news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Татар мәдәниятен дөньяга күрсәтәбез!»: Россия-ASEAN саммиты халыкара элемтәләрне ныгытты

Россия – ASEAN саммиты Казанда халыкара багланышларны ныгыту, бизнес мөмкинлекләрен киңәйтү һәм мәдәниятләрне бер-бересенә якынайту юнәлешендә уңышлы адым булды. Саммитта катнашучылар, шул исәптән министрлар, эшмәкәрләр һәм журналистлар, Казанның кунакчыллыгын һәм чараның югары дәрәҗәсен билгеләп үтеп, киләчәктәге хезмәттәшлеккә өмет белдерделәр.

news_top
«Татар мәдәниятен дөньяга күрсәтәбез!»: Россия-ASEAN саммиты халыкара элемтәләрне ныгытты
Фото: © «Татар-информ», Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан башкаласы Казан, Россия – ASEAN саммиты кысаларында, төрле илләрдән килгән кунакларны берләштерүче мөһим халыкара мәйданчыкка әверелде. Саммитта катнашучылар, шул исәптән Филиппин Тышкы эшләр министры, Вьетнам чәй компаниясе хуҗасы, Көнчыгыш Тимор журналисты, Латин Америкасы телеканалы TeleSUR вәкиле һәм Россия–Мьянма эшлекле советы рәисе, Казанның матурлыгын, кунакчыллыгын һәм югары дәрәҗәдә оештырылган чарасын югары бәяләде. Алар, Россия һәм ASEAN илләре арасындагы икътисади хезмәттәшлекне, мәдәни алмашуны, шулай ук дөньякүләм мөнәсәбәтләрне ныгыту мөһимлеген ассызыклады.

«Дәүләт җитәкчеләре белән кул кысышу мәңге истә калачак»

«Росконгресс» фондының вакытлы хезмәткәре булып, Россия Федерациясенең Тышкы эшләр министрлыгының элемтә офицерлары штабында эшләгән Камилә Габтерахманова куналарны аэропортта каршы алуын, үзенә онытылмаслык тәҗрибә туплавын әйтте.

Фото: Камилә Гаптерахманованың шәхси архивы

АСЕАН вәкилләренең эшен күзәтү, дипломатик протоколны, оештыру моментларын эчтән күрү – ул уникаль шанс, дип саныйм.

Мондый онытылмас мизгелләр, әлбәттә, чит ил делегацияләре белән бәйле. Мин Сингапур премьер-министры Лоуренс Вонг һәм Көнчыгыш Тимор премьер-министры Кай Рала Шанана Гужмаоны каршы алуда катнаштым. Кунакларны ничек каршы алуларын, почетлы караул церемониясен һәм чәкчәк белән сыйлануларын күрдем.

Сингапур премьер-министры Лоуренс Вонг

Фото: Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

18 июньдә Камбоджа премьер-министры Хун Манет һәм Филиппин Президенты Фердинанд Ромуальдес Маркосны озату аеруча истә калды. Бу юлы миңа самолет яныннан ук кунакларны озатып калу мөмкинлеге бирелде. Делегация кортежы самолет янына килеп туктады. Дәүләт башлыгы трапка таба барды, шул ук вакытта озатучылар белән кул кысышып саубуллашты.

Камбоджа премьер-министры Хун Манет

Фото: Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Шулай итеп миңа да Камбоджа премьер-министрын һәм Филиппин Президентын шәхсән кул кысып, хәерле юллар теләп озатырга насыйп булды. Шушы моментта саммитның масштабын сизеп аласың.

Филиппин Президенты Фердинанд Ромуальдес Маркос

Фото: Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

Мин монда инглиз теле укытучысы буларак та тәҗрибә туплыйм. Чит телләрне белү нинди мөһим күнекмә икәнен, аларның кайда, ничек кулланыла икәнен аңлыйсың.

Тулаем алганда, атмосфера бик җитди, әмма шул ук вакытта җылы иде. Мин илебез һәм Казаныбыз белән горурланам. Барысы да югары дәрәҗәдә үтте. Ә дәүләт җитәкчеләре белән кул кысышу мәңге истә калачак, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты ул.

Көнчыгыш Тимор премьер-министры Кай Рала Шанана Гужмао

Фото: Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

Филиппинның Тышкы эшләр министры: «Казан – гүзәл, матур шәһәр. Без монда булуыбызга бик шат»

Филиппинның Тышкы эшләр министры Мария Тереза Лазаро ASEAN саммитында илләр арасындагы мөнәсәбәт һәм Казан турындагы хис-кичерешләре белән уртаклашты:

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Кытай белән Филиппин арасындагы ике яклы мөнәсәбәтләр нинди?

Үсеш дәвам итә. Дипломатия һәм диалог һәрвакыт мөһим. Шулай ук Президент Маркос Генераль Ассамблеяда әйткәнчә, без Көньяк Кытай диңгезендәге вазгыятьне көйләү өчен ASEAN белән Кытай арасында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен (Code of Conduct) эшләп чыгарабыз, – диде ул.

Хәзер кайсысы мөһимрәк: Филиппин-Россия, Филиппин-Кытай кебек ике яклы мөнәсәбәтләрме, әллә ASEAN кебек күпьяклы форматлармы?

Ике яклымы, төбәк дәрәҗәсендә яисә күпьяклы булсынмы, һәркайсының үз максаты бар. Мин ике яклы мөнәсәбәтләрне аерым өстен куя алмыйм. Болар барысы да халыкара мөнәсәбәтләрнең тулы спектрын тәшкил итә.

Бу күпьяклы хезмәттәшлек, һәм мин аның төгәл атамасын искә төшерергә тырышам, әмма анда күп илләр катнаша һәм катнашуын дәвам итәргә тиеш. Мондый мөнәсәбәтләрне саклап калу өчен башкарылган хезмәттәшлек һәм зур тырышлыклар турында әйтәм. Минемчә, бу ASEAN өчен мөһим һәм яңа офыклар ача торган нәрсә, киләчәктә яхшы нәтиҗәләр булыр дип өметләнәм. Киләчәктә дә даими сөйләшүләр дәвам итәр.

ASEAN белән Россия арасындагы партнерлыкка инде 35 ел. Безнең мөнәсәбәтләребез 35 ел дәвам итә. Сезнең дә безнең белән мөнәсәбәтләрегез бик яхшы. Алай булгач, ни өчен тагын 35 елга, хәтта аннан да озаграк дәвам итмәсен?

Якын Көнчыгышка килгәндә, Филиппин карашыннан без үзебезне шактый якланган дип саныйбыз. Әлбәттә, энергия ресурслары һәм азык-төлек тә шул төбәктән килә. Безнең өчен иң мөһиме – анда яшәүче ватандашларыбыз. Анда якынча 2,5 миллион филиппинлы, шул исәптән безнең гражданнар да бар. Президент Маркос әйткәнчә, Казан – гүзәл, матур шәһәр. Без монда булуыбызга бик шат, – дип сөйләде ул.

АСЕАНда катнашучы Вьетнам вәкиле: Бездә дә, сездә дә чәй эчү культурасы бар

Вьетнамда чәй һәм каһвә җитештерә торган компания хуҗасы Фуонг Тран Россия – АСЕАН саммитында катнашырга дип, Казанга килгән. Ул чәй эчү культурасы турында сөйләде.

«Татарстанда искитмәле яхшы, дустанә мөгамәләдә булган кунакчыл кешеләр яши. Минем Мәскәүдә, Санкт-Петербургта булганым бар, ләкин Казанга беренче тапкыр гына килдем. Биредә халыкның дус-тату яшәвен күреп бик тә куандым. Казанда, Татарстанда чәйне бик тә яратып эчәләр икән. Вьетнамда да чәй эчү культурасы бар. Бездә чәй – ул эчемлек кенә түгел, кунакчыллык символы, көндәлек тормышның бер өлеше һәм аралашуның мөһим элементы», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Шуңа күрә ул Вьетнамда җитештерелгән чәйне, шулай ук каһвәне Татарстан базарында да танытасы килүен әйтте. «Монда да үземнең сату ноктамны ачып җибәрәсем, Вьетнамда үскән һәм җитештерелгән чәйләрне Татарстанга да кайтарасы килә. Чәйне үзем нигез салган компания җитештерә, чәй плантацияләре тауларда урнашкан. Чәйнең сыйфатын, гомумән, җитештерү процессын үзем контрольдә тотам», – диде компания хуҗасы.

Фуонг Тран Казанның төп туристик урамнарының берсе – Бауман урамында булырга өлгерүен, архитектура, биналарны ошатуын билгеләп үтте.

Көнчыгыш Тимор вәкиле: «Өчпочмак, чәкчәк ошады!»

Көнчыгыш Тимордан журналист Жоао Антонио Ксименес Гутеррес та Казанда беренче тапкыр булуын әйтте.

Әйе, миңа Казан бик ошый. Казан бик матур шәһәр. Мин монда беренче тапкыр килдем. Казан шәһәрен күрергә дә, шулай ук Тимор-Лешти белән Россия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен ASEAN–Россия очрашуына да килдем. Миңа Казан ризыклары ошый, бик тәмле. Өчпочмак, чәкчәк ошады, – дип сөйләде ул.

Индонезиядән Лечика Салсабила Билкис Казанда инде булганы барлыгын әйтте:

Бу минем Казанга беренче килүем түгел, ләкин форумда беренче тапкыр катнашуым. Казан–Россия һәм ASEAN эшлекле саммиты булганлыктан, уртак нигез булдыру, эшлекле элемтәләр урнаштыру һәм ихтыяҗларны берләштерү өчен бик мөһим. Бу төрле илләр вәкилләре очраша ала торган мәйдан һәм платформа, дип әйтер идем, – дип бәяләде ул саммит эшчәнлеген.

«Казанның әлеге чараны югары дәрәҗәдә оештыруы – мактауга лаек һәм бик яхшы күренеш»

Россия – Мьянма эшлекле советы рәисе Алексей Шуплов очрашып, проблемаларны түгел, ә нәкъ менә алга куелган бурычларны бергәләп тикшерү – дөрес адым дип саный:

Кешеләр бер-берсен күзгә-күз күреп сөйләшкәндә, алар виртуаль образ булудан туктый. Бу – җанлы сөйләшү, мәсьәләләрне уртага салып билгеләү һәм бурычларны бергәләп чишү, дигән сүз. Шуңа күрә мондый очрашулар гаять зур әһәмияткә ия. Казанның әлеге чараны югары дәрәҗәдә оештыруы һәм барысын да бирегә җыюы – мактауга лаек һәм бик яхшы күренеш.

«Татар мәдәниятен дөньяга күрсәтәбез»

Латин Америкасы җәмәгатьчелеген (Венесуэла, Куба һәм Никарагуа) берләштерүче танылган TeleSUR халыкара телеканалы журналисты Олег Ясинский Казанда күп тапкырлар булуын, биредә дуслары барлыгын әйтте.

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Казанга килгән саен сөнәм, ләкин бу юлы мин эш сәфәре кысаларында Татарстан башкаласына килдем. Латин Америкасында, гомумән, дөньяда Россия – ASEAN саммиты, шушы очрашулар турында бик аз билгеле. Шуңа күрә аудиториягә барысын да аңлатып сөйләргә туры килә. Хәзерге вакытта барлык континентта чыга торган хәбәрләрдә иң мөһиме – контекстның булуы. Контекстны аңлатмыйча, вакыйгаларның асылын аңлап булмас иде.

Латин Америкасында безнең телеканалны караган якынча 10 миллионга якын халык өчен без делегацияләрнең ни өчен бирегә килгәннәре, нинди карарлар кабул ителүе, символик чараның мәгънәсе турында сөйлибез. Азия, Якын Көнчыгыш илләренең үсеш кичерүен исәпкә алып, монда сөйләшүләр алып барырга нигез бар. Биредә икътисадтан тыш, башка темаларга сөйләшүләр алып барыла. Безнең тамашачылар шуларны тыңлап, Казанда нинди вакыйгалар барганын белсен иде, дип телим.

Минем уйлавымча, Латин Америкасы һәм глобаль Көньяк өчен иң мөһиме – башка дәүләтара мөнәсәбәтләр, халыклар арасындагы башка мөнәсәбәтләр төзү. Безнең колониаль басымнан акрынлап азат ителүебез – Латин Америкасы өчен бик актуаль һәм, кызганычка каршы, бу бөтен дөнья өчен актуаль: ягъни, АКШка бәйле булмаган, коллектив көнбатышка бәйле булмаган структуралар булдыру. Без шундый төрле, бер-беребезгә охшамаган структуралар, бер-беребезгә бердәнбер дөреслекне такмыйча бер-беребезне тыңларга, үзара килешергә өйрәнергә кирәк. Һәм бу җәһәттән АСЕАН, күп кенә мондый халыкара оешмалар кебек үк, барыбыз өчен дә мәктәп булып тора, без күп нәрсәгә өйрәнәбез, – дип фикерләре белән уртаклашты коллегам. Олег Ясинский Латин Америкасы аудиториясе өчен татар халкының милли бәйрәме – Сабан туен да күрсәтәчәген әйтте. «Татар мәдәниятен дөньяга күрсәтәбез!» – диде коллегам.

Вьетнам вәкиле: «Татарстан һәм Россия базары ASEAN илләре өчен кызыклы»

Вьетнамнан килгән Тху Ча Ми ASEAN B2B Бизнес Альянсын: ASEAN һәм Россиянең барлык кече һәм урта бизнесларын берләштергән альянсын тәкъдим итүен әйтте.

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

«Бу – ASEAN һәм Россиянең барлык кече һәм урта бизнес вәкилләрен берләштерүче берлек. Минемчә, бу – бик мөһим чара, чөнки ул озак вакыт үткәрелмәде һәм зур тәнәфестән соң беренче тапкыр яңадан оештырыла. Бу – Россия компанияләре өчен ASEAN илләренең мөмкинлекләрен өйрәнү өчен яхшы мөмкинлек. Минемчә, бу – Россия компанияләренә ASEAN базарына чыгу һәм ASEAN бизнес вәкилләре белән элемтәләр урнаштыру өчен бик яхшы форсат, чөнки әлеге төбәкнең потенциалы бик зур», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Вьетнам вәкиле Татарстан һәм Россия базары ASEAN базары өчен кызыклы дип саный.

«Мәсәлән, Индонезия, Малайзия һәм Вьетнам Россия компанияләре белән хезмәттәшлек итә башлады. Алар төрле килешүләр төзи. Экспортка да, импортка да чыгарыла ала торган күп төрле товарлар бар. Шуңа күрә бу – Россия һәм ASEAN эшмәкәрләре өчен, аеруча үзара элемтәләр урнаштыру ягыннан, бик яхшы күпер булып тора», - диде ул.

Латин Америкасының TeleSUR телеканалында чыгыш ясадым

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррир урынбасары буларак, төп офисы Венесуэланың башкаласы Каракаста урнашкан, Латин Америкасы җәмәгатьчелеген берләштерүче танылган TeleSUR халыкара телеканалы эфирында чыгыш ясадым. Телевидение сюжеты тулаем испан телендә алып барылды.

Халыкара эфирда Казанда узган Россия – АСЕАН юбилей саммитының әһәмияте һәм әлеге чараның дөньякүләм роле турындагы фикерләрем белән уртаклаштым.

Бүген Казан бөтен дөньяның игътибар үзәгендә тора. Санаулы көннәр эчендә шәһәребез дөньякүләм дәрәҗәдәге глобаль вакыйгалар оештырыла торган, халыкара сәясәтнең һәм икътисади багланышларның чишелеш ноктасына, чын мәгънәсендә глобаль үзәккә әйләнде. Әлеге саммит – Россия белән Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре арасындагы күпьеллык дуслыкның һәм стратегик хезмәттәшлекнең җанлы гәүдәләнеше. 12 илдән вәкилләр килде, шуңа күрә бу чараның никадәр югары дәрәҗәдә оештырылуын, мөһимлеген раслый. АСЕАН кебек глобаль берләшмәнең әһәмиятен бәяләү – зур җаваплылык һәм бәяләп бетергесез зур тәҗрибә, – дип сөйләдем.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бу – Казанның дөньякүләм сәяси үзәк кенә түгел, ә төрле цивилизацияләрне һәм мәдәниятләрне үзенә тартучы рухи мәйдан да булуын күрсәтә. Саммит мәйданчыгында АСЕАН илләре җитәкчеләренең, аерым алганда, Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһимның бөек татар шагыйре Габдулла Тукай сүзләрен искә алуы дулкынландыргыч мизгел иде. Бу – татар мәдәниятенең халыкара дәрәҗәдә танылуын һәм бөтен дөнья халыкларының күңеленә якын булуын күрсәтә. Икътисад, цифрлы трансформация һәм ясалма фәһем үсешен үз эченә алган әлеге саммит киләчәк дөнья тәртибен билгеләүдә зур адым булып тора.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Гомумән алганда, Казанда узган Россия – ASEAN саммиты күп яклы мөнәсәбәтләрне ныгыту, яңа эшлекле элемтәләр урнаштыру һәм мәдәни алмашулар өчен уңышлы мәйданчык булды. Саммитта катнашучыларның фикерләреннән күренгәнчә, Казан үзенең кунакчыллыгы, матурлыгы һәм югары дәрәҗәдә оештырылган чаралары белән халыкара абруен тагын да арттырды. Чит ил делегацияләренең, шул исәптән министрлар, эшмәкәрләр һәм журналистларның илебез һәм республикабызның казанышларына, үсеш юлларына, бай мәдәниятенә күрсәткән кызыксынуы, киләчәктә Россия белән ASEAN илләре арасында хезмәттәшлекнең тагын да ныгыячагына өмет уята. Дәүләт башлыклары белән кул кысышу мизгелләре, өчпочмак һәм чәкчәкнең тәмлелеге, шулай ук татар мәдәниятенең дөньяга таралуы – болар барысы да бу мөһим очрашуның истәлекле яклары булды.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар