Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар ризыклары ничек французларның «тартар соусы»на әверелгән?

Тартар һәм тартар соусы — икесе ике төрле ризык. Франция, Бельгия, Финляндия, Швеция, Дания, Польша, Чехия, Словакия, АКШ рестораннарындагы хәзерге затлы, үзенчәлекле, популяр ит ризыгы һәм туклыклы соусны заманында татарлар уйлап тапкан.

news_top_970_100
Татар ризыклары ничек французларның «тартар соусы»на әверелгән?
pixabay.com

Тартар соусының килеп чыгышына бәйле төрле мәгълүмат бар. Шуларның берсе буенча, француз короле Людовик IX крестовый поход вакытында татар гаскәрләре белән очраша һәм аларның сөткә туралган яшел үсемлекләр салып ашавы турында ишетә. Имеш, бернәрсәдән курыкмый торган татарларга әлеге ризык көч өсти. Людовик IХның гаскәр пешекчеләре бу ризыкның ничек әзерләнүен татарлар арасына барып, күреп кайта.

Икенчел мәгълүмат буенча, XIII гасырда походларга йөргән Людовик кыргый татар кабиләләренең чи ит белән туклануын күрә. (Җайдаклар ат ияре астына чи ит кисәге салганнар, ял иткән арада, тозлап ашаганнар). Француз короле бу гаскәрләрнең күп җирләрне яулап алырга ярдәм иткән ихтыяр көченә соклана һәм шундый дәрт-дәрман кертә торган ризык әзерләргә куша. Татарлар чи ит ашый дигән сүзләргә таянып, поход пешекчесе чи сыер итенә суган, йомырка, төрле соуслар кушып, la tartare steak — татарча бифштекс әзерли. Әлеге ризыкка тартар дип исем бирәләр.  

Хәзерге вакытта тартар — француз кухнясындагы салкын кабымлык. Аны шакмаклап туралган чи сыер ите, чи йомырка сарысы, шалот суганы, каперс, кара зәйтүн, петрушка, эстрагон, зәйтүн мае һәм кетчуп, табаско, вустер һәм соя соуслары кушып әзерлиләр.

Бүгенге көндә тартар ризыгын Франциядән кала, Бельгия, Финляндия, Швеция, Дания, Польша, Чехия, Словакия, АКШта яратып ашыйлар. Классик рецепт буенча, ул пешмәгән иттән ясала, әмма чи балык, диңгез ризыклары, җиләк-җимеш, җиләк яки яшелчәдән ясалган тартарлар да бар. Ризыкның төп үзенчәлеге — бөтен азык-төлек пешмәгән һәм ваклап туралган булырга тиеш.

Соңрак, французлар тартар исемен соуска да кушалар.

Тартар соусы (фр. sauce tartare) — француз кухнясындагы классик салкын соус. Бу соусны пешкән йомырка сарысы, сыек май һәм туралган яшел суганны болгатып ясыйлар. Балык, ит ризыклары белән бирелә.

Француз кухнясына татар соусы 1814 елда рус армиясе составында Парижны алырга килгән татар җайдаклары аша да керергә мөмкин. Француз пешекчеләрен милли гаскәрләрнең нәрсә белән тукланулары кызыксындыра һәм алар шул ризыкларны әзерләп карый.

Тагын бер мәгълүмат буенча, тартар соусын очраклы рәвештә, Париждагы гади бер пешекче уйлап таба, ә исем табылмый. Шуннан соң, французлар мондый соусны татарлар ашарга мөмкин дигән нәтиҗәгә килә һәм соусны «татарныкы» дип йөртә башлыйлар. Шулай ук мондый ысул белән, французлар «русча» соус уйлап таба. Ул омардан ясалган бульонга икра салып ясала. Французлар ризыктагы тәм аша милли үзенчәлекләрне күрсәтергә тырышкан.

Татар (тартар) соусы рецепты бик гади:

Пешкән йомырка сарысын изеп, тоз, кара борыч, лимон согы яки вино уксусы белән болгатырга. Аннары, эмульсия барлыкка килгәнче, тамчылап зәйтүн мае сала-сала, болгатуны дәвам итәргә. Ахырдан туралган яшел суган салына. Шулай ук бу соуска зәйтүн, тозлы кыяр, сарымсак салырга мөмкин.

Тартар соусын майонез белән дә ясыйлар: майонезга күкәй сарысы һәм яшел суган өстәлә.               

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100