"Татар малай" блогерының хәләл җефете cыер телен пешерергә өйрәтә
"Татар малай" блогерының хәләл җефете cыер телен пешерергә өйрәтә
Телне яхшылап юарга, лимон белән уарга, кайнаган суда 10-15 минут пешерергә. Телне судан алып тагын бер кат юарга, суны алмаштырырга.
Кайнаган чиста суга яңадан телне салырга, шунда суган, кишер, дафнә яфрагы, тоз, базилик, орегано салырга.
1-1,5 сәгать пешкәч телне алырга, салкын суга салып тышын салдырырга.
Телне матур итеп турарга. Табага үсемлек мае һәм сарымсак турап, телне аз гына кыздырырга.