Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар малай: Мине татар теле танытты

Беренче татар блогеры Ринат Галиәхмәтов, ягъни Татар Малай "Татар-информ" агентлыгына биргән интервьюсында татар блогерларының күбәюе, аларның киләчәге, интернетта татар теленең элек һәм хәзер ни дәрәҗәдә куллануы һәм үзенең татар телен ничек өйрәнүе турында сөйләде.

news_top_970_100
Татар малай: Мине татар теле танытты

"Элегрәк татар хәрефләрен рус хәрефләре белән алыштыралар иде"

–  Ринат, Сез хәзер иң популяр татар видеоблогеры. Соңгы елларда татар блогерлары арасында нинди тенденция күзәтелә? Татарлык популярлашамы, әллә, киресенчә, бетә барамы?

– Мин соңгы бер ел эчендә булган статистика буенча әйтә алам. Мин 2016 елда Татар малай буларак танылдым. Нигә икәнен белмим, күзәтүләр буенча шуны әйтә алам: элегрәк кешеләр татарча язарга ояла иде. Татарча язсалар да татар хәрефләрен рус хәрефләре белән алыштыралар иде: ә хәрефен “э” , “а” хәрефләре белән алыштыралар иде. Хәзер тенденция үзгәрде. Татар блогерлары да бар, инстаграмда, Вконтактеда төркемнәр дә да ачыла. Күренеп тора: татарча хәрефләр белән язарга тырышалар. Бу пиар өчен генә түгел, ә чын күңелдән, үзләренең теләге буенча эшләнә.

Интернетта татар блогерлары күбәйде

Элегрәк интернет матур фотолар өчен генә кебек иде - ашау-эчү, затлы машина фотолары белән социаль челтәрләр тулган иде. Без - күбебез авыл кешеләре. Шуңа хәзер бәрәңге алуны да, печәндә булганны да, дуслар белән күл буенда ял иткәнне дә рәхәтләнеп төшерәләр дә оялмыйча интернетка куялар. Минемчә, интернетта тенденция бик зур. Санап та китеп була. Мәсәлән, төрле татар блогерлары бар: Әлмәттән Ләйсән, Идрис, Искәндәр, Булат Браво, кызык-мызык дигән сәхифә бар. Элегрәк юк иде болар, хәзер без бик күп һәм интернетта да үсеш күренә.

–  Сез моны нәрсә белән аңлата аласыз?

 – Кызык сорау, нәрсә белән аңлатып була моны?

 –  Шул оялу бетү белән бәйлеме ул?

 – Нәрсә белән бәйле безнең бу оялу... Кешенең үзен танытасы килә. Интернет аша, социаль челтәрләр аша кешегә ишекләр ачылды. Хәзер танылыр өчен җырларга да кирәк түгел, биергә дә кирәк түгел, интернет аша рәхәтләнеп оялмыйча татар телендә сөйләшеп, танылу мөмкинлеге бар. Яшьләр хәзер шуны аңлады. Әле мондый сорау биргәннәре юк иде, кызык сорау булды. Минем фикер шундый.

 – Ә сез ничек уйлыйсыз, интернеттагы блогерларның үсеше татар теленә нәрсә бирә?

 – Беренчедән, минем сәхифәне алсагыз, анда Татарстан гына түгел, бөтендөнья татарлары, татар телен белми торган күп кешеләр бар. Шуңа да карамастан, алар язылган, алар синең сөйләшүен матур дип тыңлый. Алар татар телен белмәсә дә, сөйләшмәсә дә, минем сәхифәләрне карый, тырыша, аларның татарлык элемтәләрен югалтасы килми.

“Синең нәрсә әйткәнне аңламыйм, ләкин миңа ошый, кайчан да булса телне өйрәнәчәкмен”, диләр

“Сялям, как дела?” дип, татарча сүзләр кыстырып, миңа язалар да, “Синең нәрсә әйткәнне аңламыйм, ләкин миңа ошый, кайчан да булса телне өйрәнәчәкмен”, диләр. Димәк, алар бөтенләй руслашмый, руслашсалар да барыбер татар тамырларын онытмый.

“Татар яшьләре көннәрендә җыелган һәркемнең исеме матур: Чыңгыз, Рөстәм, хәтта Максим да үзен Мәгъсум дип атый”

Без татар яшьләре көннәрендә булдык. Монда 30 төбәктән яшьләр җыелды. Күбесенең исемнәре матур – Чыңгыз, Рөстәм, хәтта Максим да үзен Мәгъсум дип атый. Алар бөтенесе тарихны белә, татарча сөйләшә (татарча бик матур сөйләшмиләр, ләкин тырышылар), бии, җырлый. Алар бердәмлектә үсә, төрле төбәктән булса да, тарихны безгә карый күбрәк белә. Аларны тарихны, мәдәниятне онытырга ярамый дип тәрбиялиләр.

Темадан читкә киттем. Интернетта хәзер 50-70 процент яшьләр. Тамчыдан күл җыела, диләр. Шул тамчы татар телен сакларга, тамырларны онытмаска, бер-беребезгә берләшергә мөмкинлек бирә.

 “Әгәр мин рус сүзе куллансам, нигә русча сөйләшәсең диләр”


    “Ябылырга кирәк түгел”

Булат Браво, мәсәлән, татарлар турында вайннарны төшерде. Хәзер русча төшерә. Татарлар турында башка илләрдә дә белсеннәр өчен эшли ул боларны. Без татарча гына сөйләшсәк, үз казаныбызда гына кайныйбыз булып чыга. Русча да сөйләшсәк, үзебезнең кем икәнне башка кешеләргә дә белдерәбез. Ябылырга кирәк түгел.

Мин шул капкынга эләктем инде. Мин гел татарча сөйләшкәч, берәр русча сүз әйтсәм, “Син русча да сөйләшә беләсеңмени?” диләр. “Беләм инде. Мин Рәсәйдә үскән малай. Я и по-русски без акцента говорю”, - дим.

Рус сүзләре кушып сөйләшкәнгә мине интернетта “ашадылар” 

– Бу күренеш интернетта еш күзәтелә. Аеруча Фейсбукта. Мәсәлән, татар кешесе русча пост язып куйса, аны шунда ук нишләп татарча язмадың дип, тәнкыйтьли башлыйлар. Бу дөресме? Татар теле проблемалары турында русча фикер алышуга ничек карыйсыз?                                                             

 – Мине иң беренче “Болгар” радиосына интервьюга чакырдылар. Мин үзем элегрәк татарча бик начар сөйләшә идем. 

Тәнкыйтьләүчеләргә дә рәхмәт. Хәзер минем хаталарны әнием төзәтә, апаларым күзәтеп тора. Мин моңа уңай карыйм, чөнки кайбер сүзләрне белмим, әдәби телдә дә сөйләшмим, гади генә сөйләшәм. Татар яшьләре көннәрен мисалга китерәм. Элегрәк мин дә нишләп бу шулай ямьсез сөйләшә, дип тәнкыйтьли идем. Сөйләшсә матур сөйләшсен, матур сөйләшмәсә гел сөйләшмәсен дип уйлый идем. Хәзер минем фикер үзгәрде. Мин төрле ил кешеләре белән аралашам, алар тырышалар, сөйләшә белмәгәнгә тәнкыйтьләргә кирәк түгел.

Татар малай нинди телдә уйлый?

 “Нинди телдә уйлыйсың?” дип сорау бирәләр. “Татар малае бит, татарча”. “Татарча булса, син гел татарча гына, матур итеп сөйләшер идең” диләр. Мин элегрәк русча гына сөйләшә идем, димәк, мин русча уйлыйм, тәрҗемә итәм дә сөйләшәм. Хәзер исә мин 50 гә 50 дип уйлыйм, яртысын татарча, яртысын русча. Кайбер чакта сөйләмдә тоткарлану була. Мин башта русча уйлыйм, тәрҗемә итәм дә фикеремне җиткерәм. Минем кебекләргә берни дә әйтергә кирәк түгел. Яза икән русча, язсын, ләкин инде татарча сөйләшсен. Әмма гомумән татарча белмичә язарга кирәкми, азрак булса да белергә кирәк.

Татар малай “Ялкын” журналын укый 

–  Сез татар матбугатын укыйсызмы?

 – Әйе. 

 – Татар матбугатына нәрсә җитми?

 – Элегрәк бик укымый идем. Әйтеп китәм: минем өйдә телевизор юк, мин телевизор гомумән карамыйм, аны “зомбоящик” дип саныйм. Укыган чакта да үземә ошаганнарын гына укыйм. Мин кызык журналлар укыйм. Мәсәлән, “Ялкын”ны укыйм, чөнки ул кызык, анда сәясәт юк. Мин сәясәтне яратмыйм.

 Мин берәр кызык әйбер тапсам, күп кешегә җиткерәм, миңа журналистлар да яза, без дә ул темага язган идек, диләр. Мин гади тел белән язам, тегендә булдым, монда булдым дип, журналистларның текстларын алып куям, чыганагы шунда, кереп карагыз, кызык дип күрсәтәм.

 – Татар матбугатында нәрсә ошап бетми, нәрсә җитми?

 – Ошап бетмәгәнен укымыйм мин.

 – Рус матбугаты белән чагыштырганда, нәрсә җитми?

 – Кызганычка каршы, бу сорауга җавап бирә алмыйм. Мин шундый кеше: нәрсә күрәсе килә, шуны күрәм. Үзем гел позитив яктан булгач, гел позитивны гына эзләргә тырышам, шуңа күрә, берәр нәрсә ошамаган булса да мин аны күрмичә генә китәм.Хәзерге вакытта мин укыган матбугат миңа тулысынча ошый.

“Мәктәптә татар теле дәресләрен тик кенә утырып үткәрдек 

 – Татар китапларын һәм матбугатын укучы калмаячак дигән пессимистик фикерләр әйтелә. Әмма сезнең сүзләрдән чыгып караганда калачакка охшаган? 

–  Калачак! Беләсезме ни өчен калачак? Чөнки барысы да үзебездән тора. Мин 1-9 классларда татар сыйныфында укыдым, 10-11 сыйныфларда да татар теле булды. Әмма дәресләр ничек үтте? Кереп утырабыз дәрескә, укытучы безгә: “Ярар, тыныч кына утырыгыз, мин үз эшемне эшлим, ә сез...” Ярый инде ул вакытта телефоннар булмады. Без нәрсә эшләгәнбездер белмим, ике ел шулай бер әйбер дә эшләмәдек. Институтта татар теле булмады. Эшләгәндә татар коллективы булса да русча сөйләштек. 

"Былтыр татарча сөйләшергә өйрәнергә дип максат куйдым"

 Мин былтыр гына үземә татарча сөйләшергә дип максат куйдым. Дуслар да: “Син хәзер гел татарча сөйләшәсең әллә?” – диләр. Авыл егетләре килә: “Ренат, син хәзер гел татарча сөйләшәчәксеңме?” – диләр.  “Аңлыйсыз икән, татарча сөйләшәм, аңламасагыз, русча сөйләшәм”, - дим. Шуңа күрә татар теле интернетта бетмәячәк. Барысы да үзебездән, әти-әниләрдән тора. 


"Кибеттә сатучының алкасында татар орнаменты булса, аның белән татарча сөйләшәм"

 Бу ялларда абыем кечкенә малае белән килде. Татарча сөйләштерәм, сөйләшми. “Бу нинди рус малае?” – дим. Татар китабы бүләк иттем малайга, укытыгыз, тикшерәм, дидем. Бөтенесен татарча сөйләштереп була. Кибеттә сатучының алкасында татар орнаменты булса, мин аның белән татарча сөйләшәм. Начар белсә дә, тырыша сөйләшергә.

"Беренче белемем - тикшерүче"

 – Белүебезчә, сезгә кешеләр үзләре үк үтенечләр белән мөрәҗәгать итә. 

–  Бер мисал, әйтергәме, юкмы инде аны - Мьянма турында. Минем үземнең беренче белемем юридик, тикшерүче булмакчы идем. Шунлыктан берәр тема килеп чыкса, мин аны җентекләп өйрәнәм. Мьянма турында кешеләр репост ясый башлады. Мин моның тарихын белим әле дип, эзләдем, видеоларын карадым. Видеоларның күбесе 2012 елгы, ул проблема электән үк булган. Алар хәзер генә халыкка чыгарылган. Мине ул постны нигә куймысың дип тәнкыйтьли башладылар. Петиция турындагы сылтаманы сториска куйдым, анда 11 мең кеше керә, кирәк икән тагын куям, ләкин үземнең битемә куймыйм дидем. Ник куймыйсың дип сораучыларга “нигә үзең куймадың, синең язылучыларың да күп” дим. “Тамчыдан күл җыела. Син хәбәр куйдың, синнән икенче кеше күрде, шулай тарала, нигә син үзеңнән башламыйсың?” дим. Шуннан соң бер сүз дә әйтмәделәр.

“На каком бы ты языке не разговаривал, гордись, что ты татарин”

 – Әгәр дә без Татарстанны һәм читтәгеләрне чагыштырып карасак, Татарстаннан читтә мәктәпләрдә татар теле укытылмый, анда татар телен беләләрме?

 – Мин үзем гади кеше булгач, бик йөреп булмый. Күптән түгел Урта Әләзәнгә Сабантуйга бардым. Мин шаккаттым: бөтен кеше татарча сөйләшә, Татарстаннан китмәгән дә кебек. Аларның анда татар мәктәпләре бардыр инде анда, әйеме?

 – Бар. Әләзән классик мисал түгел. 

–  Шул ук татар яшьләре көннәренә татарлар килде бит. Алар татар телендә сөйләшмәсә дә, татарча шигырьләр сөйлиләр, татарча җырлыйлар. Мин татар яшьләре көннәреннән соң пост куйдым: “На каком бы ты языке не разговаривал, гордись, что ты татарин”. Русча яздым. Нинди телдә сөйләшсәң дә, үзеңне татар дип хис итү горурлык дип уйлыйм. Әгәр татар дип горурлансаң, ул да зур бәхет. Ул төрле төбәкләрдә яшәүче татарларга багышланган махсус девиздыр, бәлки. Аларны кимсетәсе килмәде, аларның да тырышлыгын күрәм, шуңа күрә дә шундый сүзләр әйтелде.

 – Соңгы арада Шамил Идиатуллин, Илдар Әбузәров, Гүзәл Яхина язган популяр рус телле китаплар чыкты. Язучылар арасында шундый дискуссия башланды: рус телендә язган татар язучысы ул татар язучысымы, әллә рус язучысымы, сезнең фикер нинди?

 – Фикеремне мисал белән аңлатасым килә. Мин иң беренче сәхифәне алып барганда, аларны татар теле дәресләре рәвешендә алып бардым. Мәсәлән, машинада барам. Бүген “бөке” сүзен өйрәнәбез, бөке – пробка. Шул рәвешле ун дәрес алып бардым. Миңа бер кеше әйтте: “Син моны кемгә өйрәтәсең?” – ди. “Татарларга өйрәтәм, татар телен белми торган кешеләргә”, - дип әйтәм. “Ник син моны татарча әйтәсең? Алар сине барыбер аңламый бит?” – ди. Димәк, миңа, татар сүзен аңлатып, русча сөйләргә кирәк булган. Мисал өчен, “Я еду в машине. Сегодня будем учить татарское слово — пробка – бөке”. Кызганычка каршы, мин ул китапларны укымадым, безнең 95 процент татарлар русчаны да белә. Әлеге язучыларның русларга да уй-фикерләрен белдертәселәре килгәндер. Монда тәнкыйть кирәкми. Минемчә, алар татар язучылары.

"Бездә халык ачыклыктан курка"

– Татар телен, мәсәлән, интернетта популярлаштыру өчен, дәүләт нәрсә дә булса эшләргә тиешме һәм эшли аламы?

 – Эшләргә тиеш. Тагын бер мисал. Бер иптәш егет миңа сылтама җибәрде, “Менә конкурс бара ”Лучшее татарскоязычное СМИ в интернете и обычное СМИ”. Әйдә тырышып кара, бәлки, Татар малаең белән берәр грант отарсың”, ди. Анда 300 мең, бүлешсәләр, 50 мең була инде. Мин үзем турында яза башладым, бер пунктта 50 мең акча миңа ни өчен кирәк дигән сорау бар. Миңа акча кирәк түгел, мин белмим ул пунктны ничек тутырырга. Төп максат - грант отып, дәүләткә барлыгымны белдертү. Бу – татар телен интернетта һәм массакүләм мәгълүмат чараларында популярлаштыру. Башка елларда кем җиңгәнен барлап чыктым. Җиңүчеләрнең исемнәре миңа билгеле түгел. Мин интернет дөньясында күбесен беләм, ә аларның исемнәрен ишеткәнем дә юк. Кая аларның эшләгән эшләре? Дәүләт бер грант белән генә булышмасын иде, ә һәрдаим аның ярдәмен тоеп торсак иде.

"Интернет - ул корал"

Интернет ул хәзер безнең корал, хәзерге массакүләм мәгълүмат чаралары да көч бит. Тел турында сөйли башлагач, элегрәк уй-фикерләремне ишетергә бөтен җиргә чакыралар иде. Мин сәясәтне бик аңламагач, минем уй-фикерләрем дә гади генә, позитив. Безнең дәүләткә төрле интернет-проектлар эшләргә кирәк. Ул язу гына булмасын иде, аның файдасы кирәк. Безнең президентның да бар инстаграммы. Мин инстаграммдагы битемне ике ел берни уйламыйча гына алып бардым, аннан максатчан эшли башладым. Бездә халык ачыклыктан курка. Син ачык булгач, бөтен кеше сиңа сорау бирә ала, шикаять тә була. Безнең Татарстанда тагын нинди сәясәтчеләрнең аккаунтлары бар? Спорт министрының, ә күбесенең юк, күбесе курка...

 – Нәрсәсе куркыныч дип уйлыйсыз? Үзегезгә нәрсәсе авыр булды, тәнкыйть кыен булдымы?

 Монда төзелеп бетмәгән, монда язып бетермәгәнсең дип, мине ачуланырга кирәкми, ә сәясәт кешеләре алар үзләренең эшләрен күрсәтә, шуңа алар курка дип уйлыйм. 

"Мине туган тел танытты"

 – Ничек уйлыйсыз: сезнең сайтны карап, кем дә булса татар телен өйрәнә башладымы?

 – Минем уйлавымча, өйрәнә башламаса да, үзенең фикерләрен үзгәртеп, башкача фикерли башлаган кешеләр бардыр дип уйлыйм. Мин гади халык тормышын күрсәтәм.

 – "Мин татарча сөйләшәм" проектында сүз әйтерсең диделәр. Мин үзем бик оста сүзле түгел, гади генә сөйләшәм. Халык җыелган, нәрсә дип әйтим мин аларга, мин оялам. Язарга җиңел ул. Мине туган телем танытты. Туган тел булмаса, мин танылмас идем. Туган тел миңа интернетта танылырга ярдәм итте. Башкалар да шуны күреп үз фикерләрен үзгәрткәннәрдер дип уйлыйм.

Татарлар туган телдә генә бөтен тойгыларын әйтә ала 

– Татар телен баштан ук яхшы белмәгән кеше буларак, әйтсәгез иде, татар теленең өстенлеге нәрсәдә?

– Бу сорау бераз бүтәнрәк темага булыр. Сездән ничек инстаграмда популяр булырга дип киңәшләр дә сорыйлардыр. Сез булачак блогерларга нәрсәгә игътибар итәргә киңәш итәр идегез? Кайсы телдә эшләргә кирәк?

– Андый сораулар гел килә, гел язалар. Мин бөтенесе белән дә аралашам, берсен дә җавапсыз калдырган юк. Беренчедән, ул кешесеннән тора. Кешенең куйган постларыннан аның психологиясен аңлап була: нәрсә куя ул, нәрсә әйтә, нәрсә килешә аңа, нәрсәне дөрес эшли. Берничә мисал китерәм. Исемнәрен әйтмим. Бер малайга әйтәм: “Бу теманы син күтәрдең. Үзең күрәсең -  ул кешегә ошады. Әйдә ул теманы тирәнрәк яктырт”, - дим. Чыннан да ул әлеге теманы өйрәнеп яктыртты һәм аның интернетт үсеше китте. Икенче бер кыланып сөйләүче малайга үзенең гади тормышы турында гына сөйләргә киңәш иттем. Ул гади тормыш турында сөйләп үсеп китте. Монда һәр кеше үзенчәлекле, шуңа күрә бөтен кешегә булышырга тырышам. Махсус шуның өчен элегрәк “Минем яраткан җырым” дигән сәхифә бар иде. Хәзер мин аны “Татар супер стар”га үзгәрттем. Бу мәйданда 500 генә язылучы. Мин аны үземә куям. Минем 17 мең язылучы. Кеше карый. Безгә кушылалар. Татарларның видеоблогингы элегрәк тә бар иде. Мәсәлән, Фәрхәт һәм Фәрхәд, Исәр Кино. Алар хәзер бетте. Ә аны күтәрергә кирәк, чөнки безнең дә мәдәният үсә, без артта калмаган.

Нигә Татар малай түбәтәй кими?

Кемнең интернетта таныласы килә, алар миңа рәхәтләнеп яза, сөйләшә, мин аларга ярдәм итәм. Миңа авыр түгел ул. Күп эшләсеннәр, гел эшләп торсыннар. Нәтиҗә тиз генә булмый. Минем дә татар малай тиз генә танылып китмәде. Флешмоб җибәргәч, танылып киттем азрак. Һәрвакыт уйланырга кирәк, үзең турында гына түгел, кешеләр турында да.

  Татар малай банкта да  сварщик булып та эшләгән

 Мин үзем, мәсәлән, бик күп эштә эшләдем. Беркайчан да кулны селтәмәдем. Мин банкта да эшләдем, сварщик булып та эшләдем. Эшләргә кирәк, ашаган малда өмет бар диләр, эшләгән малда да өмет бар. 

"Татар телен интернетта үстерәсем килә"

Минем үзебезнең видеоблогингны һәм татар телен интернетта үстерәсем килә. Мин Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов белән күрешкән идем. Ул миннән бу өлкәдә эшләүчеләрне сорады. Мин Булат Бравоны, Кызык-мызыкны атадым, башкалар юк. Шуннан соң үземә икенче күрешүдә, бөтен бармакларны бөгеп, блогерарны мактанып санап чыгарлык булсын дип максат куйдым. Хәзер, чыннан да, мактансаң та була. Мин берүзем генә түгел. Бик күп кеше бер-берсе белән горурланып татарча сөйләшә һәм аралаша.

 – Видеолар төшерү сезнең күп вакытны аладыр. Аның чыгымнары да шактыйдыр. Бу үз-үзен аклыймы?

 – Бу күбрәк акча түгел, ә вакыт. Элегрәк бер минутлык роликны ясар өчен, минем ике сәгать вакыт үтә иде. Хәзер мин остарып беттем. Башта сценарий әзерлим, аннан нинди кадрлар кирәклеген ачыклыйм һәм видео төшерәм. Элегрәк авыр иде, акча да күбрәк китә иде. Төрле бәйгеләр оештырып, "подписчиклар” җыярга кирәк иде. Алар болай гына язылмый, "подписчиклар"ны азрак кыздырырга да кирәк. Шуңа бүләкләр өләшә идем. Хәзер бер-ике тапкыр реклама куям. Аннан кергән акчаны конкурсларга сарыф итәм яки хәйрия чараларына бирәм. Хәзер үзара аккумуляция бара. Тормышымның 70 процентын  инстаграм белән бәйләгәч, кайбер җирләргә, кешегә күрсәтергә материал булсын өчен,  махсус барам. 

"Татар блогингының әле "пигы" булмады"

 – Татар интернетының киләчәген якын арада ничек күзаллыйсыз?

 – Без әле татар блогингы эшенең башында гына, безнең пик та юк әле. Безнең барысы да алда. Мине танылган блогер диләр. Мин танылган түгел, ә башлап кына җибәрүче. Хәзер икенче буын - иренми торган, тырыш яшьләр килде. Миңа 31 яшь, ә яңа башлап килүчеләргә - 20, 19, 17, 16 яшь. Димәк, татар блогингының якты киләчәге бар. Без әле үзебезне күрсәтәчәкбез, фестивальләр дә ясарбыз Алла бирса. Артистлар кебек танылабыз.

 – Сез ничек уйлыйсыз: мәктәпләрдә татар телен укыту мәҗбүри булырга тиешме, әллә юкмы? Әгәр мәҗбүри булмаса, кеше үзе сайлап укыр иде дигән фикерләр дә бар. Аның нәкъ мәҗбүри булуы кешеләрнең гайрәтен чигерә дип ишеткән бар. Үзегез дә мәктәптә укыган кеше буларак, сезнең фикерегез ничек?

– Минем фикер күпләргә ошамас. Без күптән түгел әни белән әлеге темага сөйләшкән идек. Мин әнигә мине рус классында укытасың калгандыр дип әйттем. Нигә шулай дип әйтәсең дип, әни аптырап калды. Мин ни татарча сөйләшмим, ни русча сөйләшмим. Русча да хаталар белән сөйләшәм, русча җөмләне дә дөрес төземим. Татарча да дөрес язмыйм. Әгәр рус классында укыган булсам, мәктәптә рус телен дөрес өйрәнер идем, ә авылда татарчасын өйрәнер идем. Әни белән сөйләшкәннән соң фикерләр үзгәрде. Татар телен укыту мәҗбүри булмасын ул. Шуңа да карамастан, безнең Рәсәй Президенты: “Гарант родного языка есть, но добровольный", - диде. Димәк, ул мәҗбүри булмасын,  кеше үз теләге белән генә өйрәнсен.

 – Без хәзер татарлар турында әйтәбезме, руслар турындамы?

 – Бөтен кеше турында. Әйе, үземне дә хәзер искә алам. Мәктәптә укыганда, безнең “в”, “г” класслары татар классы иде. "А" классында укучы бер кыз ошый иде, исемен белми идем. Без татар класслары, болар - рус класслары. Үскәч, ул кыз белән таныштык - Алсу исемле икән. “Син нишләп рус классында укыдың?” - дип сорыйм. “Татар классында укырга теләмәдем”, - ди. Үзе татарча аңлый аңлавын, әмма сөйләшми. Бу нәрсәгә бәйле? Кыз татар классында укырга теләмәгән, әти-әнисе дә кул селтәгән. Алсу - русча сөйләшә торган татар кызы. Бу 1993-95 еллар. Минем уйлавымча, барысы да гаиләдән һәм әти-әнидән тора. 

"Минем әби русча белми" 

Минем әбием һаман русча сөйләшә белми. “Здравствуйте”ны белә, шуның белән бетте. Татарча гына сөйләшә. Өстәл артында ашаганда “Монда руслар ашамый, бар чыгып китегез, татарча сөйләшегез”, - ди.

 – Сез татар теле нәрсәгә кирәк икәнен татарча әйттегез. Шуны ук рус телле татарларга рус телендә дә әйтегез әле.

 – Во-первых, знание родного языка дало возможность мне прославиться, то есть стать известным человеком в интернете. Родной язык – татарский. Я не постеснялся, не ленился, постоянно переводил, даже если сам изначально плохо знал татарский язык. Не надо забывать, что язык – это сила. Наш язык очень богатый. Наверное, все со мной согласятся, свой родной язык всегда милее и ближе. На нем ты всегда можешь высказать свое мнение, свою позицию более точнее, более красивее. На татарском нет ни одной бессмысленной песни. Все пишут либо про любовь, либо про родителей, либо про природу - все песни со смыслом. Их слушаешь как целую поэму. Песня сама поет. Сразу вспоминаешь родителей, близких. Ты полностью становишься самим собой. Надо знать свой язык, надо разговаривать на татарском языке, не только на татарском, а вообще на своем родном языке. Когда выезжаешь за пределы Татарстана и встречаешь человека, который разговаривает на татарском языке, ты с ним становишься как брат или сестра. Это уже твой человек, ты уже просто счастлив. Вот за это надо любить свой язык. Родной язык объединяет людей.

Ни өчен туган телеңне яратырга кирәк?


Беренчедән, татар теле мине интернетта танытты. Минем бөтен халыкка курыкмыйча безнең татар теле бай икәнен, татар телендә сөйләшергә кирәк икәнен белдерәсем килде. Башка төбәкләрдә яисә чит илдә татар телендә сөйләшүче кешене очратсаң, ул сиңа иң якын кеше була. Кукмара районыннан булса, "минем туганым", "баҗай" дисең. Һәрбер кеше, кайда үсүенә, кайда яшәвенә карамастан, үз туган телен яратырга тиеш. Ник дисәгез? Мине туган телем бөтен дөньяга интернет аша танытты. Мине туган телемдә сөйләшкәнгә якын итәләр. Төрле төбәкләргә китсәң дә, үзеңнең туган телеңдә сөйләшсәң, сине кеше якын итә. Үз туган телеңдә уй-фикерләрне дә матур итеп әйтергә була. Матур сүзләрне дә туган телеңдә генә әйтә аласың. Җырлар да, шигырьләр дә туган телеңдә матур яңгырый. Минем фикеремчә, бөтен кеше туган телен белергә тиеш, чип-чиста белмәсә дә, онытырга тиеш түгел. Нинди генә телдә сөйләшсәгез дә, туган телегезне белегез һәм яратыгыз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100