«Татар радиосы»ның элеккеге директоры Айваз Садыйров: «Гаяз Исхакый булыр идем»
Танылган алып баручы чагыштыру өчен үзенең һәм Гаяз Исхакыйның фотосын куйган
«Татар радиосы»ның элеккеге директоры Айваз Садыйров Гаяз Исхакыйга охшавын чагыштыру өчен фотолар куйган.
Мин Исхакый булыр идем,
Мыекларым кечкенә
Борын астын йонга күмеп,
Мыек, җаным, үс кенә», - дип шаян шигырь дә язган ул.
Виртуаль дуслары аның борчуларын таратырга теләгән булса кирәк, шигырь юллары белән җавап язганнар, киңәшләр дә биргәннәр.
«Син Исхакый булыр идең
Иске китап битендә.
Буяп куй да каләм белән,
Мыек юк дип, кимсенмә»;
«Исхакыйнын яшь чагы. Тора-бара үсәр әле мыегың да»;
«Мыекларың үссен өчен шалкан мае сөрт, чәчне үстерә ул».
Айваз: «Акыл үсәр өчен нәрсә сөртергә?» - дип тә сораган.
Инстачылар:
«Акылың да кыскарак шул»;
«Мыекны гына үстереп булыр. Исхакый булыр өчен акыл һәм кыюлык кирәк бит ул», - дип комментарий калдырганнар.
«Әле яшь бит. Бу фотодагы чагына җиткәндә акыл артыр, ә мыек үсәр», - дип Айвазны тынычландырмакчы булган бер дусты.