Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татар моңы – 2022»: Салават яшьләрне сүгә, Җәвит шакката, Гөлдания мактый

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Татар моңы» Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсы гала-концерты булды. Быел ул беренче тапкыр Илһам Шакиров исеме белән узды. Гала-концерттан «Интертат» хәбәрчесе репортажы.

news_top_970_100
«Татар моңы – 2022»: Салават яшьләрне сүгә, Җәвит шакката, Гөлдания мактый
Владимир Васильев

«Татар моңы» яшь башкаручылар телевизион конкурсына гаризалар 2019 елның 15 декабреннән кабул ителә башлаган. Беренче сайлап алу турлары Татарстанда, Россиядә һәм онлайн рәвештә чит илләрдә узган. «Диңгез төбендә ялтырап яткан энҗе-мәрҗәннәрне тапкан кебек үк, оештыручылар да яшь башкаручыларны төрле төбәкләргә барып, үзләре сайлады. Һәр төбәкләрнең әзерләнү дәрәҗәсе югары иде», – дип бәяләде алып баручылар Зөлфәт Зиннуров белән Чулпан Хаҗиева.

2020 елда пандемия булу сәбәпле, катнашучылар чыгышларын аудио һәм видеоформатта җибәргән. Һәм, ниһаять, 2001 елда 150дән артык катнашучы, икенче һәм өченче турда үзләрен сынап карар өчен Казанга җыелган.

  • Конкурсның максаты – татар халык җырларын һәм татар композиторларының әсәрләрен пропагандалау, яшьләрнең игътибарын милли-мәдәни кыйммәтләргә җәлеп итү, талантлы яшь башкаручыларны ачыклау һәм ярдәм итү, аларның иҗади потенциалын үстерү. Бәйгедә 17 яшьтән 35 яшькә кадәрге татар музыкаль әсәрләрен башкаручы солист – башкаручылар, шулай ук профессиональ башкаручылар катнаша ала.

Бәхет эшеме? «Татар моңы»ннан – Италиягә опера театрына

– «Татар моңы» бәйгесендә «Академик вокал» номинациясе җиңүчесе, опера җырчысы, киләсе атнага инде Италиягә эшкә җибәрәбез, – дип таныштырды Диләрә белән Татарстанның халык артисты Вил Усманов.

«Кечкенәдән сәхнәдә үстем мин», – дип, Диләрә үзе әйтмәсә, аны Рамил һәм Илсөя Төхвәтуллиннарның кызы дип, мәңге белмәс идек... Яшь, өметле, өстәвенә саф татарча сөйләшә белгән опера җырчысы Италиягә баруы турында кыяр-кыймас кына әйтте. Аның «Татар моңы» конкурсына килеп эләгүенең сәбәбен дә ачыкладык:

– Тавышым – колоратуралы сопрано. Иң югары тавыш, – дип аңлатты тавышының үзенчәлеге турында Диләрә Төхвәтуллина. – Тавышым операга яраклы түгел иде. 10 ел элек эстрада җырларын башкардым, музыка көллиятендә дә эстрада юнәлешендә укыдым. Тавышым бозыла башлаган иде. Фониатрга баргач, ул миңа: «Син – опера җырчысы», – диде. Эстрада бүлегеннән китәргә туры килде.

«Академик вокал» юнәлешенә күчтем, Татарстанның халык артисты Клара Хәйретдинова классына эләктем. Аңа бик рәхмәтлемен, ул гына миңа ышанды. «Юк, мин аны алмыйм, ул эстрада җырчысы бит», – дип әйтәләр иде миңа. Шулай итеп, минем опера өлкәсендә иҗат юлым башланды. Шулай булыр дип кем уйлаган?

«Татар моңы» бәйгесендә катнашып карарга укытучым Клара Хәйретдинова тәкъдим итте. Мин аның классында Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә укыдым. «Татар моңы» конкурсы – минем өчен якын, кирәкле конкурс. Чөнки монда миңа һәр катнашучы, һәр кеше якын, җылы. Монда рәхәт. Җиңүе җиңел бирелде.

Дулкынлану, әлбәттә, бераз гына булса да була. Ул булырга тиеш тә. Мин кечкенәдән концерт-спектакльләрдә, Камал театрында күмәк рольләрдә катнаштым. Шуңа күрә тәҗрибәм бар, – диде җырчы.

Диләрәгә беренче сорауны биргәндә, җавабын уйлап кына әйтте. «Хәзерге вакытта итальян теленнән тәҗрибә туплыйм. Баш мием бер телдән икенче телгә күчә», – дип елмайды ул.

– Италиягә опера театрына эшләргә барам. Июньдә тыңлаулар булды, мине анда чакырып алдылар. Татар, рус, инглиз, немец, төрек, итальян, француз телләрендә җырлыйм. Мин – полиглот. Казанда туып үстем, Казанның опера театры сәхнәсендә чыгыш ясарга, монда эшләргә, мәдәниятебезгә хезмәт итәргә бик тә хыялланган идем...

«Ла Скала» театрына эшләргә бармыйсызмы?» – дигән сорауга яшь җырчы: «Әлегә җавап бирәсем килми, сер булып калсын», – диде.

Диләрәнең җырлавын бер дә ишеткәнем булмаган. Аның яңгыравыклы, көчле, киң диапазонлы тавышын ишеткәч, «Артист кызы булганга шундый урын бирделәр микән?» дигән уйларым мизгел эчендә таралды да бетте. Нәрсә генә дисәгез дә, Диләрәдә талант бар. Кыз әти-әнисенә дә, укытучысына да кызыллык китермәгән. Өстәвенә, карьерасын чит илдә төзи башлый. «Афәрин!» – генә диясе килә. Тамашачы нәрсә генә уйласа да, «талантларыбыз туган якларыннан китеп бара» дип күпме зарланышсалар да, мин аның өчен бик шат. Чөнки чит илдә талантларны күрә беләләр, зурлый беләләр һәм, гомумән, кулда гына күтәреп йөртәләр. Бездә генә ул мөнәсәбәт кайчанрак үзгәрер икән?.. Диләрә мондый таланты белән моңа лаек түгелме әллә? Бик лаек.

«Тере тавыш белән башкаруга әйләнеп кайтабыз»

Сәхнә артында ниләр генә күрмисең: кулларына костюмнарын тоткан, бизәнеп-төзәнеп йөрүчеләре дә, үзенең бүлмәсенә бикләнеп, тавышын көйләүчеләрне дә, бер-берсенә мәзәкләр сөйләп торучылар да бар. Тамаша башланырга әле ярты сәгать вакыт бар иде. Наил Сәгъдиев белән Рәсим Низамовның үзләрен бик тыныч тотуларына аптырап киттем: кайдандыр журнал өстәлен өстерәп-тартып чыгардылар, урындыкларына утырыштылар да кәрт «суга» башладылар. Аларны бу уеныннан аеру бик авыр, мөмкин эш түгел иде: «Сорауларыгызга соңрак җавап бирербез», – дип калдылар.

Аларны яннан гына күзәткән Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров һәм Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина бер почмакта утырып тора иде.

– Мондый конкурслар бик кирәк, – диде Җәвит абый. – Алар, беренче чиратта, тәрбияви, бу – халкыбыз мирасына күз салу, дигән сүз. Заманча җырлардан гына торган концертлар яшьләр өчен инде ул. Конкурслар дигәннән, Башкортстанда бик күп бәйгеләр уза. Анда «Татар моңы» да, «Оҙон көй» дә, «Башкорт йыры» да бар. Конкурсларның алып баручысы буларак, шул күренешкә шаккатам: анда авыллардан килгән талантлы егетләр халык җырларын башкара, ул – шаккатмалы хәл. Хәзер бездә бу күренеш сүрәнәйде.

Конкурсыбызның исеме генә дә ни тора! Илһам Шакиров исемендәге. Аның җырлары – мәңгелек. Ул – табын җырлары, халык җырлары. Шуңа күрә мин бу конкурсны хуплыйм, озын гомерле булсын. Киләчәктә дә шундый матур бәйгеләр булсын иде, – диде ул.

– Өметле яшьләр күп. «Халык җырлары бетә» диләр, бетми алар. Җырлаучы яшьләребез күп. Конкурсның дәрәҗәсе дә зур, якташым буларак та, Илһам абый белән горурланам. Үзебез дә – күп кенә конкурсларда катнашкан кешеләр. Бәйгеләр гел борчылдыра, дулкынландыра, нервылар да бетә... Шулай булса да, ул кирәк. Шундый конкурсларда чыныгасың, алга таба барырга ул бер этәргеч була. Яшьләргә уңышлар телим, – диде Гөлдания апа.

Репетиция бүлмәләренең берсендә Илгиз Мөхетдиновны очраттым. Аны белмәгән кызлар юктыр: кызларны үзенә төс-кыяфәте, тавышы белән гашыйк иткән, татар эстрадасының яшь, талантлы һәм өметле җырчысы ул. Шулай ук, «Татар моңы»нда «Академик» вокал» номинациясендә җиңүче.

– Музыка көллиятендә укыган чакта да конкурсларда катнашканым булды. «Калфаклы сандугач», Ваһапов фестивале һәм «Татар моңы». Әлләни күп катнаштым, димим, күбрәк укырга теләк бар иде. «Татар моңы» киләчәктә сәхнәдә нык басып тору өчен терәк булачак. Монда төрле шәхесләр, коллегаларың белән күрешеп, әңгәмә корасың, үзең өчен нәрсәдер ачасың, ныгытасың. Авыр этаплары була, киләчәктә бу сиңа кызык кына, аеруча тере оркестр яисә баян белән чыгыш ясау – бөтенләй икенче. Тере тавыш белән башкаруга әйләнеп кайтуыбызга бик шатмын. Концертларда да күбрәк уен кораллары белән җырларга чакыралар, бу – бик яхшы күренеш, – диде Илгиз.

Салават Фәтхетдинов: «Тавыш Аллаһы Тәгаләдән бирелә. Ул йә бар, йә – юк»

Татарстанның һәм Башкортстанның халык, Россиянең атказанган артисты, «Татар моңы» бәйгесенең жюри рәисе Салават Фәтхетдиновка аерым бүлмә биргәннәр. Бүлмәдә «Салават» җыр театры, Салават абыйның дуслары (әйтик, Филүс Каһиров) бар иде. Салават абыйның фикерен дә белмәгәч, бирегә килүнең, гомумән, мәгънәсе булмас кебек.

– Дөресен әйткәндә, башкару стиле, манерасы үзгәрә, – диде ул сүзенең башында. – Моң очсызлана. Татарның хәятен, халәтен ача торган җырларны башкарырга курка яшьләр. Күбрәк үзләре язган җырларны җырлыйлар. Моның сәбәбе дә бар: соңгы арада авторлык хокуклары белән проблемалар зур. «Үз җырыма үзем хуҗа» диләр дә, үзләре язалар, үзләре җырлыйлар, үзләре тыңлыйлар. Киләчәктә чын татар моңына басым ясасыннар иде, дип хыялланам.

Үземнең укучыларга таләп бик зур, үземнекеләр өчен борчылмыйм. Кайберсен беренче турда ук төшереп калдырам, катнашып карыйсы килгәннәр катнаша. Нәрсә дисәң дә, чын татар моңын җиткерә белүчеләр йә Башкортстаннан, йә Татарстаннан. Төмән яки Омскидан килүче яшьләр чиста итеп, моңлы итеп татарча җырлый белми.

– Конкурсларда җиңеп тә, киләчәктә җырчы булу хыялына ирешә алмаганнарны беләм. «Татар моңы» яшьләргә күтәрелеп китәр өчен, үз юлларын табар өчен бер этәргеч була алыр идеме?

– «Татар моңы»нда гына түгел, теләсә кайсы конкурста кешенең язмышы хәл ителә. Җырчыны, артистны яратмаган халык юк. Татар халкында бигрәк тә. Артистны күрсәләр, мөкиббән, гашыйк булалар. Ләкин җырчыны яраткан өчен генә җырчы булып китәргә кирәк, дигән сүз түгел. Шуңа мин гадәттә усалрак, ныграк итеп әйтергә тырышам, чөнки кеше язмышы бит бу. Кайвакыт: «Бу юлдан китсен, башка эш тапсын», – дип әйтәм. Артист булып китеп була, әмма җырчы булып китүе авыр. Без, укытучылар, аларны шомартабыз, өйрәтәбез генә. Тавыш Аллаһы Тәгаләдән бирелә. Ул йә бар, йә – юк.

Конкурслар бик күп. Кирәге дә бар, кирәкмәгәне дә. «Болгар» радиосы, «Татар» радиоларының үзләренең бәйгеләре бар, Рифат Фәттахов үзенчә гран-при өләшә...

Ул турыда бәхәс булды инде. Конкурс ясыйлар, без укыткан балаларны алалар да, «эш күрсәтәләр». Мин беркайчан да Фәттахов белән бер дулкында булмаячакмын. Без яшьләрне табабыз, шуларны 4-5 ел укытабыз. Аларны эләктереп алалар да, балаларның язмышын бутап, бозып... Алар ярты гомерен Фәттаховка эшли, ярты гомерен судлашып йөри.

«Татар моңы»нда икенчерәк: мин балаларның язмышы белән һәрвакытта да кызыксынам. Ник болай иттең, ник болай итмисең, дим. Мин аларның берсен дә ташламыйм. Рифат, Данир, Рәфил һ.б – барысы да киңәшләшеп тора. Безнең судлашып йөри торган мөнәсәбәт түгел.

Татар моңы белән җырлау өчен баштан татар булып туарга кирәк, күңелең белән дә, җаның белән дә. Бөтен кеше дә җырлый алмый, булдыра алмый, – диде ул.

«Бәйгенең киләчәге бар»

Салават Фәтхетдинов «Татар моңы» бәйгесенә Илһам Шакиров исемен бирүне сораганнарын әйтте.

– Безнең сорауны канәгатьләндерделәр. Бәйгенең киләчәге бар. Илһам Шакиров – зур исем. Миңа калса, Тукай премиясеннән кала, ул икенче урында яисә бер дәрәҗәдә булырга тиеш. Без бу исемне югары күтәрергә тиеш, моннан да зур конкурс булырга тиеш түгел.

Бәлки, Илһам Шакиров премиясен сәнгать әһелләре арасында үткәрергә кирәктер. Язучы, режиссер, актер һ.б. булырга мөмкин ул. Алар арасында эшләп булмас иде микән, дим.

Беренче премияне мин, ике дә уйламыйча, Филүс Каһировка тәкъдим иттем. Чөнки аннан да дөресрәк, моңлырак җырлаучы җырчы әлегә юк. Моңлы җырчы булмасамы? Тагын Филүскә бирәбез.

Илһам абый бик философ кеше иде, мәрхүм. Аның акылына шакката идем мин. Болай сүлпән генә барсак, 10 елдан безнең балалар: «Кем соң ул Илһам Шакиров?» – дип сорарга мөмкин. Әйткән белән әйтмәгән бер түгел, гел әйтергә кирәк.

«Илһам Шакировның җырларына авторлык хокуклары булырга тиеш түгел»

Салават Фәтхетдинов Илһам Шакиров репертуарындагы җырларны халыкка башкарырга рөхсәт бирергә кирәклеген әйтте:

– Бу фикерне Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевка да җиткердем. Илһам абыйның җырларына бернинди авторлык хокуклары булырга тиеш түгел, аны халыкка башкарырга рөхсәт бирергә кирәк. Кем тели, шул җырласын. Алайса бетә. «Илһам Шакиров репертуарындагы җырлар бернинди кысаларга да кертелми, Россия авторлык җәмгыяте тарафыннан эзәрлекләнми, штрафлар булмый» дигән закон чыгарга тиеш.

Илһам Шакиров башкарган җырлар – халыкныкы. Илһам абый киткәч, аның туганнары күп табылды. Шул мәсьәләне хәл итүне күздә тотам. Ничек тә булса, закон нигезендә, Илһам абый репертуарындагы җырлар – халык җырлары дип саналсын, дигән мәсьәләне хәл итәргә телим», – диде җырчы.

Фердинанд Сәлахов: «Талантлар беркайчан да кимеми»

Фойеда Татарстанның халык артисты, «Татар моңы» бәйгесенең жюри әгъзасы Фердинанд Сәлаховны очраттым.

– Конкурста катнашырга теләүчеләр күп. Видеоязмаларын дөньяның төрле почмагыннан җибәрәләр, чөнки «Татар моңы» – киң популярлаштырылган, мәртәбәле бәйге. Бик күп матур тавышлар бар, талантлар беркайчан да кимеми, беркайчан да бетмәячәк. Кайберләрен эзләргә, табарга туры килде: музыка училищесы, консерваториягә юллама бирдек, бәйгедә катнашып карарга тәкъдим иттек, әти-әниләр белән сөйләшүләр дә булды. Әйтик, Ярамир Низаметдиновны шулай табып китергән идек. «Татар моңы»нда табылганнар, санап китсәң, бик күп. Сәхнәгә чыккан яшьләр аның кирәклеген исбатлап тора, – диде ул.

Салават Фәтхетдинов лауреатларны котлый: «Сәхнәгә менгән хатын-кызларны киендерүдән башлап җибәргән идек...»

«Татар моңы» гала-концертын Тамашаны фестивальнең алыштыргысыз алып баручысы Зөлфәт Зиннуров һәм Чулпан Хаҗиева алып барды. Зөлфәт Зиннуров әйткәнчә, гала-концертта хөкемдарлар сайлап, бөртекләп җыйган иң-иңнәр генә чыгыш ясады.

– Әле дә хәтеремдә: мин сиңа сәхнә артыннан сокланып карап тора идем, – диде Чулпан Хаҗиева. – Син бер дә үзгәрмисең, – дип мактады ул Зөлфәт абыйсын.

Зөлфәт исә бер дә җавапсыз калмады:

– Берничә килограммга матурландым, берничә җыерчыкка баедым, әле бит мин өчләтә әти дә булдым. Мин дә сине хәтерлим: син дә бит «Татар моңы» конкурсын алып бардың. Вакыт дигәннәре... «Без картаймый, кем картайсын» дип, әби-бабайларыбыз юкка гына әйтмәгәндер.

Алып баручылар бәйгенең төрле номинацияләрендә җиңүчеләрне сәхнәгә дәште.

«Татар моңы»ның дүрт номинация буенча җиңүчеләре акчалата бүләкләргә, дипломнарга ия булды. «Халык җыры» номинациясендә – Алинә Гыйльметдинова, «Инструменталь башкаручы»да – Алмаз Ахунов, «Эстрада вокалы» номинациясендә Вилнур Әдилов белән Гөлназ Муллаәхмәтова, «Академик вокал» номинациясендә Диләрә Төхвәтуллина белән Илгиз Мөхетдинов җиңүчеләр дип табылды.

Гала-концертына килә алмаган лауреат та бар иде. «Без үзебезнекеләрне ташламыйбыз», – диде Зөлфәт Зиннуров. Бүгенге көндә Россиянең кораллы көчләрендә армия сафында булган Айнур Исламовның видеоязмасын куйдылар. Ул – тумышы белән Башкортстанның Бүздәк районыннан.

Соңрак «Татар моңы»нда кавышкан җырчы парларны да атап үттеләр. Саный китсәң, концерт та сузылыр иде. Шуңа күрә концертка килә алган парларны сәхнәгә чакырып, аларның танышу тарихлары турында бәян ителде. Алар арасында Алинә һәм Азат Кәримовлар, Эльмира һәм Рафил Җәләлиевлар бар иде. Моннан тыш, Филүс Каһиров, Рөстәм Насыйбуллин, Резедә Галимова, Сиринә Зәйнетдинова, Зөлфия Шакирова, Рәсим Низамов, Гөлдания Хәйруллина, Базарбай Бикчәнтәев, Алмас Хөсәинов, Салават Фәтхетдинов чыгыш ясады.

Җиңүчеләргә бүләкләрне «Татар моңы» конкурсының жюри рәисе, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов тапшырды.

– Бәйгене 2008 елда башлап җибәрдек. Сәхнәгә менгән хатын-кызларны киендерүдән башлап җибәргән идек. Күреп торасыз, бик матур киенгәннәр. Без киендерәбез, кемдер чишендерә. Безнең конкурс бик матур һәм итәгатьле. Тыйнак итеп җырлый белү һәм күренә белү – Илһам абыйның да теләге иде. Бу – күңел ача торган шоу түгел. Бәйгенең киләчәге озын булса иде. Милләтебез моңлы, халкыбыз тырыш. Шуңа күрә безнең матур яшәргә хакыбыз бар, – диде ул.

Арабыздан киткән Илһам Шакиров «Татар моңы»на «кайтты»: «Халкыбызның моңын онытмасыннар иде»

Соңыннан бәйге җиңүчеләре «Татар моңы» бәйгесе гимнын җырлады. Аккомпанементны Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры уйнады.

– Фестивальләр, конкурслар ачыла, ябыла бара. Ә менә «Татар моңы» бәйгесе туры юлдан атлый бирә. Моның сере бик гади: ул – халыкчан, милли, ул – татар җырына якын булган фестиваль. Жюри әгъзалары да һәр катнашучы белән үз балаларыдай сөйләшә, киңәшләрен бирә, алар өчен янып-көеп йөри. Халкыбызның үткәнен бүгенгесе белән тоташтыручы күпер, моң күперенең киләчәге ныклы булсын. Татар җыры беркайчан да югалмасын, бары тик югарыга гына омтылсын иде. Арабызда талантлы, милләтпәрвәр яшьләр булганда ул яши, Алла боерса, – дип тәмамлады кичәне алып баручылар.

Соңгы сүз Илһам абый Шакировның үзенә бирелде. Экранда аның әңгәмәсеннән өзекне куйдылар. Әйтерсең, Илһам абый безнең арада басып, чыгышларны күзәтеп тора иде. Аның бүгенге көндә дә актуаль булган сүзләре яңгырады:

– Халык җырын, халкыбызның моңын онытмасыннар иде. Шул вакытта милләт яшәр. Әгәр үзебезнең динне, моңны, музыканы онытсак, милләт бетә дигән сүз. Милләтне дин, милли моңыбыз яшәтә, – диде ул.

  • «Татар моңы» Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсы 2008 елдан башлап ел саен үткәрелеп килде. 2019 елда, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән, конкурска РСФСРның халык артисты Илһам Шакиров исеме бирелде. 2019 елдан бәйге өч елга бер тапкыр уздырыла.
  • Конкурсның географиясе: Англия, Чехия, Польша, Черногория, Бельгия, Кытай, Финляндия, Украина, Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан. Россиядән: Татарстан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Кырым, Башкортстан, Удмуртия, Марий Эл, Чувашия Республикалары, Киров, Оренбург, Ульяновск, Түбән Новгород, Курган, Чиләбе, Свердловск өлкәләре, Магнитогорск, Сургут, Новосибирск һ.б.
  • Ун ел эчендә бәйгедә Россиянең төрле нокталарыннан һәм чит илләрдән килгән 5000нән артык яшь башкаручылар катнашты. Гала-концертта быелгы һәм узган еллардагы «Татар моңы» конкурсы җиңүчеләре, шулай ук жюри әгъзалары чыгыш ясады.
  • Конкурсны оештыручы – Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе. Конкурсны гамәлгә куючы – Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды, Бөтендөнья татар конгрессы, «Салават» эстрада җыр театры.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100