың шигырен украин телендә сөйләргә тиеш иде. Без анда өченче төркемгә кергән 5-8 нче сыйныф укучылары арасында икенче урынны яуладык. Әлеге бәйгедән соң, Түбән Кама Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре безгә Украинаның Киев шәһәрендә узачак дөньякүләм конкурста катнашып карарга тәкъдим иттеләр. Әлбәттә, без бик теләп ризалаштык һәм эшебезне видео форматында аларга юлладык.

- Ни өчен Марсель Галиевның “Нигез” повестен сайладыгыз?

- Әсәрне озак сайламадым, чөнки күптәннән Марсель Галиевның “Нигез” повестен укучыларга җиткерергә теләгән идем. Әлеге әсәрне мәктәптә җиденче сыйныфта укытабыз. Гомумән, әдәбиятта туган җир, туган ил, туган туфрак темасы бик күп әсәрләрдә чагыла. Ләкин Марсель Галиев кебек оста язучылар сирәк. Һәркемнең күңел кичерешләрен үзенә туплап язылган повесть бу, берәүне дә битараф калдырмый. Татар халкының нигезе туган яктан чыга, шуңа күрә үткәнне белергә кирәк. Тарихны белми торып, укучыларга киләчәкне аңлатып булмый. Яшь буын татар авылларының тарихын, татар халкының рухын, ата-анага һәм туган якка булган мәхәббәтне белеп үсәргә тиеш. Илнар башкаруындагы “Су буеннан әнкәй кайтып килә" җыры да әсәрдәге өзеккә туры килде.



- Илнар повестьнең кайсы өзеген сөйләде?

- Һәрбер конкурсның шартлары була. Безгә биш минут эчендә прозаны һәм җырны башкарырга кирәк иде. “Нигез” повестенең иң үзенчәлекле өзеген сайлап алдык. Видеода кырга әнисе алып килгән, арыш ипие ашаучы малайның сүзләре тәкъдим ителде.

- Күпчелек мәктәпләрдә татар һәм рус телләре яңача укытыла, ягъни татар телен укыту сәгатьләре кимеде. Сезнең лицейда ничек?

- Татар теле дәресләре күп укытылмый. Лицейда төп фәннәргә игътибар зур, төп юнәлеш – математика һәм информатика. Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле килеп туган вәзгыять сәбәпле, дәресләр саны кыскарды. Элек дүрт булса, хәзер татар теле һәм әдәбияты фәне ике сәгатькә кыскартылды.

18 ел буе укучыларда татар теленә мәхәббәт уятырга тырышам. Күп очракта укучылар рус, инглиз, төрек телендә аралашса да, үзебезнең лицейда татар мөхитен тудырырга омтылам. Үземнең дәресләрдә укучыларга “бүген ана телегездә генә аралашыгыз” дип әйтәм. Укытучылар татар телен үстерергә, балалар да ана теленә кызыксыну уятырга тиеш дип саныйм. Шуңа күрә татар теле дәресендә без җырлыйбыз, биибез, спектакльләр дә куябыз. Сәләтле балалар күңелендә туган һәрбер иҗат ялкының кабызу максатыннан төрле бәйгеләрдә катнашырга тырышабыз.

Дөресен генә әйткәндә, татар теле өчен бик нык кайгырам. Ана телебезгә кагылган бөтен яңалыкларны күзәтеп барам. Күпмедер вакыт бөтен үткәнем юкка чыккандай булды, бик күп күз яшьләре түктем. Татар теле яшәсен, позитив фикер йөртергә тырышам.


Бервакыт лаеклы ялда булган бер укытучы минем янга килде дә, болай диде: “Зөһрә Фәизовна, сез татар теле бетә дип борчылмагыз. Минем янга без укыткан укучылар килә, берсе генә дә рус телендә сөйләшми”, - диде.

- Дәрестән тыш вакытта укучылар татар телендә китап укыймы?

- Ялганлап утырасым килми, укучылар татар телендәге китапларны укымый. Дәрес вакытында мөмкин кадәр күбрәк укытырга, әсәрләр белән таныштырырга тырышабыз. Өй эшенә укырга бирсәк, укыйлар, ләкин үзлекләреннән генә татар китапларын яшьләр укырга яратмый. 

"Илнарның җиңүе хакында "Татар-информ"нан укып белдем"

“Нигез” повестен иҗат иткән танылган әдип – шагыйрь, прозаик һәм драматург Марсель Галиев, Түбән Кама укучысының Украинада җиңүен “Татар-информ” сайтыннан укып белгән. Ул Илнар Һидиятов белән “Мәдәни җомга” редакциясендә очрашты һәм аңа үзенең яңа шигырьләр җыентыгын бүләк итте.

- “Нигез” повесте уйлап чыгарылган әсәр түгел, анда тормыштан алынган һәм булган вакыйгалар сурәтләнгән. Атобиографик әсәр дип әйтә алмый, ләкин табигать күренешләре, кешеләр язмышы чынбарлыктан алынган. Бу әсәрне 1984 елда Мәскәүдә укыганда яратып яздым. Әсәрдәге фикер үзгәрмәгән икән, аның кайчан язылуы мөһим түгел.



Илнарның җиңүе хакында “Татар-информ” сайтыннан укыдым. Бик гаҗәпләндем һәм куандым инде. Аны чын күңелдән җиңүе белән котлыйм. Бу яшьтә дөньякүләм конкурста җиңү яулау бик зур дәрәҗә. Әдәбият һәм сәнгатькә гашыйк кеше киләчәктә кайда гына эшләсә дә, үз урынын таба. Һәрбер бала язучы, шагыйрь, җырчы булып бетә алмый, әммә әдәбиятка гашыйк булу, рухи дөньяның баюы киләчәктә күпкырлы шәхес булып үсүгә бик зур адым дип саныйм, - дип сөйләде Марсель Галиев.

  • Марсель Галиевның матбугатта беренче шигырьләре һәм хикәяләре үткән гасырның җитмешенче елларында күренә башлый, бер төркем шигъри әсәрләре 1970 елда яшь шагыйрьләрнең күмәк җыентыгына (“Беренче карлыгачлар”) кертелә, ә 1979 елда “Еллар чалымы” исеме белән шигырьләре тупланган мөстәкыйль җыентыгы, 1980 елда ике лирик повестен һәм хикәяләрен эченә алган “Ул чакта” исемле проза китабы дөнья күрә. Язучының туган җир, туган табигать һәм тарихи хәтер белән бәйләп, тормыш вакыйгаларын югары сәнгать кимәлендә калку итеп гәүдәләндергән “Ерак урман авазы” романы, “Ак абагалар”, “Нигез”, “Алтын тотка” кебек лирик повестьлары һәм хикәяләре ике гасыр арасы татар интеллектуаль прозасының яңа бер казанышы итеп бәяләнергә хаклы. 

Бүген язучы фотосурәтләр төшерү белән шөгыльләнә. Аның фотоларында табигать күренешләре, агач, чәчәк, гөл һәм гөмбәләр күрергә мөмкин. Автор бары бик үзенчәлекле, халыкның игътибарын җәлеп итүче күренешләрне генә төшерергә тырышуы хакында әйтте. Үзе әлеге жанрны "фитографика" дип атый.

- Табигать серле, могҗизалы рәсемнәргә бай. Агач күәсәсендә, яисә агачка берегеп үскән гөмбәләрдә кеше сынын, йөзен, башка могҗизалы сурәтләрне күрсәм фотога төшерәм. Минем рәсемнәрдә фәлсәфи уйлар ята, - ди язучы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100