news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татар Парҗысы мәчетенә 120 ел: «Саклаганнар, яклаганнар, манарасын да кистертмәгәннәр»

news_top
Татар Парҗысы мәчетенә 120 ел: «Саклаганнар, яклаганнар, манарасын да кистертмәгәннәр»
Фото "Яңарыш" газетасы редакциясе рөхсәте белән куела.

«Саклаганнар, яклаганнар, манарасын да кистертмәгәннәр, бинаны мәктәп, клуб, склад итәргә дә юл куймаганнар. Гайрәтле халык», – ди Удмуртиянең төньяк районнары имам-мөхтәсибе Татар Парҗысы мөселманнары хакында. Авыл мәчетенең ишеге гасырдан артык дәвердә бер генә көнгә дә ябылмаган. Ул дүрт буын өчен Аллаһка сыену һәм гыйбадәт урыны булып тора. Быел аның салынуына – 120 ел.

Аллаһ юлны үзе ача

«Рәхим итегез!» – әлеге язуны күрүгә, ирексездән һәр­кемнең йөзенә елмаю куна. 11 июльдә олы юлдан Татар Парҗысына борылучы машиналар башка көннәргә караганда күпкә артык булгандыр. Кечерәеп баручы авылның яшелгә күмелгән һәм шау чә­чәкле урамнары җанланган – мәчетләренең юбилеен бил­геләп үтәләр. Яңгырдан соң күлләвектә коенучы казлар башта шүрләбрәк калсалар, соңрак бер-бер артлы килеп туктаучы машиналарга, алардан төшкән кунакларга исләре китми башлады.

Кунакларны Глазов районы тарихы һәм туган якны өйрәнү музее директоры Раидә Иванова, авылның Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Фәридә Касимова якты йөз белән каршы алалар, мул табын артына дәшәләр. Аш-су остасы булган апалар пешергән камыр ризыклары, Илдар Касимов пешереп алып килгән үзбәкчә пылау телне йотардай тәмле. Ул арада, мич алдында пешкән кап-кайнар коймаклар күтәреп, Салиха апа Касимова килеп җитә.

Мәчет янында да табынлы чатыр корылган, чиләк-чиләк су сыешлы җиз самоварлар гөжләп кайнап утыра. Ярминкә медальләре сугылган 1898 елгы Туланың данлык­лы сәүдәгәрләре булган Баташовлар самоварын күреп шаккатам, яшьләре мәчеттән дә олы бит! Күпме кеше чәй эчте икән аннан? Бу урында Татар Парҗысы тарихын язып үтү кирәктер.

Удмуртларга – йорт-кура, татарларга – мәчет

Парҗының тәүге халкы удмуртлар була. Татарлардан беренче булып Киров өлкәсе Нок­рат авылыннан Нияз Касимов күчеп килә, 1710 елда аның гаиләсе белән авылда яшәгәне мәгълүм. Унтугызынчы гасырга караган архив документларында авыл атамасы «Парзи», «Чебер гурт» (удмуртчадан «матур авыл») дип язылган.

Глазов шәһәреннән 29 чакрым ераклыктагы бу авылда 20 хуҗа­лыкта 229 кеше яшәве теркәлгән. Тора-бара авылда татарлар арта. Алар сәүдә иткәннәр, кирпеч сукканнар.

«Архив документлары буенча авылда беренче гыйбадәтханә салынганга 200 елдан артык», – ди Уд­муртия мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәдшин.

Татар Парҗысы Кистем мәхәлләсенә карап, гаетләргә, туу-вафат булганнарны, никахларны тер­кәтергә шуның мәчетенә барганнар. Җәяүле-атлы чор өчен 20 чак­рым якын ара түгел, ә язын, елгалар ярыннан чыккан­да, юл бөтенләй дә өзелгән. Шуңа да, Татар Парҗысы һәм күрше кече Парҗы авыллары халкы үзләрендә җәмигъ мәчете салырга ниятләп, 1898 елда Вятка губерниясе башлыгына мөрә­җәгать итә. Баручыларның исем­нәре дә мәгълүм – Исхак Биктимер улы Бузиков, Ис­мәгыйль Бәшир улы Касимов булалар. Ә губернатор удмурт­ларны авылдан күчерү шартын куя. Иң уңдырышлы җирләрен биреп, 15 гаиләгә йорт-кура салып бирәләр. 1905 елда мә­чет төзелешенә рөхсәт алалар.

Әнә шулай итеп, иманы нык мил­ләттәшләребез мәчетле бу­лу өчен туендыручы туфрагын кызганмый. Шул дәвердән авыл Татар Парҗысы булып китә, ике чакрымлап читтә Удмурт Парҗысы барлыкка килә. Глазов районының тарихны һәм туган якны өйрәнү музее комплексы директоры Раидә Иванова авылның үткәнен «Вера и единство» исемле китапка туп­лаган.

Исемнәре – мәчет тарихында

Авыл уртасында, иң уңай урында яңа мәчет калка. Ул Татар Парҗысы халкы гына түгел, барлык чүпче татарлары тырышлыгы белән салына. Осталарны Киров өлкәсенең Нократ авылыннан чакыралар – чүпче татарлары чыгышлары белән шуннан булып, ыру җепләрен саклап яшиләр.

Заманы өчен шактый зур, 130 кешене сыйдыра торган иркен бина була ул. Урам якка гына буйдан-буйга 9 тәрәзә карый. Мәчетне салуда Глазов шәһәренең икенче гильдия сәүдәгәре Мөхәммәтҗан Ибраһим улы Арасланов матди ярдәм күрсәтә. Тантанага аның нәсел дәвамчылары – Искәндәр Равил улы Арасланов, Наилә Мөхәммәтһади кызы Арасланова килгәннәр иде.

«Сәүдәгәр бабабыз төзергә булышкан мәчеттә без беренче тапкыр», – диләр алар. Искәндәр әфәнде Киров архив­ларында эзләнеп, нәсел шәҗәрәсен төзегән. Ерак бабасы Мөхәммәтҗан тукымалар, көнкүреш кирәк-яраклары, әзер киемнәр белән сату иткән. Глазов шәһәрендә, авылларда ки­бет­ләр тоткан. Уллары белән ачкан Сәүдә йорты революциягә кадәр эшли.

Мөхәммәтҗан искиткеч диндар кеше була. 1903 ел ахырында Феодосия аша хаҗга китеп, 1904 елның апрелендә кайта. Татар Парҗысы мәчетен төзүгә изге урыннардан кайткач булышкан булып чыга да.

«Мөхәммәтҗан Ибраһим улы бабамның әтисе, үз гомерендә җиде мәчеткә хәләл көчен керткән. Татар Парҗысы авылындагысы иң зурысы. 120 ел узып та, исеме онытылмый, авыл халкы аңа рәхмәтле, шушы тантанада аны да зурлап искә алалар – мин бик куанам», – ди Наилә Мөхәммәтһади кызы Арасланова.

Имамнар да билгеле. Алар турында Илмир хәзрәт Касимов сөйли: «1880нче еллар тирәсе булыр, әле җәмигъ мәчете салынганчы, Казан өязе, Балтач волостеннән, урманлы якка яхшы тормыш эзләп, Насыйбулла Фәйзуллин килә. Ул китапчыклар сата торган була, авыл халкы аны гыйлемле кеше дип, балаларын укытырга мөгаллим булып калырга күндерә. Ул мәчет эшләрен дә алып бара. Аннары аның улы Сафиулла имам вазифаларын алып бара. Ә җәмигъ мәчете ачылгач, 1906 елда указлы мулла итеп, Әхмәтгариф Рәхимов билгеләнә, 1930 елга кадәр шул вазифаны алып бара. Репрессия корбаны булып, мал-мөлкәте тартып алына, үзе сөргенгә озатыла. Аннан авырып кайтып, вафат була.

Аннан соң Габдрахман Гозәеров мулла була, ул да 1938 елда кулга алынып, хезмәт лагеренда үлә. Сугыштан соң, 1947 елда Можга шәһәреннән Габдулла Хәмитовны (Ушмавины) чакырып китерәләр. Башта ул 4-5 балалы ишле гаиләсе белән өйдән-өйгә күчеп яши. Аннары хуҗасыз калган бер иске өйгә урнаштыралар. Заманалар җиңеләйгәч, аңа йорт сала башлыйлар, ләкин Совет чоры җитәкчеләре сүттерә.

Габдулла Хәмитов-Ушмави 1961 елда Глазовка күчеп китеп, алты ел дәвамында Татар Парҗысына килеп йөри. Тирән белемле кеше була, 4 тел белгән, авыл тарихын яза, шәмаилләр ясый, шәҗәрәләр төзи. Аны авылда әле дә зур хөрмәт белән искә алалар. 1970-90нчы елларда Татар Парҗысы мәчетендә имам булып торучылар – Габдулла Әхмәдхәтыйм улы Бузиков, Миңнемулла Каюм улы Касимов, Гыйнәтулла Гатаулла улы Касимов, Габделфәрт Идрис улы Касимов, Гайсә Зартдин улы Касимов.

«Гайрәт кешеләр»

«Әлбәттә, Совет чорында Татар Пар­җы­сында мәчет эшләгәнгә риза бу­лып тормыйлар. Әллә ничә тапкыр ябарга телиләр. Имам Габдулла Бузиков дәүләткә үз йортын биреп, мәчетне саклап кала, әмма бу да ярдәм итми. 1956 елда район башкарма комитеты мәчет бинасында мәктәп өчен интернат ясарга карар кыла. Бу турыда Глазовка колхоз эшләре белән барган рәис Фәттәхетдин Сәләхетдин улы Касимов ишетеп ала, тиз генә авыл советы рәисе Муллаҗан Ибраһим улына шалтырата. Басуда эшләүчеләрне чакырырга бал-чаганы йөгертәләр, мәчетне ябарга килүчеләрне бөтен авыл бер булып каршылый һәм ирек бирмиләр. Әнә шундый гайрәт(ле) кешеләр Парҗы мәчетен яптырмый эшләтеп киләләр. 1968 елда имам итеп Габдулла Бузиков билгеләнә», – дип сөйли Илмир хәзрәт Касимов.

Ә колхоз рәисе Фәттәхетдин Касимов – бүгенге көндә «Глазов заводлары»н җитәкләүче милләттәшебез Кәрим Касимовның әтисе. Кәрим әфәнде авыл тарихы турында китапны чыгаруда да, әлеге бәйрәмне уздыруга да матди ярдәм күрсәтә. Тантанага килгән һәркем мәчеткә бәйле истәлеген яңарта.

Рәшит Касимов: «Мин үзем Кече Парҗы авылыннан. 1942 елда тудым. Зурларга ияреп, Татар Па­рҗысына гает бәйрәмнәренә килә идек. Үзебездә манарасыз мәчет кенә иде, түбәсендә тишек (люк) булып, азанны шуннан әйтәләр иде».

Салиха Касимова: «Мин 1974 елда Засеково авылыннан килен булып төштем. Мәчет эшләп торгач, авыл миңа җан тартымлы тоелды. Имам Габдулла Бузиков безгә никах укыды. Лилия кызыбызга, Илһам улыбызга исем куштырдык. «Иң авыр елларда да авыл кешеләре корбан чалып, кеше җыеп, аш уздырды», – дип сөйли иде иремнең әнисе.

Раилә Касимова: «Әтием сөйләвенчә, җомга намазларына 10 чак­рым ераклыктагы Тарпи (Торбопиево) авылы мөселманнары килә торган булганнар. Якын танышлар булып, алар намаздан соң, бабайга ияреп, чәй эчәргә кайтканнар».

«Мәчетебез – авыл яме!»

Шулай дип горурлана Татар Пар­җысы халкы. 1970нче елгы аклы-каралы фоторәсемдә – иске түбә, каралган бүрәнәләр. 1977 елда мәчеткә ремонт ясыйлар, нигезен, манарасын ныгыталар, түбәсен алыштыралар. Ә бүген борынгы бина – авылның яме! Яшел диварлары, ап-ак челтәрле тәрәзә йөзлекләре күзне иркәли.

Мәчеттә имам вазифасын утыз ел инде Сәлим Гыйльфан улы Касимов башкара, аңа 75 яшь. «Миңа кадәрге имамнарыбыз иң авыр елларда да бөгелмәгәннәр, сөргенгә китүдән дә куркымаганнар, динебезне мирас итеп калдырганнар, алар эшен дәвам итү – бурычыбыз ул. Авылда халык кимеде, көн саен йөрүче юк, әмма җомга намазлары укыла. Миңа авылдашларыбыз, аеруча Фәһим Касимов булыша, Глазовтан Зөфәр хәзрәт Сабреков килеп ярдәм итә», – ди ул.

«Җәен ишегалды тулы чәчәк, кышын кары көрәлгән. Татар Парҗысы мәчетенә кайчан килсәң дә, тәртип», – ди төньяк районнар имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт тә. Удмуртиянең татар эшмәкәрләре клубы юбилей уңаеннан бензинлы үлән чапкыч бүләк итте. Димәк, мә­чет тирәсен тәртитә тоту тагын да җиңеләячәк.

Бу көнне күп рәхмәт сүзләре әйтелде, авыл тарихын барлап, мәчет тормышында актив катнашучыларга Удмуртия мөфтияте, Милли сәясәт министрлыгының Рәх­мәт хатлары бирелде. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, Татар иҗтимагый үзәге җитәкчеләре дә бәйрәм белән тәбрикләп, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

120 ел элек удмуртлар күчеп китсә дә, Татар Парҗысы хәзер катнаш авыл. Әмма монда бер-берсенең телен, динен, гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп яшиләр. «Бер ватанда тату яши алуыбызның үрнәге бу», – ди Удмуртия мөфтие Фаиз хәзрәт. Тантанага килгән ир-атлар мәчеттә өйлә намазы укыды. Татар Парҗысы мәчете Глазов районы архитектура истәлекләре исеменә кертелгән. Борынгы мәчет бүген дә динебез сагында.

Чыганак: Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы, Фәнзилә Салихова язмасы, Шәфкат Ганиев фотолары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар