news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татар рэперы K-Ru өйләнгән – фото

news_top
Татар рэперы K-Ru өйләнгән – фото
Рөстәм Нурисламовның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

K-Ru псевдонимы белән рэплар башкаручы Рөстәм Нурисламов өйләнгән. Артистның туенда җырчы Раяз Фасыйхов та булган. Җырчы социаль челтәрләргә яшь парның фотосын урнаштырып: «Рөстәм белән Әлфияне котлап чыктым бүген. Туегыз белән!» – дип яза. 

Рөстәм Нурисламов башта рус телендә генә җырлаган. Аны татарча җырлар башкарырга беренче татар рэперы Шәкүр иҗаты рухландырган. Ул 2008 елда Шәкүр белән бергә үзенең беренче татарча җырын яздыра. Артист бүгенге көндә Yummy Music татар инди-лейблында эшли. 

 

Фото: © Раяз Фасыйховның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар