Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар-малай машина юучы рус егетен татарча язышырга өйрәткән

Татар-малай машина юучы рус егетен татарча язышырга өйрәткән

news_top_970_100
Татар-малай машина юучы рус егетен татарча язышырга өйрәткән
Блогер Татар-малай (Ринат Галиәхмәтов) "Татар-информ" хәбәрчесенә үзе белән күптән түгел булган кызык хәлне сөйләде.

- Бик кызык хәл булды. Күптән түгел машина юарга бардык. Башта андагы менеджерлар белән языштык.  Диалог татарча башланды һәм дәвам итте. 

Ярар, килдем, машина юам. Сәлам, дим, мин синең белән аралаштыммы, дим. Әйе, ди. Исемең ничек, дим. Петя, ди бу. Ә мин кем белән аралаштым дим. Минем белән ди. Ә ничек? Рус егете бит. Башта синең белән Айнур сөйләшә башлады ди, аннан ике көн мин сөйләштем синең белән, ди. Син татарча яздың бит, дим. Мин тәрҗемә итеп яздым, ди. Диалог татарча башланган бит, мин дәвам итәргә теләдем, ди. Әти дә, интекмә, русча яз, ул аңлыйдыр бит, ди. Юк, татарча язасым килде, ди.

“Красавчик”, мин әйтәм. Мондый мөнәсәбәттән бик күңелем булды, - диде Татар-малай. 

Ренат Галиәхмәтов соңгы арада үзенең дә татар теленә игътибары артуын әйтте. "Соңгы арада кешеләр миңа "син бит әле мондый түгел идең, соңгы арада милли җанлыга әйләндең", диләр. Энекәшем дә "син рус телен бөтенләй оныттың әллә", дип гаҗәпләнә. Юк, онытмадым татарча сөйләшергә ияләнеп киттем. Димәк, кеше, татар дөньясына чумып, кызыксына башласа, үзгәрә ала", - диде блогер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100