Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татар радиосы»нда янәдән үзгәрешләр: хуш киләсең, яңа баш мөхәррир!

«Татар радиосы»нда янәдән үзгәрешләр: баш мөхәррир итеп PR белгеч Руслан Әхмәдиевне билгеләгәннәр. Элекке баш мөхәррир урынында эшләгән Айваз Садыйровның нинди вазифага куелганы әлегә билгесез.

news_top_970_100
«Татар радиосы»нда янәдән үзгәрешләр: хуш киләсең, яңа баш мөхәррир!
https://www.instagram.com/rusvasquez/

«Яңа ел «Татар радиосы» на да яңалыклар алып килә. Бүгенге көннән радиобызның PR белгече Әхмәдиев Руслан Солтан улы баш мөхәррир вазифасында эшләячәк. Яңа урында куйган максатларга ирешергә, команда белән яңа үрләр яуларга һәм радиога тугры хезмәт итүен телибез. Чын күңелдән котлыйбыз. Иң изге теләкләр белән «Татар радиосы» командасы», — дип язылган Инстаграм постында.

«Яңа вазифада уңышлар, яңа җиңүләргә ирешеп, яңа биеклеккә күтәрелергә телим. Креатив фикерләвең, гаделлегең, гади булуың өчен сиңа әлегә авыр, җаваплы эштә, дөрес адымнар, туры юллар табарга ярдәм итсен. Хөрмәт белән, яңа өметләр баглыйбыз»,

«Котлыйм, Руслан! Бары тик алга, яңа үрләргә, кызыклы проектлар белән шаккаттырырга насыйп булсын», — дип теләкләрен язган халык Русланга.

«Рәхмәт! Өметләрне акларга тырышырбыз», — дип җавап язган Руслан Әхмәдиев.

Халык, кайгырып, элеккеге баш мөхәррир Айваз Садыйров кая китә, дип сораулар язган. Әмма сорау астына җавап язылмаган.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Яңа ел "Татар радиосы"на да яңалыклар алып килә. Бүгенге көннән радиобызның PR белгече Әхмәдиев Руслан Солтан улы баш мөхәррир вазифасында эшләячәк. Яңа урында куйган максатларга ирешергә, команда белән яңа үрләр яуларга һәм радиога тугры хезмәт итергә телибез. Чын күңелдән котлыйбыз. Иң изге теләкләр белән "Татар радиосы" командасы. #tatarradiosi #татаррадиосы

Публикация от Татар Радиосы (@tatarradiosi)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100