Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татар Малай» хатынының әтисенең васыятен үтәүләре турында язган

news_top_970_100
«Татар Малай» хатынының әтисенең васыятен үтәүләре турында язган
Фото "Татар-информ" архивыннан

Социаль челтәрләрдә популяр «Татар Малай» сәхифәсен алып баручы Ринат Галиәхмәтов хатыны Илүзәнең әтисен юксынып видео куйган. Шулай ук аның әйтеп калдырган васыятьләрен үтәүләре турында да язган.

«Кичә әтинең туган көне иде. Истәлеккә Сәфинәгә (Ринат Галиәхмәтовның кызы) синең белән бик күп видео калды. Рәхәтләнеп видеога төшкән өчен рәхмәт. «Ринат, әйдә кино төшерәбез», – дип әйтүең гел истә. Бик нык сагынабыз сине һәм әнине. Авылга кайткач, иң беренче итеп, «әти-әни без кайттык» дип, сезнең белән исәнләшәбез. Сәфинә сезнең сурәтләргә бик озак итеп карый.  Сезнең бүлмәгезгә аерым фото ясатып, элеп куйдык. Сәфинәгә 2,3 яшь, ул «бабай, дәү әти» дип дәшә инде.

Соңгы 2 айны авылда синең белән яшәдек, шундый күңелле иде. Илүзә белән бу хакта гел искә алабыз. Рәхмәт сиңа Илүзәм өчен. 

Синең васыятьләреңне үтибез, син әйткән урынга койма койдык, ишек алдында газон чәчтек. Этең Джек исән-сау. Ранис белән Алсу көн дә килеп ашата. Хәзер кышка аның оясына салам салабыз.

Безнең хәлләр беркөе, Илүзәм үз тырышлыгы белән яхшы машина алды. Бу ялларда син хезмәт иткән Красная Полянада йөреп кайтты. Ул сине сагына, юксына. Әти-әни, сез мәңге безнең йөрәкләрдә.

«Күңел тулды. Сезнең өчен шатланып яталардыр», – дип комментарийлар калдырган элек тә бабайның видеоларын яратып караучылар.

«Бигрәк тә этегез Джек өчен борчылдым. Ялгыз йортта үзе генә калдымени?» – дигән комментарий да бар.

«Кода белән кодагый сезнең өчен сөенеп яталар. Урыннары җәннәттә булсын», – дип теләгән Ринатның әнисе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100