Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарск районы депутаты машинасы юлда нәни баланы таптаган һәм ярдәм итмичә киткән

news_top_970_100
Татарск районы депутаты машинасы юлда нәни баланы таптаган һәм ярдәм итмичә киткән
видеодан скриншот

Новосибирск өлкәсенең Татарск районы депутаты Сергей М. юлда уйнап йөрүче 6 яшьлек баланы таптаган һәм ярдәм итмичә китеп барган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Сергей М. «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы булган, хәзер аны партиядән чыгаралар. Бу турыда партиянең төбәктәге башкарма комитеты җитәкчесе Юлия Швец сөйләгән.

Авария 30 октябрьдә була. Депутат ак машина белән идарә итә, борылышта ул 6 яшьлек малайны таптый. Аннары машина җинаять урыныннан китеп бара, балага ярдәм итми.

Әлеге аварияне видеокүзәтү камерасы төшереп тора. Кадрларда юлдан баручы бала, чаттан борылучы машина күренә. Машина баланы таптый, салоннан ир-ат чыга, ул баланы карый да кабат машинасына утырып китә.

Баланың анасы РЕН ТВ каналына сөйләгәнчә, аның улын өйгә башка бер малай алып кайткан. Ул малай беренче каттагы фатирда яши. Ул фаҗигане тәрәзәдән күреп тора. Имгәнгән бала хәзер авыр хәлдә, аның башында зур яра бар, аны теккәннәр, сөякләре сынган, диелә хәбәрдә.

«Вести» каналы хәбәр иткәнчә, 67 яшьлек район депутатына 11 тәүлек административ арест билгеләнгән. Аны авария урынын ташлап киткән өчен җәзага тартканнар. Новосибирск өлкәсе прокуратурасы белешмәсе буенча, Сергей М. гаебен таныган. Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100