Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Татар радиосы хитлары”: Афәрин! Афәрин! Афәрин!

“Татар радиосы” “Пирамида” күңел ачу үзәгендә туры эфирга чыкты. Алып баручылар концертны туры эфирдагы кебек алып барды. Ди-джейлар радиода да концерттагы кебек сөйләсә, ничек яхшы булыр иде. Бернинди “ык-мык” килү юк, барысы да сценарий буенча. Молодцы! Афәрин!

news_top_970_100
“Татар радиосы хитлары”: Афәрин! Афәрин! Афәрин!

Татар эстрадасы һава торышы

Тамаша барышында Айваз Садыйров татар эстрадасындагы һава торышын хәбәр итте.

“Бүген эстрадада аязучан болытлы. Вакыт-вакыт кайбер әһелләре тарафыннан көчле скандал циклоны күзәтелә. Җырчылар җиле көньяк-көнбатыштан, ягъни Башкортстаннан исә. Ел саен эстрадага, көчле яңгырдан соң гөмбә кебек, яңа җырчылар чыга. +20, +25. Бүген-иртәгә яңа җырлар циклоны күзәтелми, күбрәк элеккеләрен яңартып җырлау антициклоны хөкем сөрә. Сак булыгыз, сәхнәләрдә фонограмма саклана”, - ди ул.

Бу һава торышы белән март аенда Айваз Садыров бер бүлешкән иде инде. Һаман шул ук бер һава торышы хөкем итә икән. Айваз фикеренчә, бөтенләй үзгәрмәгән. 

Ничек үзгәрмәсен инде? Циклоннары, гомумән, башка төрле. Бу һава торышы март аенда - Гүзәл белән Элвинның скандалы чыккан вакытта актуаль иде. Ул скандалны сөйләп ардык, әмма сценарийны үзгәртеп тормаганнар.

Сәхнә артына кергән идем. АЛАРНЫ күрдем. Кочаклашып, бер-берсен "пәп" иттеләр. Елмаештылар. Нинди скандал булсын ди инде, Айваз!

Җырларны яңартып башкаруга килгәндә, килешик. Андый циклон күзәтелә, ләкин без барган тамашада бары тик Элвин Грей һәм Эльмира Кәлимуллина гына шундыйлардан булды. Эльмира “Керфекләрең нигә кара?” җырын үзенчә башкарды. Радик исә “Гомерләр үтә икән ул”, “Уфтанма”ларны яңартты. Алай дип әйтү дә дөрес түгел инде - ул аларны үзе элек башкарганча җырлады. Бетте кебек. Бу циклон дип аталмый инде, урыны-урыны белән яуган карлы яңгыр гына.

Башка төрле шаярту уйлап табып булмый микәнни?! Айваз Садыйровны иң яхшы алып баручы дип мактыйлар. Яңа фишкалар уйлап табарга кирәктер, Айваз. 

Тамаша дәвамында: “Айваз өйләнгән”, - дигән сүз ничә тапкыр яңгырады икән? Аның өйләнгәнен бөтен кеше дә белә бит инде. Залда белмәүчеләр булса, аны бер тапкыр әйтсәң дә аңлашыла бит инде. Юк, әйтәләр дә әйтәләр шуны. 

Өйләнүең дә кызык түгел. Кызлар да хәзер, синең өйләнгәнеңне белеп, мәхәббәт аңлатмаслар. 

“Татар радиосы”ның атказанган өйләнүчесе булды Айваз! Алла теләсә, аның хатыны Алинә ханым бәби алып кайткач, Айвазның әти булуын сөйләячәкләр. Менә күреп торыгыз!

Яңа тавышлар кирәк!

Афәрин!

“Татар радиосы” элекке адресыннан күченеп китте. Алар хәзер башка бинада утыралар. Соңгы арада эфирларындагы тавыш башкача ишетелә - ерактан кебек. Яңа бинадагы студияләре туры эфирга тулаем дәрәҗәдә яраклы түгел дип аңлыйм. Яңа йортка күченү - мәшәкатьле, авыр эш. Шуңа да карамастан, концерт та оештырганнар. Шуңа күрә, оештыручыларга рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. 

Тамаша гадәттәгечә - алып баручылар бер-берсеннән көлә, нәрсәдер дип шаяра. Һәр җыр алдыннан җырга бәйләнгән сүз әйтелә.

Афишада тамаша “Җанлы концерт” дип атала. Сәхнәдә - “Татар радиосы хитлары”. “Җанлы концерт” дигәнне оркестрга кушылып җырлау дип аңлыйбыз. Җырларның барысы да оркестрга кушылып җырланды дип әйтә алмыйм. Администратор миңа җибәргән исемлектә “инстр” дигән билге сигез җырчыда гына тора. Администратор әйтә:

- Бөтенесе дә оркестрга кушылып җырладылар. Фонограмма булмады!

Менә шундый яхшы тамаша булды бу. Афәрин! Афәрин! Җырчылар фонограммага җырламады! Афәрин! Афәрин! Мондый күренешне кайсыгызның күргәне бар, ә?! Концерт дәвамында бер җырчы да авызын ачып кына тормады. Афәрин!

Хәер, бу бик мактана торган әйбер түгел. Җырчыны үз тавышына җырлауны мактауга барып җиттек. Гомер буе Актаныш районында русча бер сүз белмәгән, әбисе һәм бабасы тәрбиясендә үскән чеп-чи татар кызын ничек матур итеп татарча сөйләшүен мактаган кебек. Җырчылар җырлый белергә тиештер бит инде ул.

Әмма Айваз Садыйров: “Сак булыгыз, сәхнәләрдә фонограмма саклана”, - диде бит. Кайсына ышанырга соң? Администраторгамы, алып баручыгамы? 

Ә менә бер сүз дөрес - тамашада чыннан да хитлар яңгырады. Молодцы, “барслар”! Афәрин!

Әнвәр Нургалиев Базарлы Матакка китте

Гадәттә, концертны әлегә танылып бетмәгән җырчылар башлый. Ләкин бу концертта алай булмады - тамашаны Әнвәр Нургалиев башлады. Ә ул танылган җырчы. Татар эстрадасының иң популяр ун җырчысына да керттек без аны. Мин үзем аның турында яздым. Булган сорауларыма җавап бирмәсә дә, исемлеккә керткән идек. Аңа "не до этого" дигән идем. Концерт алдыннан без аның белән сөйләшеп алдык. Бераз авырган икән җырчыбыз, шуңа күрә сөйләшә дә алмаган. Декабрьдә интервью бирәм, диде. Вәгъдәсен монда язып куям. 

Концертны, гадәттә, популяр җырчылар башламый. Әнвәр беренче булып чыгыш ясады, чөнки аңа Базарлы Матак районына барырга кирәк булган. Тиз генә беренче булып җырлады да районга юл тотты. Исән-имин генә барып җиткәндер дип ышанабыз.

Ә менә Әнвәрдән соң инде берничә ел рәттән "Барс медиа" үткәргән концертларны башлаучы Миндияр Шәймарданов сәхнәгә чыкты. Кайчан уртага булса да төшәр инде, ә?! Күпме концертларны башларга була инде. Шулай да Миндияр, син бирешмә. Килер вакыт - син концертларда иң соңгылардан булып чыгыш ясарсың.

Алинааа!

Туры эфир вакытында төрле хәлләр булырга мөмкин. Концерт барышында Гөлназ белән Айваз Алинә Даутованы җырларга чакырыйк, дигәч, Алинә чыкмады. Арттан: “Алинаа!!!” – дип кычкырды берәү сәхнә артында. Вәт кычкырды. Залга ишетелде тавышы. Күпме генә чакырса да, Алинә чыкмады. Минем янымда Алинәнең ире басып тора иде. Ул да яраткан хатынын видеога төшерергә әзерләнгән иде инде! Ә Алинә чыкмады.

Менә шул вакытта күренә инде профессионализм! Алып баручылар туры эфирны дәвам итте. Афәрин! Афәрин! “Татар радиосы” җырчылары тере тавышка җырлый белә, алып баручылары алып бара белә. Афәрин! Алкышлар!

Йолдызны сәхнәгә чыгармаганнар

“Татар радиосы” эфиры иртән “Уян, татар” тапшыруы белән башлана. Алып баручылары – Зөлфәт Зиннуров, Рамил Шәрәфиев, Йолдыз Гыйбадуллина. Тамашада Йолдызны сәхнәгә чыгармадылар, ул концертны залдан карады. Нишләп?! Йолдыз үзе үпкәләмәде микән?!

Бу тамашада хатын-кыз затларыннан Айсылу Лерон белән Гөлназ Сәфәрова сәхнәдә булды. Озын аяк, зифа гәүдә! Йолдыз бу кагыйдәләргә туры килмиме икән әллә?

Йолдызның сөйләү манерасы да үзгә. Айсылу белән Гөлназныкына туры килми. Сәхнәгә чыкса, тамашачылар яратыр иде үзен, бәлки, әмма чыгармыйлар шул. Нигә икән? Бу сорауга җавап булды бугай. Концертта Айсылу Лерон Йолдыз турында: “Базар хатыннары кебек кыткылдап тик утыра”, - ди. Колакларыма ышанмый тордым. Кеше турында алай дип әйтергә ярамый инде - мин шулай дип әйткән кешенең үзе турында әйтер идем бу сүзне.

Сәхнәдән Йолдызга: “Кулыңны күтәр әле”, - дигәч: “Монда мин”, - дип кычкырды. Иртәгә мактарсың безне, диде алып баручылар. Менә юри иртән эфирларын тыңладым. Йолдыз туры эфирда коллегаларын мактады. Ул да сәхнәгә чыгып, борыннарына бер чиртер әле.

“Татар радиосы”на яңа тавышлар кирәк дип уйлыйм. Шул ук бер йөзләр һәм тавышлар. Җырчылар алмашынып тора бит. Җырлар өчен акча кирәк, диләр. Алып барыр өчен нәрсә кирәк?

Гүзәл Уразова: "Акча китерегез"

Концертта Гүзәл Уразова да катнашты. Тамашачылар аңа чәчәк бүләк иткәч, ул Әлфия Авзалованың әйткән сүзләрен телгә алды: "Чәчәкләр алып килгәнче, акча алып килегез", - дигән икән бөек җырчыбыз. 

Тамашачы дөрес аңламас диптер инде, шул ук мизгелдә: "Акча сорыйм дип уйлый күрмәгез, Әлфия апаны гына искә алуым", - диде. Ярый әле шул ук вакытта гафу үтенде. Соңгы арада Гүзәл Уразова гел никтер дөрес түгел сөйләшә. 

Соңыннан Гүзәл баянга кушылып "Чәчкәләрнең нигә кирәге бар?" җырын башкарды. Рәхмәт! Шулхәтле матур башкарды.

Соңыннан ул үзенең янына, үзе әйтүенчә, иң яраткан җырчыларының берсен Айдар Галимовны чакырды. "Кечкенә чакта бездә аның кассеталары бар иде", - ди ул. Алар берләгәп "Җырлыйм туган якта" җырын башкардылар. Гүзәл кечкенә чагында яраткан җырчысы белән, бер сәхнәдә басып торып, дуэт башкарырмын дип уйламагандыр да. Аларның уртак җырлары моның белән тәмамланмасын иде. Тагын кирәк!

Элвин Грей тамашачыларын бәхетле итә

Тамашада Радик Юлъякшин да чыгыш ясады. Әгәр ул концертта катнаша икән, кызыксыну тагы да арта. "Динә Гәрәевага рәхмәт, ул мине монда китерде!" - диде. Динә Гәрәева "Барс"тан ике ай элек китте дип белә идек... Әллә кабат кире кайтканмы?

Радик чыгышын тәмамлагач, аның янына бер кыз чыкты. Ул мөмкинлекләре чикләнгән кыз иде ахыры, әмма күзләре ут булып яна. Әлеге мизгелдә ул үзенең авыртуы турында онытты да кебек. Радикны иреннәреннән суырып үпте кыз. Хыялы чынга ашкандыр!

Әгәр Радик үзенең җырлавы, кочаклавы белән кемнедер бәхетле итә икән, шул кызлар өчен булса да туктамасын иде ул иҗат итүеннән.

Алыгыз инде Хәмдүнәне кияүгә!

Хәмдүнә Тимергалиева - татар эстрадасының легендасы. Аның тамаша саен әйтә торган бер сүзе бар: "Кияүгә алырлык бит әле, әйеме?!" - ди ул үзе турында. Яшьләрчә! "Җанлы концерт"ка кыска күлмәк киеп килгән иде. Йолтыр-йолтыр килә бит, малай. 

“Синең өчен мине ачуландылар”

“Пирамида” га арттан, ягъни “служебный вход”тан кердем. Чөнки минем оештыручылар биргән "аккредитациям" бар иде. Аннан керүгә сәхнә артына эләгәсең. Концерт башланыр алдыннан дип залга чыкмакчы идем, чыгармадылар. Кергәнсең икән, чыкма... Җырчыларга браслет кидергәннәр - алар шулай йөри. Администраторларны чакырып, залга чыктым. “Кире керә алачакмынмы соң?” – дим: “Юк”, - диләр. Сәхнә артына керер өчен беләзекле булырга кирәк икән. Тоткында кебек, билләһи.

Администратор әйтә: "Җырчыларда шәхес иминлеге бар, аларга якын килергә ярамый икән!" Алар бик нәзакатьле җаннар, ди. Президент янына да киләләр. Ә җырчылар янына ярамый икән. Шунысы гаҗәп - җырчыларның яннарына килеп сөйләштем. берсе дә: “Метрдан якын килмә”, - димәде. Бу кем уйлап чыгарган кагыйдә булды икән?

Моның белән генә тәмамланмады. Концерт бетәр алдыннан, киемемне алыйм әле, дип теге “серле” ишек янына килдем. Кертми бит инде сакчы. Беләсезме нәрсә ди?! “Синең өчен мине ачуландылар”, - ди. Нәкъ менә минем өчен. Хөрмәтле оештыручылар, кирәкми аларны ачуланырга. Ул сакчының ни гаебе булсын?! Мине ачуланыгыз, мин керәм бит!

Татарча, димәк, үзебезчә

Татар концертларының әһәмияте - татар булуында. Бүгенге көнне татар теленең хәлен күпләребез белә. Татарча җырлаучылар булганда, татар теле барыбер бетмәячәк. Моның өчен аерым АФӘРИН! Сәхнә артында да татарча сөйләшләр, оештыручылар үзара татарча аралашалар, миңа татарча эндәшләр, хәтта сакчы да мине татарча әйтеп кертмәскә тырышты.  

Бу бер дә начар түгел. 3,5 сәгать дәвамында тамашачыга бары тик татарча җырлар гына тыңлаткан өчен рәхмәт. Афәрин! Афәрин! 

Хөрмәтле тамашачылар, йөрегезче концертларга. Әллә билет сатылмый дип, әллә башка сәбәпләр аркасында, концертка бер 3-4 көн кала оештыручылар билетларны 20% ташлама белән сатканнар иде. Әмма залда барыбер буш урыннар бар иде. Элек "Татар радиосы" оештырган концертларда алай булмый иде.

Ә сез килегез. Рәхәтләнеп, күңел ачарсыз. "Афәрин, афәрин", - дип өйгә кайтып китәрсез. 

"Татар радиосы" концертыннан фоторепортаж

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100