Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татар мунчасы» хәрәкәте лидеры, танылган мунчачы Илгиз Лотфуллин вафат

Илгиз Лотфуллин мунчада чабыну буенча халыкара дәрәҗәдә чемпион һәм судья, Уфада күнакханә түбәсендә мунча ясаган кеше.

news_top_970_100
«Татар мунчасы» хәрәкәте лидеры, танылган мунчачы Илгиз Лотфуллин вафат
Салават Камалетдинов

Чаллыдагы «Татар мунчасы» хәрәкәте лидерларының берсе Илгиз Лотфуллин 15 ноябрьдә вафат булган. Дуслары сүзләренчә, аны «вируслы пневмония алып киткән». Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Илгиз Лотфуллин Чаллыда мунчада чабыну буенча ярышлар оештыра, ул мунчачыларны өйрәтү белән шөгыльләнә.

«Ул сәламәт яшәү рәвеше белән ихлас мавыккан кеше, атлет, эшмәкәр, Чаллыда мунчачылык эшен сәнгать дәрәҗәсенә кадәр күтәргән хәрәкәт лидерларының берсе иде. Казандагы зур чараларда да катнашты. Уфада биш йолдызлы кунакханә түбәсендә мунча ясады. Ул Россиядә мунчачылар арасында танылган кеше иде», — дип яза социаль челтәрләрдә «Планета-фитнес» клубы идарәчесе Эдуард Жестков

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100