Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар малайны басу таптауда гаеплиләр: “Шул игенне таптаган өчен сезгә штраф язырга кирәк”

Популяр татар блогеры Татар малай инстаграм аккаунтына хатыны Илүзә белән басуда биеп төшкән видеоязманы урнаштырган. Инстадуслары видео астына күп кенә фикерләр калдырган. Алар арасында тәнкыйть сүзләре дә юк түгел. 

news_top_970_100
Татар малайны басу таптауда гаеплиләр: “Шул игенне таптаган өчен сезгә штраф язырга кирәк”

“Эшсез интегәләр болар”

“Шул игенне таптаган өчен сезгә штраф язырга кирәк”

“Ашлык таптап нишләп йөрисез?”

“Нәрсә куярга белмиләр, акча нишләтә кешене”, - дигән фикерләр язганнар. "Апа җаным, бушлай биибез", - дип җавап язган Татар-малай.

“Бәби көтәсез ахры?” - дип тә сораган берәү.

Әлеге комментарийларга карата Ринатның фикерен сорадык.

Ринат, яңа керткән видеоязма астына хатыныгызны авырлы дип язалар, бу дөресме?

- Юк. Авырлы булса да әйтмәс идем. Ләкин хәзер төгәл әйтәм - авырлы түгел. Карап барсагыз, Илүзә белән төшкән һәрбер фото астына шулай язалар.

- Басуны таптагансыз, штраф салырга кирәк дип язганнар, килешәсезме?

Басуны таптаганга штраф салуларын беренче тапкыр ишетәм. Гомумән, нәрсә генә төшереп кертмә, кеше кызык итеп тәнкыйтьләп ата. Штраф түләтерлек итеп, күп урынны таптамаганбыздыр дип уйлыйм инде мин. Әйе, мин басуга кердем һәм таптадым. Ләкин бу глобаль рәвештә таптау түгел. Бүген шундый фикер язучыларга җавап итеп видео төшердем. Видеода мин лейка тотып, шул җиргә барып, шул җиргә күрсәтеп су сибеп йөрим. Карарсыз.

- Комментарий язучы кешеләрнең тәнкыйть сүзләренә ничек карыйсыз?

- Соңгы арада тәнкыйть сүзләре бик аз. Элек бик күп иде алар. Шундый, алдан уйламыйча кичә төшерелгән видео тәнкыйть сүзләре уятты. Әни дә язды: “Улым, бу видеоны алып ат инде, икмәктә йөрисез бит”, -ди . Дөресен генә әйткәндә мин тәнкыйть сүзләренә ияләнгән. Тәнкыйтьне генә түгел, уңай фикерләрне дә укырга кирәк. Алар күбрәк. Шуңа күрә бу гадәти әйбер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100