Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татар радиосы» концерты: татар концертларын калдырмаучы апалар һәм Тямаевның кире кайтуы

«Татар радиосы», Татарстан көненә багышлап, Казан уртасында зур концерт үткәрде. Дистә меңнән артып киткән тамашачы, Казансудан искән салкынча җилләрдән дә туңмыйча, татарча концертка биеп, җырлап басып торды. «Татар-информ» хәбәрчесе татар концертына сусаган тамашачы һәм артистлар белән аралашып кайтты.

news_top_970_100
«Татар радиосы» концерты: татар концертларын калдырмаучы апалар һәм Тямаевның кире кайтуы
Абдул Фархан

Концерт башланырга ярты сәгать кала «Татмедиа» бинасының 12 нче катыннан «Казан» гаилә үзәге мәйданчыгына күз салдым. «Әһә, халык җыела башлаган!» Сәхнәдә бернинди артист әсәре юк, ә тамашачы инде сәхнә төбенә барып баскан иде. Мин дә шулар янына чыктым.

Сөйләшә, аралаша торгач, концертка төрле районнардан килүчеләрнең булуы ачыкланды. Якын-тирәдә яшәүчеләр дә бик күп, билгеле. Концерт 4 сәгать барды. Алга китеп – кояш батып, тешем-тешкә тимичә, дер калтырап торсам да, тамашаны бер сулыш эчендә карадым. Һәрхәлдә, иркенләп торырга вакыт булмады: артистның берсе артыннан берсе чыкты.

Ә инде махсус кунак – Фирдүснең чыгышы якынлашканда, мәйдан дигәнең халык белән тулган иде. Бу кадәр кешене «Казан» янында күптән күргән булмаган шул.

«Лучше» әзрәк ашыйбыз, әмма татар концертларын калдырмыйбыз!»

Килүчеләр – яшь кызлар, әбиләр һәм ирләре белән килгән апалар. Ни дисәң дә, концерт бушка. Күпчелек нәкъ менә түләүсез булганы өчен, икенчеләре яраткан артистларын тыңлау өчен һәм якын булганга килгән.

– Без гел татар концертларына йөрергә тырышабыз, – ди Резидә апа. – Күптән түгел «Татар радиосы»ның концерты «Татнефть» аренада да булган иде, анда да билет сатып алып бардык. Гөлназ Сәфәрованың концерт алып баруын бик ошатабыз. Артистлардан Алмаз – Зөлфирә Мирзаяновларны яратабыз. Без алар белән Абхазиядә ял иткәндә якыннан таныштык. Аларның концертларын бер дә калдырмыйча йөрибез.

«Казан» гаилә үзәгеннән ерак түгел генә торабыз, мондый концертның үткәрелүенә бик шат. Бушка бит! Без пенсионерлар өчен бу м икеләтә шатлык! Концертларга да бәяләр артты... Әле күптән түгел Салаватка бардык. Лучше әзрәк ашыйбыз, әмма татар концертларын калдырмыйбыз! Чөнки кәеф күтәрелә, уңай эмоцияләр туа, – дип өстәп куйды Резидә апа.

Әсхәт абый белән Әлфия апа да татар концертларын бер дә калдырмыйча йөриләр икән. Түләп тә йөриләр, түләүсезләренә дә.

– Әле менә Салаватка бардык. Яратабыз, карыйбыз. Театрларга да йөрибез. Программада элекке җырлар булса иде. Безнең кебек олылар өчен ул менә дигән! Күңелгә ята. Яшьләр барысын да аңлап бетерми, – диде алар.

Татар артистларына татар апасыннан бәя: «Йә түшәккә яталар, йә комлыкта су костюмыннан гына – шәрә килеш диярлек йөриләр»

– Кухняда «Татар радиосы» каналы уйнап тора. Концерт турында игъланны ишеттем. Ирем барырга тәкъдим итте. Шатланып, куанып килдем. Кая килмисең инде, күңелле, матур, татарча бит, – дип, хисләрен түкми-чәчми сөйләде Равия апа.

– Филармония концертларына да йөрибез, Камал театрының яңа спектакльләрен көтеп алабыз. Пандемия вакытында гына туктап тордык. Куркыныч булды, үзегез беләсез. Концертларда чыгыш ясаган артистларның киемнәре ошый. Клиптагы киемнәрен генә ошатмыйбыз. Йә түшәккә яталар, йә комлыкта су костюмыннан гына – шәрә килеш диярлек йөриләр. Артта ачык, алда ачык... Безнең татар халкына килешеп бетми бу. Шунысы гына күңелне тырный.

Яңа татар эстрадасындагы җырларның көе бер-берсенә охшаш, аерып булмый. 2015 елга кадәр җырлар искиткеч иде. Соңгы дүрт-биш елда шул бертөрлелек күзәтелә.

Өметле җырчылар бар, дияр идем. Ирем Рәфинә Ганиуллинаны ярата. Ул аңа гашыйк! Фирдүс Тямаевны ошатабыз. Аның җырлары яхшы якка үзгәрде. Җырның көе генә түгел, сүзләре дә халыкка үтеп керергә тиеш бит. Җырның текстларына бик тә игътибар итәм. Һәр яңа җырның да сүзләре ошый дип әйтеп булмый, кызганыч. Үтемле җыр йөрәгеңә кадәр тиеп, күзеңнән яшь чыгарырга тиеш, – диде ул.

Татар эстрадасына яшь тамашачы карашы: «Кыяфәтләре, хәрәкәтләре, ясалган тырнаклары, ими күрсәтеп чыгулары – коточкыч»

Концертка балалары белән дә килүчеләрне очраттым. Сөйләшеп киткәч, яшь әни эстрада турында фикерләре белән уртаклашырга булды.

– Кызым татарча концертлар тыңларга, биергә ярата, – ди Эльза. – Соңгы тапкыр Салават абый концертында булдык. Эстраданы күзәтеп барам. Киемнәре, кыяфәтләре, хәрәкәтләре, ясалган тырнаклары, ими күрсәтеп чыгулары – коточкыч. Артистларга киемнең рәвешен үзгәртергә кирәк. Барлы-юклы тавышлары белән кайбер ирле-хатынлы парлар сәхнәгә җырларга чыгып баса. Фонограммага җырлаучыларга бөтенләй йөрмим. Фонограмманы мин үзем дә телевизордан карый алам. Филармониягә барып, инструменталь концерт тыңлап кайтуың (әйтик, Ваһапов фестивале концерты) мең кат яхшырак.

Аннан соң, бездә көдрә чәчле бер артист бар бит әле... Бер гейга охшаш артист. Коточкыч! Рус эстрадасында инде андыйлар бар. Мәсәлән, Филипп Киркоров. Рус эстрадасында булса булсын, әмма ул безнең татар мәдәнияте өчен хас күренеш түгел. Төп-төз буйлы, матур чын ир-ат артистлар бетеп бара. Костюм яки кара футболка киеп чыксалар, күпкә сексуаль булыр иде.

DJ Радик белән Айрат Яруллинны тыңларга килдем. Фирдүс Тямаевны махсус кунак буларак чакырганнар. Фирдүс ел буена бөтен җирдә чыгыш ясый. Булды ни, булмады ни – барыбер. Аңа әлләни исем китми. Минем өчен ул – гап-гади җырчы.

Мондый концертлар алга таба булсын иде, күбрәк үткәрелсен. Әмма артистлар кыяфәтләрен әзрәк карасыннар, – дип теләген җиткерде Эльза.

«Барс медиа»: Фирдүс Тямаев белән дуслашу, артистларны бүлеп карамау һәм бушлай татарча дискотекалар турында

Беренче номерларда «Барс медиа»ның кечкенә йолдызлары – «Балалы солянка»да катнашкан малайлар-кызлар чыгыш ясады. Шул арада без «Барс медиа» холдингының башкарма директоры Зәринә Шакирова белән аралашып алдык.

– Ачык һавада концертлар кую традициясе 2001 елдан башланды. Ул вакытта без аны Камал театры каршында оештырган идек. 2019 елда Горки-Әмәт урманы паркында үткәрдек. Ике ел, пандемия булу сәбәпле, бу эш тукталып торды.

Быел «Татар радиосы» радиостанцияләр челтәре Татарстан көне уңаеннан тамашачыга зур бәйрәм әзерләде. Ачык һава концерты күбрәк яшьләр өчен, бию-күңел ачу форматына юнәлтелгән. Биредә яшь артистларыбыз – «Балалы солянка» хит-парады катнашучылары һәм үз урынын тапкан урта яшьтәге җырчыларыбыз чыгыш ясый. Тамашаны эстраданың мэтры – Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев төгәлли.

– Балалар фонограммага җырлады. Ни өчен?

– Һәр баланың үз продюсеры бар. «Барс медиа» хезмәттәшлек иткән теләсә кайсы артистны продюсерлау өчен медиа мәйданчык булып тора.

– Артистлардан, үз тавышыгыз белән җырлагыз, дип таләп итә алмыйсызмы?

– Балалар әле тулаем артист буларак формалашмаган. Алар белән эшләве җиңел түгел. Кайчак дулкынланалар да алар, төрле хәлләр килеп чыга. Мин үзем дә – сигез яшьлек бала әнисе, шуңа күрә барысын да аңлыйм. Бу бары тик тәҗрибәдән тора. Бу – киләчәктә хәл ителә торган мәсьәлә, – диде Зәринә Шакирова.

Алга китеп әйтим, балалар гына түгел, кайбер артистларыбыз да фонограммага җырлады (музыкаль белемең булгач, әллә кайсы нечкәлекләргә игътибар итәсең – авт.). Кайберләренең хәтта, гафу итегез, авызлары да соңарып ачылды. Каушаудандыр, мөгаен. Ә бәлкем, туңудандыр? Урта яшьтәге җырчыларыбыз чыкканда, инде кояш баткан, караңгы төшкән иде. Казансудан да бертуктамыйча салкын җил исеп торды. Ачык күлмәк киеп чыккан җырчыларыбыз сәхнә артында бөрешеп, дер калтырап, җылы чәйләр эчеп тордылар. Туңгач, чыннан да, фонограммасыз җырлап булмый торгандыр ул...

– Фирдүс Тямаевны махсус кунак итеп чакыргансыз. «Барс медиа» белән Фирдүс арасында дуслык җепләре урнаштымы?

– Һәр артист – үзенә күрә махсус кунак. Популярлык ягыннан карасаң, Фирдүс концертның бер бизәге булып тора. Безнең сәхнәдә аны күптән күргән булмады. Киләчәктә дә аның белән бергәләп хезмәттәшлек итәчәкбез.

Безнең белән хезмәттәшлек итәргә ризалашкан һәр артист белән эшлибез. Дөрес юнәлештә барабыз, дип уйлыйм. Тугры тыңлаучыларыбыз булса иде.

– «Барс медиа»да «кара» исемлеккә кергән артистлар юкмы?

– Мин «Барс медиа»да ел ярым операцион эшчәнлек белән шөгыльләнәм. Бездә андый бүленеш юк. Безнең мәйданчык кемнедер «яратмау» яки «ярату» өчен тудырылмаган. Без – радио, телевидение, концертларда җырлар аша мәгърифәт, татар телен таныту белән шөгыльләнәбез. Төп фикер – татар телендә сөйләшә торган буынны саклап калу, аларның татар телендә сөйләшүләре. Без шул юнәлештә үсешкә омтылабыз, – диде Зәринә Шакирова.

Фирдүс Тямаев, «Татар җыры»на чакырылмау сәбәпле, үпкә белдергән иде. Күрәсең, дуслашканнар. 

«Без мондый концертлардан бер сум да акча эшләмибез»

«Татар радиосы»ның баш мөхәррире Рамил Шәрәфиев әйтүенчә, урамда, ачык һавада эшләнә торган чаралар шулкадәр күп җыелган, хәтта кечкенә мәйданнарга сыешмый башлаганнар.

– Горки-Әмәт паркында, Кырлай паркында эшләп карадык. Сыймадык. Шуннан соң ачык һавадагы концертны «Казан» гаилә үзәге янында уздырырга булдык, чөнки Казанның барлык әһәмиятле чаралары монда уза. Монда кеше дә килә ала, Казан Кирмәненә дә матур күренеш ачыла. Бу идеяне җитәкчелеккә җиткергәннән соң, алар безнең кулга әләм тоттырды.

– Мондый концертлар чыгымлы эш бит.

– Без мондый концертлардан бер сум да акча эшләмибез. Бу – бары тик чын күңелдән тыңлаучыларыбызга бүләк, аларның монда килүләре – безнең өчен бүләк. Без тамашачыларсыз яши алмыйбыз. Шуңа күрә без аларга җәйнең җылы кичендә бүләк ясарга булдык. Алар күбрәк килгән саен, безгә күбрәк бүләк ясаган кебек була.

Чыгымнан курыксаң, бер бизнес та бармый инде. Акча югалтам дип курыксаң – эшне башламыйсың гына. Шуңа күрә безне ул мәсьәлә борчымый. Безгә бары тик сыйфатлы продукт кына кирәк. Күреп торганыгызча, сыйфат һәрвакыт югары дәрәҗәдә.

– Ачык һавадагы концертлар никадәр еш булачак?

– Җәй саен. Моннан тыш, җәй дәвамында Kazan Mall бинасының өченче катында ачык террасада атна саен бушлай татарча дискотекалар үткәрәбез. Без җырлар аша татар телен популярлаштырабыз. Яшьләр күп йөри. Хәтта басарга да урын алмый. Киләсе атнада ябылу дискотекасы була, сезне дә чакырып калам, – диде миңа күз кысып Рамил.

Татарча дискотека дигәннән, «Арена»да шаулап-гөрләп барган татарча дискотекалар күптәннән беткән, дип ишеткән идем. Бер танышым татарча дискотекаларның бетүен татар рухы бетүе белән чагыштырып, күңелсезләнеп куйган иде. Ә монда ни күрим – «Татар радиосы» татарча дискотекалар үткәреп ята икән! Җитмәсә, бушлай. «Дискәтүкләрдә яшьләр таныша торган иде», – дип искә алырга ярата әниләр. Менә йөрер урын табылды хәзер. Бетә башлаганда гына белдем.

«Минем йөземне кызартма!» – танылган җырчы баласы булуы җиңелме?

«Балалы солянка»да катнашкан Раяна – җырчы Ильвинаның кызы. Дөрес, телевидение өчен татарча интервью бирә алмады ул. Әнисе әйтеп-әйтеп, ярдәм итеп караса да булдыра алмады. Раяна белән русча аралаштык. Ул үзен Раяна Мейджик дип таныштырды.

– Мондый концертлар – минем өчен үземне тамашачыга яңа яктан ачу тамашасы. Җырлау, бию – яраткан шөгылем. Кешеләр белән аралашкач, дулкынлану хисе бетә, бәйгеләрдә курыкмаска өйрәнәм.

– Җырчы кызы булуы ничек ул, Раяна?

– Әни һәрвакыт: «Минем йөземне кызартма! Син, минем кебек үк, һәрчак башкаларга үрнәк булырга, башкалардан яхшырак булырга тиеш», – дип әйтә. Әни минем өчен башка әниләр кебек, – диде яшь артист.

Лия Шәмсина Артур Маузер турында: «Аның белән танышканда миңа – 14, Артурга 25 яшь иде. Ул минем өчен олы абый кебек кабул ителде»

Бу вакытта яңа гына кавышкан Лия Шәмсина белән Артур Маузер чыгыш ясый иде. Матур дуэт. Мәрхүм Әлфис Кыямовның «Кил син» дигән җырын яңартып башкардылар. Кайчак, җырны яңарткач, яңасы оригиналдан да начаррак килеп чыга. Ләкин бу җыр килешле генә булган. Яшь пар белән сәхнә артында да сөйләшеп алдык.

– Без Артур белән күптәннән таныш. Җиде еллап. Танышканда миңа – 14, Артурга 25 яшь иде. Ул минем өчен олы абый кебек кабул ителде. Әти-әниләребез таныш булса да, безне музыка кавыштырды. Тора-бара, бер үк мәйданчыкларда чыгыш ясадык. Шуннан соң биш еллап аралашмадык, – диде Лия.

– Лияне үсә төшкәч очраттым. «Яхшы хатын булачак бу!» – дип уйлап куйдым эчемнән. Бер ай очрашып йөрдек, һәм мин аңа тәкъдим ясадым. Мин – профессиональ саксофончы, ә Лия – җырчы. Тамашачыларны сөендерер өчен, сәхнәдә аерым артист булып та, дуэт булып та чыгыш ясыйбыз.

Мин элек Гарәп Әмирлекләрендә яшәдем. Хәзер Лия белән анда кышын гына барабыз. Әмирлекләрдә саксофончы буларак эшлим. Ә монда тулы куәткә «Барс медиа» белән хезмәттәшлек итә башладык, киләчәктә зур концертлар куярга исәп бар, – дип өстәде Артур.

Лия белән Артурның иҗатында яңалык та бар. Алар «Әйе!» дигән җыр әзерли икән. Яшь пар җырны туйлары көнендә чыгарырга җыена.

– «Әйе!» җырын тәкъдим ясау белән бәйләп аңларга кирәк. Клибын соңрак чыгарырбыз, чөнки туй көненнән кадрларны клипка кертмәкче булабыз. Туй Чаллыда булачак, – диде алар.

Айдар Рәкыйпов: «Кызлар күзләп йөрим. Бәлкем, акыллысы очрар»

Каршыма Башкортстаннан яшь җырчы Айдар Рәкыйпов очрады. Башка артистлардан аермалы буларак, кулына авызга сулар килә торган зур чәкчәк тоткан иде. Фан төркеме җитәкчеләре бүләк иткән. Нинди бәхетле җырчы икән Айдар. Һәр артист та фан төркеме булуы белән горурлана алмый…

– Айдар, кемне күзлисең?

– Сезнең кебек матур, сылу кызларны. Миңа бит инде 32 яшь, өйләнергә вакыт. Өйләнәсе, гаилә корасы килә. Кызлар күзләп йөрсәм, бәлки, очрар да.

– Син өйләнерлек хатын-кыз нинди булырга тиеш?

– Акыллы. Чөнки мин үзем дә акыллы.

– Татар эстрадасының торышы турында уйланасыңмы?

– Иң мөһиме, ул начар якка – артка таба бармый. Урау-урау юллар белән булса да, алга таба бара. Яңа исемнәр, яңа җырлар, клиплар чыга. Яңа юнәлешләр барлыкка килә. Аны сәхнә артында күзәтергә дә кызык. Яшь җырчыларны кырыйдан күзәтеп торырга яратам.

– Кайбер җырчылар төшеп кала, югала. Бер дәрәҗәдә генә торуның сере бармы?

– Һәрвакытта да бер дәрәҗәдә генә торып булмый. Иҗат дулкын-дулкын булып бара. Тормыштагы кебек. Бөтен мәсьәлә кешенең мөмкинлегенә барып төртелә. Һәр нәрсәгә матди яктан нокта куела. Җыр яздыру да, кием алу да. Һәр адым акчага кайтып кала.

Кешенең тормышында төрле вакыйга булырга мөмкин. Без артистның теге яки бу мизгелдә нәрсә тойганын һәм ни өчен шулай эшләгәнен белмибез. Кемдер мөгез чыгара. Һәр эш дөрес итеп, чама белән эшләнелергә тиеш. Мин кайчак үзем турында язылганнарны да, кызык язганнар микән дип, Интернетка кереп укыйм. Татар эстрадасымы, русныкымы – ул булырга тиеш. Ул безгә кадәр дә булган.

Мине, тыныч кеше, диләр. Минем эчтә нәрсә булганын белмиләр. Мин аны кешегә чыгарырга тиеш түгел, ул – минем яраткан эшем. Болай да кешенең тормышында проблемалар җитәрлек. Мин дә үземнең булган проблемаларым белән кешенең башын катырасым килми. Ул дөрес түгел, – диде Айдар.

Алмаз – Зөлфирә Мирзаяновлар: «Сәхнәдән китәсебез дә килми»

Алмаз һәм Зөлфирә Мирзаяновларны яратмаган кеше юктыр. Махсус аларны гына карарга килдем, диючеләр дә булды. Алмаз хатыны Зөлфирәне кочаклап-сыйпап кына йөртте, чөнки Зөлфирә авырлы. Сер түгел, аларның чыгышында бөтен кешенең күзе Зөлфирәнең корсагына төште бугай. Ә Зөлфирә яп-яшь кызлар кебек: җыр темпына сикергәләп тә ала, күлмәген җилфердәтеп сәхнә буйлап йөри, кыскасы, бер урында тормады. Менә шундый актив, тормыш ямен тоеп, һәр туар таңга сөенеп яши Зөлфирә.

Күз явын алырлык моңлы парны сәхнә артында да очраттым:

– Сәхнәдән китәсебез дә килми, тагын ярты сәгать җырлар идек, – ди Зөлфирә. – Алла боерса, сентябрьдә Башкортстан якларына чыгып китәбез. Язын үзебезнең бишенче сезон концертыбыз була. Кышка кадәр әзерләнеп куйдык.

Августта Оренбург өлкәсе Соль-Илецк шәһәрендә булып кайттык. Күп кеше, урын таба алмыйча, концерттан кайтып китте. Татарлар яшәгән җирләргә барып, концерт куеп йөрисебез килә. Без аларга хезмәтебезне күрсәтергә тиеш, – диде җырчылар.

«Бер-берең белән елмаеп, килешеп эшләгәч рәхәт инде»: дүрт ел үткәннән соң, Фирдүс Тямаев «Барс медиа» белән дуслашты

Концертның хедлайнеры – Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев иде. Фирдүс «Барс медиа» проектларында дүрт ел чыгыш ясамаган икән. Быел, ниһаять, аралар җылынган. Фирдүснең «Барс медиа» белән дуслашуы турында аерым сөйләштек:

– Фирдүс, киләчәктә хезмәттәшлек көчле булачакмы? «Татар җыры»нда да чыгыш ясамадың...

– Мин моңа кадәр биш ел кәгазь-килешүләрсез – сүздә генә, аларның кагыйдәләрен бозмыйча, «Барс медиа» белән эшләдем. Аннан соң, «Барс медиа»га кирәкмәгән кешеләр килеп кысылды, ниндидер проблемалар туды. Мин аннан киттем. Дүрт ел эшләмәдек. «Татар җыры»на да бармадым. Шулай туры килде инде. Эшләгәндә төрле хәлләр була. Үткәндә казынып ятасым килми...

Хәзер булганын кабул итеп, аңлап, тамашачыларны матур җырларыбыз белән шатландырып эшләргә исәп. Чөнки бер «казанда» кайныйбыз. Бу – минем белән «Барс медиа» арасындагы проблема иде, тамашачының бернинди дә гаебе юк. Халык яңа җырларыбызны ишетергә, чыгышларыбызны күрергә тиеш. Язылган җырлар, эшлисе эшләр күп.

Дүрт ел үткәннән соң, беренче тапкыр чыгыш ясадым. Тавышым да рәтләнеп кенә килә иде, шуңа да карамастан, фонограммасыз җырладым. Җылы кабул иттеләр кебек.

Миңа аеруча хөрмәт күрсәттеләр. Аерым чатырда җылы чәйләр белән каршы алдылар. Бер-берең белән елмаеп, килешеп эшләгәч, рәхәт инде, сүз дә юк. Тамаша ахырында мине балалар чыгып кочаклады.

– Эстрадада «мин сәхнәдән китәм, башка җырламыйм», диючеләр булды. Менә күптән түгел Элвин Грей да шулай дип әйтте. Моны ничек кабул иттең?

– Башка артистларның иҗаты белән элек кызыксына идем. Хәзер берсен-бер караганым юк, миңа кызык та түгел. Минем үз юлым. Кем китә, кем кала – үз эшләре. Үзләренең хәлләрен үзләре беләдер. Минем башка артистта эшем юк.

Мин әле сәхнәдән китәргә җыенмыйм. Аллага шөкер, аппаратуралар алдык, киемнәр тектерәбез. Узган ел операция ясату һәм Башкортстандагы хәлләр аркасында программаны – 10 нчы юбилей сезонын үзем теләгәнчә әзерли алмадым. Эшләнмәгән эшләр күп иде. Алай да бирешмәдем, 13 көн рәттән концерт куйдык. 

Быел инде ныклап әзерләнәбез. Аллаһ боерса, бөтен хыялларымны тормышка ашырырмын, – дип сөйләде Фирдүс.

Төрле жанрларда эшләүдән курыкмаучы Илгиз Шәйхразиев: «Үзен хөрмәт иткән музыкант беркайчан да бертөрле аранжировкага җырлап йөрми»

Концертта җырчы Илгиз Шәйхразиев та бар иде. Илгизне берничә еллап беләм: баштан ул ансамбль кысаларында җырлап йөрсә, соңрак мөстәкыйль җырлый башлады. Бер карасаң, ислам мәдәнияте музеенда мөнәҗәт башкара, икенче карасаң – альтернатив музыка концертларында, «Мин татарча сөйләшәм» акциясендә яшьләрне биетә.

– Илгиз, төрле жанрларда җырлыйсың. Шулай эшләп, оригиналь артист булам, диюеңме бу?

– Миңа бик рәхәт. Музыка дөньясы зур, киң, бик кызыклы, һәм мин шуннан ләззәтләнәм. Төрле жанрларда эшләү – төрле диңгезләрдә йөзгән, төрле илләрдә булган, төрле кешеләр белән аралашкан кебек. Ул м зур дөнья.

Мин үземне оригиналь артист дип санамыйм. Ул жанрларда эшләүчеләр күп. Башкалардан үземне аерасым да килми, әмма әзрәк кенә аерылып та торасы килә. Музыкант дусларым ни дәрәҗәдә күңелле һәм кызык дип таба – шулай эшлибез.

Югары уку йортында белем алдым, минем белән яхшы укытучылар эшләде. Алар классика, джаз, татар моңына, төрле халыкларның фольклорына миндә мәхәббәт уятты. Һәм бу, музыкант буларак, минем формалашуыма этәргеч бирде. Бу – миңа салынган бөтен белемнәрнең трансляциясе. Минемчә, үзен хөрмәт иткән музыкант беркайчан да бертөрле жанрда, бертөрле ритмда, бертөрле аранжировкага җырлап йөрми.

– Илгиз, «Татар радиосы»ның 2019 елда Горки-Әмәт паркындагы ачык һава концертында җырлаган вакытта, егылган килеш чыгышыңны дәвам итүеңне хәтерлим...

– Ул көнне тайгак, салкын иде. Мин, җылынырмын һәм кешеләре җылытырмын дип, шулкадәр нык сикергәнмен, егылганымны сизми дә калдым. Шуның кадәр нык «кыздырырга» туры килде. Җырлавымны яткан килеш дәвам иттем. Баштан рәхәтләнеп кеше белән бергә көлдем! Ул үзенә күрә күңелле. Чыгыш вакытында төрле хәлләр була, мин югалып калмыйм, – диде көләч йөзле Илгиз.

Ул концертта Җәмилә Әсәдуллина белән дуэт башкарды.

Булат Нигъмәтуллин: «Бертөрлелектән ерак торырга тырышам»

Татар эстрадасы турындагы карашлары белән Булат Нигъмәтуллин да уртаклашты:

– Эстрадада үзгәреш ел саен булып тора. Миңа үзгәрешләр ошый. Хәзер тыңлау, сайлау мөмкинлеге күп. Төрле музыкаль юнәлешләрдә эшләп була, төрле технологияләр чыгып тора. Элек андый мөмкинлекләр булса – шәп, матур җырларны алданрак та эшли башлаган булыр идек әле. Чит илдә булган яңалыклар безгә әле генә килеп җитте.

Бүгенге көндә артка китеш булырга да мөмкин түгел, чөнки хәзер буын үзгәрә. Элекке җырчыларыбыз барыбер үз урыннарын алып торалар, яшьләр дә килә. Без дә алардан өйрәнәбез. Яшьләрне яратып та бетермәүчеләр бар. Ләкин, аңа карамастан, дөнья үзгәрә.

Аранжировкаларда бертөрлелек булмасын өчен, иң беренче чиратта, җырчы моңа үзе игътибар итәргә тиеш. Аранжировщик сиңа эшли дә бирә ул, карап та тормый. Ә үзгәртү мөмкинлеге һәрвакыт бар. Шуңа күрә мин үзем дә бертөрлелектән ерак торырга тырышам. Бу мәсьәлә җырчының үзеннән тора, – диде ул.

Рәфинә Ганиуллина һәм Рәзил Камалов: «Мондый концертлар татар музыкасын тагын да югарырак баскычка күтәрә»

Рәфинә Ганиуллина белән Рәзил Камалов – иң яраткан дуэтым. Аларның «Язылмаган хат» җырын тыңлау гына да ни тора! Шулкадәр тоемлап, үзәккә үтәрлек итеп башкару. Алар бер җырда чын мәхәббәт тарихын чагылдыра алган.

– Барлыгы ун дуэт җырыбыз бар, – ди Рәзил. – Соңгысы күптән түгел генә дөнья күрде. Быел тагын ике җыр көтелә, Аллабирса. Тамашачылар да дуэтларны сагынып көтеп ала. Безнең тамашачы җырлы гаиләләрне ярата. Шушы эшчәнлегебезне дәвам итәсебез килә.

Без туй көненә дип җыр яздырып караган идек. Тавышларыбыз туры килә икән, дидек. «Язылмаган хат» җыры да кисәк кенә туды. Шуннан соң «хутка» китте.

Ачык һавадагы концертлар халыкка бик кирәк. Күпме кеше бушка концерт карый! Дуслары-туганнары белән очраша. Мондый концертлар татар музыкасын тагын да югарырак баскычка күтәрә.

Монда килгән тамашачы бии. Татар эстрадасында үзеннән-үзе бию музыкасы барлыкка килә башлады. Анысы да сөендерә. Димәк, без чит ил һәм рус эстрадасы белән конкурентлык тудыра алабыз, – диде алар.

***

Мондый татар концертлары Казан, Татарстан тамашачысы өчен бик тансык булган икән. Бу, үзенә күрә, татарларның берләшүен, татар теленең яшәвен, татар рухының сүнмәвен күрсәтте. Татарча концертлар алга таба да дәвам итсен, халкыбызны сөендереп торсын иде.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 22 август 2022
    Исемсез
    Рок н ролл ник юк ? Купме тубэн дэрэжэле , сыйфатсыз попс тынларга була ?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100