Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар һәм чуваш халкы җырчысы Фәридә Фәйзуллина: Игезәк сыңарым җырчы булып китмәде

Татар һәм чуваш милли тамашачылары арасында бик тиз танылып өлгергән һәм киң популярлык яулаган җырчы Фәридә Фәйзуллина һәм аның сәхнәдәш дуслары шушы көннәрдә районыбыз мәдәнияте йортында зур концерт күрсәтте. Әлеге төркемне һәрвакыттагыча чүпрәлеләр яратып кабул итә.

news_top_970_100
Татар һәм чуваш халкы җырчысы Фәридә Фәйзуллина: Игезәк сыңарым җырчы булып китмәде
Үзенә генә хас ихласлылыгы һәм үзенчәлекле тембрлы тавышлы җырчы белән концерттан соң күрешеп сөйләшү насыйп булды. Журналист булуымны әйткәч, ул үзенең тормыш юлы, иҗади эшчәнлеге турында да кыскача таныштырып үтте, дип яза "Туган як" газетасы журналисты Рәшит Фәтхуллов.
 
Фәридә Фәйзуллина тумышы белән Чувашия Республикасының Батыр районындагы Красномайск дигән чуваш авылында туган. Авыл 300 йортлы булса да, татарлар яши торганы уннан да артмаган. Әтисе Фәттахетдин абзый, әнисе Гөлҗиһан ханым колхоз эшендә бил бөккән. 1980 елда авылдагы урта мәктәпне тәмамлагач, Мәскәүдәге агач эшкәртү училищесына укырга китә.

- Миңа бөтенләй татарча укырга туры килмәде. Мәктәптә дә чуваш грамматикасын һәм әдәбиятын өйрәттеләр. Шулай да, күргәнегезчә, татарча бик әйбәт сөйләшәм. Хәзер татар телен саклап калу турында күп сүз бара. Иң элек аны гаиләдән башларга кирәк дип уйлыйм. Ана теле гаиләдә “дәүләт” теле булырга тиеш. Татар телен оныттырмаганнары өчен әти – әниемә бик рәхмәтлемен. Үсеп җиткәч кенә шигырьләр эзләп, җырлар язып, саф татарчага өйрәндем. Урамда чуваш теле бик күп булса да, безнең әти-әни өйгә атлап кергәч, татарча сөйләшергә куша иде. Аның тәртибе шул иде. Тәрбиясе шулай булгандыр инде”,- ди җырчы.

Училищедан соң Фәридә биш ел Мәскәүдә агач эшкәртү комбинатында тәрәзә блоклары ясау цехында оператор хезмәтен башкара. Аннан соң республикабызның Тәтеш районына кайтып кулланучылар җәмгыятендә ревизор булып эшли. Берничә елдан Аллабирде авылындагы мәдәният йортына директор итеп билгеләнә. Шул елларда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының культурология факультетында укый. Яр Чаллы шәһәренә күченеп киткәч, “Эврика” мәдәният сараенда җырчы булып эшкә урнаша. Кызы Казан авиация институтына укырга кергәч тә гаилә Казанда яши башлый.

Фәридә балачактан җырчы булырга хыяллана. Моңа, әлбәттә, әтисенең гармунда уйнавы да, әнисенең бик моңлы иттереп җырлавы да тәэсир итми калмагандыр.

- Без, гаиләдә алты бала, барыбыз да җыр – моңга гашыйк булып үстек. Тик игезәк сыңарым гына җыр сәнгатенә кереп китмәде. Дөресен әйткәндә, сәхнәгә чыгу өчен миңа зур юллар урап үтәргә туры килде. Башта җырлар яздым. Беренче дөнья күргән җырларым да татарча булды. Татар көенә чуваш сүзләрен куеп карыйм да, бик матур яңгырашлы җыр килеп чыга. Җыр сәнгатенең шушы нечкәлекләре мине чуваш эстрадасына алып керде дә инде. Гомумән, татар һәм чуваш милләтләренең җырларында ниндидер уртак охшашлык та бар. Бүген инде мин сәхнәдә яшь кеше түгел,- ди Фәридә ханым.

Беренче мәртәбә сәхнәгә чыгуын да бүгенгедәй хәтерли ул. Дөрес, тамашачылар алдына чыкканчы аның чувашча җырлар альбомы халык арасына таралып “дан” яулап өлгергән була инде. “Фәридә” исеме Чувашия Республикасында гына түгел, башка төбәкләрдә яшәүче әлеге милләт вәкилләре арасында да бик тиз популярлаша. 2014 елда -“Учук” фестиваленең тавышы”. 2015 елда Стас Владимиров белән башкарган “Чун савнине (Җан сөйгәнем)” җыры ЮТВ (Чабаксар) телеканалы эстрада җырчылары арасында уздырган “Ел дуэты” конкурсында җиңүче дип табыла. 2016 елда шушы ук телеканалның “Ел башкаручысы” номинациясендә беренче урынга лаек була.

- Чуваш теле ул чынлап та бик матур тел. Сөйләшә башлаганда аны аңлап бетерә алмыйсың. Әле җырлый башлаганда да мин аны аңламадым. Менә хәзер, җырлый-җырлый гына аның искиткеч матур тел икәненә төшендем. Ул шундый яңгырау, сыгылмалы. Аны ничек тә куеп була. Ул барыбер матур яңгырый. Анда “а”, “я” авазлары белән әйтелә торган сүзләр бик күп. Менә шуларны дөрес куллана белсәң, җырың бик матур яңгыраячак,- дип дәвам итә сүзен җырчы.

Аның җырларын татарлар да яратып тыңлый.

- Көйләрне мин татарча да, чувашча да язам. Татарда минем исемем – автор-башкаручы Фәридә Фәйзуллина. Чувашча Фарида гына. Икесе дә бер кеше инде ул. Репертуарымдагы күпчелек җырларның көйләрен үзем иҗат итәм. Бик күп авторлар хәзер шигырьләрен ышанып тапшыралар. Беренче альбомымдагы көйләр Валерий Раштав исемле шагыйрь әсәрләренә язылды. Мин аны Чувашиянең иң батыр улы дип саныйм, чөнки ул умыртка сөяген сындырып 15 ел инде урын өстендә, инвалидлар йортында ята. Шуңа да карамастан, үз халкын яратып, шундый тирән мәгънәле шигырьләр яза. Менә шушы альбом төп рольне уйнады дияргә кирәк. Халык шушы альбомны яратты, аны җылы кабул итте. Аллага шөкер, шушы альбом аша Валерий Раштав кешегә танылды. Минем чуваш концертларыма хәзер татарлар да күп йөри. Чүпрәле районындагы концертыма да татар тамашачылары күп килгән иде. Дөрес, концертымда күбрәк чувашча җырлар яңгырый. 3-4 җырым татарча булган вакытта алар бик күңеллеләнеп китеп барулары мине бик бәхетле итә. Алга таба да шулай бергәләшеп яшәргә Ходай насыйп итсен, дигән теләктә калам,- ди ул.

Мәдәниятне үстерүдәге хезмәтләре өчен аңа 2015 елда  Чувашия Милли конгрессының, 2016 елда Чувашия Дәүләт Советының Мактау хатлары тапшырыла. Бүген сәхнә йолдызының татар һәм чуваш телләрендә дөнья күргән биштән артык альбомы бар. Киләчәктә дә без аңа уңышлар, татар һәм чуваш милләтләре арасында дуслык күперен тагын да ныгытуда иҗади казанышлар телибез. 

Фәридә белән интервьюны "Татар-информ"сайтында укый аласыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100