«Татар радиосы» алып баручысы Йолдыз Гыйбадуллинага тәкъдим ясаганнар
«Гаиләне кешегә чыгармауны дөрес дип саныйм», — ди Йолдыз Гыйбадуллина.
«Татар радиосы» алып баручысы Йолдыз Гыйбадуллинага тәкъдим ясаганнар. Туташ бу хакта үзенең Инстаграм челтәрендә хәбәр итте.
«Әйе», — дидем», — дип язган Йолдыз.
«Дөресен әйткәндә, „афишировать“ итәсем килми. Гаиләне кешегә чыгармауны дөрес дип саныйм. „Хатын-кызның бар бәхете - ирдән“, - дип аңлатып устерделәр. Хәзер бар игътибарым шуңа юнәлтелгән», — диде Йолдыз.