Татар Малай уен автоматлары белән мавыгуы турында: «Әти-әнигә, якыннарыма бик авыр иде»
Беренче татар блогер Татар Малай Ринат Галиәхмәтовның уен автоматлары белән мавыгып, якыннарына шактый авырлыклар китергән вакытлары булган икән. Ачыктан-ачык постны блогер ВКонтакте челтәренә урнаштырган.
“Хәзер автоматта уйнаганнарны кызык итеп кенә искә төшерәсең. Ә менә ул вакытта әти-әнигә, туганнарга, дусларга бик авыр иде. Мин үзем бик азартлы кеше, хәзер үскәч бетте инде, күп дигәндә шалбанга уйный алам.
2003 ел. 17 яшьтә мин "Парадиз"га портье булып эшкә кердем. Казинодагы крупье белән бутамагыз, кием элүче генә идем мин. Эш хакы 2500 сум һәм чәйлекләр. Акча бар. Шул елларны килеп чыкты инде ул уен автоматлары. Күпме кешеләрне әрәм итте, күпме гаиләләр бозылды шулар аркасында.
Беркөнне институттан кайтышлый дустым белән без дә автоматларга кердек. Дустым: “Мин ничек эшләгәнен беләм. Менә бу аппарат 3×5, 5×5 бирә”, - ди. Аппаратлар җемелдәп тора, ниндие генә юк, "Клубнички", "Немец", Обезьянки", "Пробки" , "Гараж" һәм башкалар.
Тотындык без шулай итеп акча эшләргә. Уйный-уйный 100 сум 300 сумга әйләнде. Мин туктадым, бүтән уйнамадым. Өйгә кайтканда печенье, ипи, сөт, кефир алдым. Ә бер көн алдан миңа эштә мең сум чәйлек биргәннәр иде. Ул вакыт өчен зур акча. Шул мең сумны тотып киттем безнең янда эшли торган автоматларга. Биш минут та узмады, акчаны оттырдым.
Чөнки янәшәмдә дустым юк, ә мин уйный белмим. Шул көннән соң: "Мин җиңелгән акчаны кайтарачакмын", - дип сүз биреп уйнарга керештем.
Менә шулай чын "игроман"га әйләндем. Ләкин үземнең акчага гына уйнадым, өйдән акча алу, бурычка керүләр булмады. Күпме акчам булганын әти-әнием белә иде. "Сквозняк" дигән комиссион киемнәр кибете бар иде. Мин киемнәрне шуннан алам да бәяләрен арттырып әйтәм. Мәсәлән, 300 сумлык джинсы мең сумга әйләнә.
Шулай бер көнне авылдан Флюр энем килде. Мин кулга 500 сум тотып, алып киттем моны автоматта уйнаганны күрсәтергә. Аппаратка салуым булды, акча юк. “Акча кайда?” - ди энекәш. Бетте, мин әйтәм. Берзаман чыгып барганда әнием арттан кермәсенме? «Нишлисез монда?» - ди. "Менә автоматта уйнарга ярамаганны күрсәтәм", - дим. Игроманнар алдый белә алар.
Күп акча оттырдым дип әйтә алмыйм. Без 50, 100 тотып керә идек. Иң күп җиңгән акча 25 мең, иң күп җиңелгәне берьюлы 2-3 меңдер инде. Гомумән, бөтен уйнаган елларны алсаң, 50 меңгә туладыр. Бу постны язам дигәч, әнием: “Улым, язма, күпме борчылдык, күпме интeктeк шуның өчен”, - диде. Башкаларга сабак булсын, уйнаганнар уйлансын әзрәк дип язарга булдым.
Беләсезме ничек уйнаудан туктадым? Өйгә кайтып, әтием белән әниемә сөйләдем, уйнаган дусларымны да саттым. Әни шул ук көнне бөтенесенең әти-әниләренә шалтыратып сөйләде. Берничә көн мин беренче санлы сатлыкҗан булып йөрдем.
Автоматта уйнауның берәүне дә баeтканы юк, аны урнаштырган кеше генә бай була.
Менә шулай автоматларда уйнап йөрдем, нишләтәсең инде, бәлки минем тормышымда шундый сынау кирәк булгандыр. Автоматлар турында язгач ук күңелдә рәхәт булып китте, моны бит әле бер кеше дә белми иде”, - дип язган Татар Малай.
«Уйнавың ошамаса да, ихлас булуың өчен "ошый" дип лайк куйдым. Игроман белән интеккән гаиләне күреп яшәдек. Коттедж бистәсе төзелеп яткан чаклар. Үзебез дә йорт җиткерәбез. Автокран кирәк булсынмы, йөк машинасымы, барысының да йомышы бер частникка төшә. Тугыз бала атасы. Өлкәнрәк уллары да кул арасына керә. Акчаны әйбәт эшлиләр. Үзләре дә болын кадәр итеп ике катлы йорт җиткерәләр. Хөкүмәт үзләренә «Газель» машинасы да биреп куйды. Бервакыт берәм-берәм техникасын сата башлады, «Газель» дә очты. Арткан җирләре юк. Йорт та сатылды. Шунда гына белдек акчага уйнаганын. Ничектер кабат кире үз йортларына кайта алдылар. Бик начар чир. Син вакытында өзә белгәнсең», – дип комментарий калдырган бер интернет кулланучы.