news_header_bot
Язманы тыңлагыз

“Татар радиосы”на эшкә урнашу өчен нинди таләпләр бар?

Сорауга “Татар радиосы” радиостанцияләр челтәре директоры Динә Гәрәева җавап бирә.

news_top
“Татар радиосы”на эшкә урнашу өчен нинди таләпләр бар?
– Таләпләр шул: татар телен яхшы белергә, креатив булырга һәм гомумән эш яратырга. Бу өч таләп үтәлсә, безнең ишекләр һәрвакыт ачык. Бездә көн саен кастинг бара, көн саен вакансия ачык.

Яшь буенча чикләүләр юк. Әмма безнең команда бик яшь, радиода 25-30 яшьлекләр эшли. Яшькә карап сайламыйбыз, креатив, татар телен яхшы белгән, музыканы аңлаучы һәм, гомумән, команда белән эшли белүче кешегә “Татар радиосы”нда юллар ачык. Тагын бер кат кабатлап әйтәм, креатив яшьләрне үзебезгә чакырып калабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар