Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар-Малай хатыны бала тапканда янәшәсендә булган: «Бала ул — могҗиза»

Хатыны бала тапканда янәшәсендә булган Ринат Галиәхмәтов ир-атларга яхшы бала тудыру йортына алдан акча җыярга киңәш иткән. «Бүләк ясагыз хатыннарыгызга», — ди ул. 

news_top_970_100
Татар-Малай хатыны бала тапканда янәшәсендә булган: «Бала ул — могҗиза»
Ринат Галиәхмәтовның инстаграм аккаунтыннан

Татар блогеры Ринат Галиәхмәтовның (Татар Малай) әти булуы турында язган идек. Бәхетле әти тормыш иптәше белән кызын бала тудыру йортыннан өйгә алып кайткан. Ул бу турыда үзенең инстаграм сәхифәсенә язган.

Ринат, кызын күргәннән соң, күңелендәге беренче хис-тойгылары белән уртаклашкан. «Тулгак тоту башланганнан алып, кызыбыз дөньяга килгәнгә кадәр, унике сәгать гел Илүзәм белән бергә булдым. Аннары тагын ике көн, ике төн кызларыма булышырга тырыштым. Егетләр, тормыш иптәшләрегезне бала тудыру йортына илтеп китеп куйгач эш бетте дип уйларга ярамый. Бергә ясагансыз икән, ахырына кадәр бергә булырга кирәк.  

Сез белсәгез иде, күпме көч, күпме энергия сарыф итәләр безнең җаныкайларыбыз. Әлбәттә, без физик яктан булыша алмыйбыз, ләкин яннарында булу, кулларыннан тоту, кочаклау, аралашу аларга зур көч бирә.

Егетләр, менә машина яки фатир сатып алу өчен алдан акча җыябыз бит. Мөмкинлегегез булса, яхшы бала тудыру йортына да алдан акча җыярга кирәк. Бүләк ясагыз хатыннарыгызга.

Бала бит ул — могҗиза, ә булачак әниләр — фәрештәләр! Бала тапкан хатын-кызлар, әниләр янында баш иям! Әйе, баланы кулга тоткач, барлык авыртулар онытыла, диләр. Ләкин мин беләм, сез батырлардан батыры! Мең рәхмәт сезгә», — дип яза ул. 

Ринатның тормыш иптәше Илүзә баланы мөселман кагыйдәләре буенча эшләүче, түләүле бала тудыру йортында тапкан. «Хәләл ризыклар гына ашаталар, акушеркалар да бары тик хатын-кызлар гына. Без алдан ук махсус шуның өчен акча җыйдык», — дип ачыклык кертә Ринат.

Әлеге пост инстачыларның блогерга карата хөрмәтен тагын да арттырган. «Ринат, син әти булган көнеңнән үк күпләргә үрнәк әти! Афәрин! Исән-сау булып үсегез!», «Кечкенәгез, үзегез шикелле игелекле бала булып, тигезлектә, саулыкта, муллыкта үссен», — дип яза алар.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Без өйдә ?? бүген кызларыбызны бала тудыру йортыннан каршы алдык. Туганнар, дуслар, язылучылар арасыннан күп кеше сорый "Балаңны күргәч иң беренче хис тойгыларың!?" Әйдәгез әкрен генә барысын сөйлим, бу текстны егетләр игътибар белән укысыннар иде! Кызлар, сез укыганда яннарыгызда егетләр булсалар, кычкырып укыгыз аларга. ? Мин Илүзәм белән тулгак тоту (схватки) башланган алып, кызыбыз дөньяга чыккан вакытына кадәр 12 сәгать гел бергә булдым Аннары тагын ике көн, ике төн кызларыма булышырга тырыштым. ?? . Егетләр беләсезме хатыннарыбызны схватки башлангач, бала тудыру йортына илтеп китткәч безнең эш бетте дип уйларга ярамый! ☝️ Бергә ясагансыз икән ? бергә булырга кирәк, ахырына кадәр! ? Сез белсәгез иде, күпме коч, күпме энергия сарыф итәләр безнең җаныкайларыбыз.? Әлбәттә без физик яктан булыша алмыйбыз, ләкин яннарында булу, кулдан тоту, муеннан кочаклау, аралашу аларга зур коч бирә. ??? . Егетләр аннары тагын бер момент, менә машина алыр алдан акча җыябыз, квартир алганда акча җыябыз, мөмкинлегегез булса яхшы бала тудыру йортына да алдан акча җыярга кирәк, бүләк ясагыз хатыннарыгызга. ♥️ . Бала ул бит могҗиза, ә булачак әниләр фәрештәләр! ??? Бала тапкан хатын кызлар әниләр янында баш иям! ???? Әйе баланы кулга тоткач, барлык авыртулар онытыла диләр. Ләкин мин беләм, сез батырлардан батыры! Мең рәхмәт сезгә! ?❤️ Кайда бала таптыгыз? АВА Казань @avakazan_scandinavia ? Ничек уйладыгыз шунда барырга? ? Интернеттан карап, кешеләр белән киңәшләшеп.? . Кыйбатмы? Без алдан ук махсус шуның өчен акча җыйдык. Мөселман кагыйдәләре белән бала таптырдык. Нәрсә дигән сүз, ашаталар хәләл, бала тапканда акушеркалар хатын кызлар гына була, көн эчендә тикшергәндә хатын кыз персонала карый. ??? . Тагын сораулар булса языгыз, рәхәтләнеп җавап бирәм! Егетләрнең сораулары күбрәк булыр дип уйлыйм ?? Исән сау булыгыз, хатын кызларының кадерен белегез! ♥️?

Публикация от ? Татар Малай ? (@tatar__malay)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100