Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татар радиосы»ннан тагын бер алып баручы китә

Фәннур Фатыйхов үзенең тәкъдимнәргә ачык булуы турында язган.

news_top_970_100
«Татар радиосы»ннан тагын бер алып баручы китә
https://www.instagram.com/fannur_libra/

Соңгы берничә ай эчендә генә «Татар радиосы»ннан Айваз Садыйров, Айсылу Лерон, Гөлназ Шәрипҗановалар киткән иде. Радиотыңлаучылар белән соңгы эфир үткәреп, инстаграмга «тәмле» постлар язып, Фәннур Фатыйхов та радиодан китүе турында хәбәр итте.

«Тормышта үзеңнең тәҗрибәңнән дә яхшырак әйбер юк! Радио, телевидение, медиа өлкәсендә тәҗрибә алынды һәм бу тәҗрибә миңа киләчәктә, һичшиксез, ярдәм итәчәк. Яңа мөмкинлекләр, яңа өлкә, яңа үрләр яулар вакыт. Рәхмәтем «Барс Медиа» компаниясенә. Төгәл 3,5 ел хезмәт куйган радиома зур рәхмәт! Күп әйберләргә өйрәндем, бик күп талантлы шәхесләр белән таныштым һәм алыштыргысыз тәҗрибә тупладым. Бу чорда ТМТВ каналында туры эфирда эшләргә, дәрәҗәле «Татар җыры» фестивалендә катнашырга, концертларга сценарийлар язарга һәм концертлар алып бару бәхетенә ирештем! Рәхмәт эфир алып бару асылына төшенергә ярдәм иткән остазларга, барлык хезмәттәшләргә, җитәкчеләремә!

Ике як та дустанә мөнәсәбәттә кала, алга таба бәлки уртак проектлар булыр. Тәкъдимнәргә мин ачык. Бәйрәмнәр алып бару тукталмый, Ходай кушса!» — дип яза ул.

Фәннур Фатыйхов үзенең нинди өлкәдә эшләячәген әлегә әйтмәскә булган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100