Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар-малай: «Милли кием кияргә кирәк!»

Блогер Татар-малай (Ринат Галиәхмәтов), киемдә аз гына булса да милли элементлар булырга тиеш, дигән фикердә.

news_top_970_100
Татар-малай: «Милли кием кияргә кирәк!»

– Татар-малай, милли киенергә кирәкме?

– Милли киенергә кирәк. Шундый кызык сорау. Элек бит инде милли кием төрле бизәк элементларында күренде. Хәзер миңа калса, милли кием кияр өчен бөтен шартлар бар. Безнең герб, татарча берәр сүз, бизәк, хәтта «Татар-малай» дигән сәгать ясадым. Безнең ничәнче регион? 116нчы. Һәр детальдә Татарстан, Татарстанда татар булуыңны шулай күрсәтергә кирәк. Татарстанда яшәү, Татарстанныкы, Татарстан кешесе булуыңны күрсәтергә. Флагың белән Татарстаннан икәнеңне беләләр. Милли бизәк кенә күрсәтсәң, аны инде татарлар гына белә.

– Бу ни өчен кирәк?

– Бу минем өчен кирәк. Кешенең үзе өчен кирәк, күңеле тыныч булсын өчен. Машинада барасың, татарча җыр тыңлыйсың. Элек, яшь чакта, мин аны татарча булганы өчен оялып, киметер идем. Ә хәзер – киресенчә, мин аны кабызам, күрсеннәр: мин – татар, мин татарча җыр тыңлыйм. Үземә кирәк ул, кешенең үзенә кирәк. Ул ничектер тулыландыра, минем янда татарча аура була. Хәтта кибеткә кергәндә исәнләшәсең, үзеңнең татар булуыңны күрсәтәсең. Минем янда шундый саклау барлыкка килә, дип әйтимме соң инде.

– Кешеләрдә нинди реакция була?

– Бер очрак турында сөйлим. Кибеттә исәнләштем дә товарны алдым, саубуллаштым. Бер кыз әйтә: «А че, так можно было что-ли?» – ди. Башта русча әйтте ул: «А че, так можно было что-ли?» – ди. Аннары үзе исәнләште кибетче белән.

Бернинди дә реакция көтмим, реакцияләр юк, бәлки, мин аны сизмимдәдер. Иң мөһиме – минем күңелем ничектер җылы. Әле кайбер чакта махсус милли кием киям. Үзеңнең татар икәнеңне күрсәтергә кирәк.

– Бу глобаль масштабта нәрсә бирәчәк? Мәсәлән, бөтен кеше дә киенеп йөри башлады, ди.

– Супер булыр иде. Ул бит менә киенү – үзеңне ничектер тагын бер тапкыр искә төшерү, татар киемнәрен, брендларын популярлаштыру. Чөнки модалы булмаса, аны кеше кими. Бездән генә тора инде ул модалы булуы. Без киябез-киябез, аны кеше дә күрә модалы икәнен, алар да ала. Шуңа күрә бик шәп булыр иде ул бөтен кеше кисә, үзләре өчен шәп булыр иде.

– Ә милләт өчен?

– Миңа калса, ул милләт өчен дә яхшы була инде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100