Татар кызының Кореядә күргәннәре: «Милли бизәкләрдә охшашлык бар»
Татар кызының кореячә сөйләшүен, телне үзлектән өйрәнүен һәм хәтта Сеулда укып кайтуын белгәч, бу турыда сорашмыйча булдыра алмадым. Һәм кызыклы гына түгел, шаккаткыч хәлләр турында да ишеттем. Ләйсән Гарәфетдинова белән әңгәмәне сезгә дә тәкъдим итәм.
Ләйсән, башта үзең турында сөйлә әле, ничек корея теле белән кызыксынып киттең син?
Мин Казанда туып үстем. Казан милли тикшеренү технология университетында кичке бүлектә, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көндезге бүлектә укыдым. «Мөхәммәдия»дә гарәп телен бик яхшы укыттылар, мәхәббәт уята белделәр. Телләр өйрәнү белән шулай кызыксынып киттем. Россия Ислам институтында теология факультетын тәмамладым. Аннары Төркиядә укыр өчен грант оттым. Төркия грантлары (TürkiyeBursları) дигән программа буенча 2012 елда укырга киттем. Шунда укыганда корея теле белән кызыксына башладым. Тулай торакта минем белән яшәгән кызлар корея музыкасы тыңлый, сериалларын карый, корея сәнгате, мәдәнияте белән кызыксына иделәр. Әкренләп, мин дә ул темага кереп киттем. Субтитрлар белән сериаллар карый башладым. Бу тел миңа ошап китте һәм аны аңлыйсым, өйрәнәсем килде. Үзлектән корея телен өйрәнә башладым. 2014 ел башлары иде бу.
Үзлектән ничек өйрәнә алдың, корея теле бөтенләй башка һәм катлаулы бит ул?
Төрле платформалар эзли торгач, мин бер «Ютуб» каналына юлыктым. Анда Корея турында сөйлиләр, сайтларында корея теле буенча бушлай аудиодәресләр бирәләр иде. Бу дәресләр инглиз телендә бара иде. Шуларның файдасы тиде. Ул арада мин гаиләле булдым, балага уздым һәм, әкренләп, корея теле арткы планга калды. Аңа 2018 елның җәй башында гына әйләнеп кайттым. Яңадан бөтен дәресләрне карап, тыңлап чыктым. Дәвам итеп, алдагы дәрәҗәләренә тотындым. Ташламыйча, укуны дәвам итәргә мотивация булсын өчен, шул ук елның ноябрь аенда узачак корея теле буенча имтиханга язылдым. КФУда елга 2 тапкыр имтихан уздырыла, һәм нәтиҗәләре буенча сертификат аласың. Аның белән Кореядә укырга кереп, эшкә урнашып була. Шулай итеп, ярты ел корея телен үзлектән өйрәнеп, имтиханда икенче дәрәҗә (А2) сертификатын алдым.
Әмма өйрәнүне дәвам итәргә кирәк иде. Сайт аша шөгыльләнү җитми башлады. Мотивация да кимеде. Өстәмә курслар эзләп, КФУга килдем. Анда халыкара мөнәсәбәтләр институтында Кореяне өйрәнү мәркәзе (НОЦ «Центр исследований Кореи «Корееведение») бар. Алар теләүчеләр өчен бушлай Корея теле һәм мәдәнияте түгәрәге оештыралар. Шунда өченче дәрәҗә дәресләренә язлыдым. Кореядән алмаш булып килүче студентлар укыта иде. Шул түгәрәктә укып, елдан-ел югарырак дәрәҗәгә күтәрелдем.
Ничек Кореягәа чакыру оттың? Кайда укыдың, кайда яшәдең?
2021 елда КФУда Кореяне өйрәнү мәркәзе җитәкчесе уздырган курска эләктем. Дәресләр Корея телендә генә бара иде. Аның өчен мин яңа кеше идем. Гадәттә, аның дәресләренә Корея теле, мәдәнияте, сәясәте, икътисадын өйрәнүче студентлар йөри икән. Ә мин берничек тә Корея белән бәйле кеше түгел, үзем кызыксынып укуга ул бераз гаҗәпләнде. Сораштыра башлады – мин ул вакыт КФУда магистратурада укый идем. Шул профессор миңа: «Безнең үзәк елга бер КФУда укып корея телен өйрәнүче студентларга Кореядә стажировка узу өчен стипендия бирә. Әйдә, көз көне син дә гариза яз, отсаң, бер семестрга укырга бушка бара аласың», – диде.
Сентябрьдә гаризаны тутырып җибәрдем. Әңгәмәдә булдым, 2 кешене сайлап алдылар. Шул 2 кешенең берсе мин булдым. Сентябрьдән башлап Кореягә бару өчен әзерләнә башладым.
Кореядә укуым бушлай иде, ләкин тулай торакта яшәү, юл, туклану өчен үзем түләдем. Аның да яртысын стипендия буларак бирделәр.
Кореягә алмашу студенты буларак киттем. Уку йорты Сунгшин хатын-кызлар университеты (SungshinWomen’s University, 성신여자대학교) дип атала иде. Кайбер дәресләр – корея, кайбер дәресләр инглиз телендә булды. Атнага 5 көн, 4-5 сәгать корея телен өйрәнүгә йөрдем һәм магистратура дәресләрен алдым. Тулай торакта яшәдек. Шунысы кызык, Европадан килгән һәм Кытайдан килгән студентларны аерым биналарга урнаштыра иделәр. Безне Европа тулай торагына керттеләр. Шартлар әйбәт, 2 кешелек бүлмәләр иде. Студия фатир кебек. Уртак бүлмә, кухня, ваннасы бар. Минем белән Франциядән килгән төрек кызы яшәде. Кореяда көн саен төрекчә аралашып яшәдем. Тулай торакта бөтен нәрсә – суыткыч, микроволновка, кер юу машинасы да бар иде. Анда мөселманнарга ашау мәсьәләсе катлаулырак, дуңгыз ите һәм маен бик еш кулланалар. Хәтта печеньеларда, кабартмаларда да була ала, гел карап алырга кирәк.
Корея халкы турында сөйләп кит әле. Нинди алар?
Миңа очраган кешеләр турында яхшы сүзләр генә әйтә алам. Бик тырыш, эшчән халык, укыганда да, эшләгәндә дә тырышлар, хәтта арттырып эшлиләр. Үземә карата да бернинди негатив күрмәдем. Мөселман, яулыклы булуым, Азия кешесенә охшамавыма сәерсенеп караучы, начар сүз әйтүче булмады.
Кореялеләр белән дуслашу, якынаю авыр. Алар чит ил кешесен якын китермиләр кебек. Күп кенә җирләрдә йөрдем һәм олы яшьтәге апа-абыйлар белән сөйләшеп китү җиңелрәк иде. Яшьләр белән сөйләшү 1-2 сүз белән генә тәмамланды. Бәлки, әби-бабайларга чит ил кешесенең кореяча сөйләшүе кызык булгандыр, кем белә. Кайбер кешеләр кореялыларның менталитетыннан зарлана. Мин 5 ай гына яшәдем, шуңа фикерем, бәлки, объектив булмас, озак яшәүчеләр башка фикердә була ала.
Яшәү шартлары нинди? Синең игътибарны нәрсә җәлеп итте?
Корея – куркынычсыз ил, анда төнлә дә урамда йөрергә була. Күп кенә кеше төнге 12дә – 1дә йөрергә, йөгерергә чыга. Бигрәк тә җәй көне, чөнки көндез бик эссе, мунча кебек була. Кореядә урлашу юк дәрәҗәсендә. Кафега килеп, өстәлне алыр өчен, акча янчыгы яки телефон куеп калдыручыларны күп күрдем. Югалган әйберләргә дә тимиләр, хуҗасына кире кайтаралар. Бәлки, бу бөтен җирдә камера булу белән дә бәйледер.
Илдә яшәү шартлары төрле, әлбәттә. Корея соңгы елларда гына алга китте бит әле ул. 50нче елларда ул – иң фәкыйрь, иң артта калган илләрнең берсе иде. Корея сугышы булды, Көньяк Кореянең күп урыны җимерелгән иде. Бер үк шәһәрдә биек йортлар, бизнес районнар һәм алар янында ук иске йортлар булуы мөмкин. Контраст. Кешенең кеременә күрә яшәү шартлары да төрле. Урамда картон җыеп тапшырып яшәүче картлар да, йорт-җирсезләр дә очрый, бик кыйммәтле машиналарда йөрүчеләр дә бар. Кореядә фатир сатып алу проблема дип беләм, чөнки алар бик кыйммәт. Арендага алу да кыйбат. Анда күп кеше арендада яши. Ашау бәяләренә килсәк, Казан белән чагыштырсак, күпкә кыйбатрак. Ләкин хезмәт хакы да югары. Минималь хезмәт хакы 1200 доллар, аннан да азрак алучы юк. Уртача 3000 доллар алалар. Иң кыйммәтле әйберләр – яшелчә һәм җиләк-җимеш. Аларны килограммлап түгел, данәләп саталар. Бер груша, мәсәлән, 5 доллар торырга мөмкин. Арзан ризыклар соядан ясалган. Тофу, соя сөте, соя үсентеләре, соя пасталары киң таралган, һәм алар Казандагылардан күпкә арзан.
Кореялеләр нәрсә ашый, сиңа ризыклары ошадымы?
Ризыклары ошый, Казанда да ингредиентлар сатып алып, корея ризыклары пешереп ашый идем. Кухнялары, милли ризыклары сәер булып тоелмады, мин ияләшкән тәмнәр иде. Алар бик әче, борычлы ашыйлар. Хәләл ризыклар табу белән проблема иде инде, кибеттә бик озак йөрергә туры килә иде. Сеул мәчете тирәсендә хәләл кафелар, супермаркетлар бар, анда хәләл ит, ризыклар табып була. Аларны Пакыстан, Бангладеш, гарәп илләреннән китерәләр. Мин шунда барып ит ала идем.
Кафеларда кызык булды, ул турыда сөйлим әле. Үзең генә яшисең икән, кибеттән әйберләр сатып алып пешереп ашаганчы, кафеларда ашау күпкә арзанга чыга. Күп кенә кешеләр шулай эшли дә. Әйтик аш алдың, ди, сиңа бушлай су, дөге (дөгене ипи урынына ашыйлар, ипи ашамыйлар), кабымлыклар: кимчи (кытай кәбестәсеннән ясалган милли ризык), дайкон редисыннан ясалган ризык, тагын берничә төр кабымлык килә, аларны бушлай өстәп тә ала аласың. Ә түләвен аш өчен генә түлисең. Тагын шунысы бар: бөтен җирдә су алып эчү бушлай.
Татарлар белән кореялеләр арасында иң зур аерма нидә дип уйлыйсың? Нәрсәдән үрнәк алып булыр иде?
Аерма бик зур, без тугандаш халык түгел бит. Дин дә, тел дә, мәдәният тә төрле. Шул ук вакытта эшчән булуыбыз белән охшашлык бар, яшәгән җирне карап, матурлап тору белән дә. Милли бизәкләрдә охшашлык бар, милли музыкада. Алтай телләр гаиләсеннән булганга күрә, телләребез арасында грамматик структура белән охшашлык та бар. Сүз ясалышы, кушымчалар, җөмләләрдәге сүзләр тәртибе бертөрле. Төрки телләрне белгән кешеләргә, татарларга корея телен өйрәнү чагыштырмача җиңел. Чөнки тел мантыйгы охшаш. Алар да өйгә аяк киемен салып керә. Милли традицияләре буенча идәндә утырып ашыйлар, укыйлар, хәтта йоклыйлар. Аларның өйләрендә җылыту системасы идән астыннан уза. Өйдә батарея-радиаторлар юк. Үрнәк алырлык әйбер исә – дисциплина. Илне карасак, Корея – иң алга киткән илләрнең берсе. Чүпне аерып җыюга җитди карыйлар, чүпкә атыр алдыннан савытларны юалар. Бөтен әйбер эшкәртелә. Эшкәртүгә китмәгән чүпләр исә яндырыла. Ашамлык калдыклары авыл хуҗалыгы өчен китә. Бу система миңа бик ошады. Миннән торса, Татарстанда да чүп яндыру заводы урынына чүп эшкәртү заводы ясатыр идем.
Корея халкы ничек эшли һәм ял итә?
Корея халкы бик күп эшли, һәм аларның хезмәт кодексы безнеке кебек түгел. Максималь отпусклары 2 атна. Аны да 10 еллап эшләгәч кенә бирәләр. Яңа эшли башлаучылар өчен еллык ял 1-2 көн генә була ала. Больничныйлар түләнми, кеше авырса да эшкә йөри. Арттырып эшлиләр, эш вакытыннан соң да калалар. Бәлки, шуңадыр да – эш атнасы беткәч, бик күп алкоголь эчәләр. Бәлки, бу – стресстан котылу ысулларыдыр. Кафе-барларда утырып, милли алкоголь эчемлекләрен эчәләр. Җомга-шимбә кич белән урамнарда исерек кешеләр очрый. Ләкин алар агрессив түгел, селкенә-селкенә йөриләр. Сугышканнарын йә урамда йоклап ятканнарын бер дә күрмәдем.
Ял көннәре паркларга йөриләр. Сеулда бик күп чаралар уздырыла. Чия чәчәге фестивале, мәсәлән, роза чәчәге фестивале, төрле концертлар һәм башкасы. Һәрвакыт нинди дә булса чаралар булып тора, кешеләр күпләп йөри. Пикник ясарга яраталар, паркларда җәймәләр җәеп, ашап, сөйләшеп утыралар, хәтта фильмнар карыйлар. Шәһәр уртасыннан Хан елгасы уза, аның ике ярына парклар ясаганнар. Күп музейлар бар, тарихи, сәнгать музейлары, берсенә дә түләп кергәнемне хәтерләмим, барысы да бушлай. 5 хан сарае бар, анда керү арзан, карап йөрергә кызык. Сеулда, Кореяның башка шәһәрләрендә дә, карарлык, күңел ачырлык урыннар бик күп.
Тагын шунысы кызык: шәһәрдә, илдә кешене тикшерә торган металл эзләүче, тикшерүче рамкалар юк. Метрога, вокзалга кергәндә дә туры кереп китәсең. Университетка кергәндә дә турникет, сакчылар тормый. Теләсә кайсы университет кампусына, уку биналарына керә аласың, хәтта ашханәсенә кереп ашарга, аудиториягә кереп утырырга да була. Ил эчендә аэропортта очканда да тикшермиләр. Куркынычсыз ирекле ил.
Нинди шәһәрләр, билгеле урыннарда булдың? Кайда ошады?
Күп вакытым Сеулда узды. Марттан июнь ахырына кадәр укыдым. Кичкә таба гына шәһәрне карарга чыга идем, ялларда төрле җирләргә йөрдем.
Сеулда тауларга бардым. Кореялеләрнең иң яраткан вакыт уздыру ысулы ул – тауларга күтәрелү. Сеул эчендә дә таулар бар. Зур шәһәр йортлары табигать белән гармониядә төзелгән.
Көньякта Пусан шәһәрендә булдым, илнең зурлык буенча икенче шәһәре ул. Диңгез буенда урнашкан, атмосферасы Сеулдан аерыла. Өченче иң зур шәһәр Инчхонга Сеулдан метро белән дә барып була. Иң мөһим аэропорт, икенче иң зур порт, завод-фабрикалар урнашкан шәһәр. Анда зур гына рус телле кореялеләр диаспорасы бар. Юлда да русча сөйләшүчеләрне очраттым. Инчхон да диңгез буенда урнашкан, аны Көнбатыш диңгез дип атыйлар, Кытай диңгезе. Сувон шәһәренә дә метро белән барып була. Анысы зурлыгы буенча Казан кебек шәһәр. Анда да Юнеско тарихи урыннары бар. Каннын дигән шәһәргә дә бардым, ул Көнчыгыш (Япон) диңгез ярында урнашкан. 2018 елгы кышкы Олимпия уеннарының кайбер ярышлары монда узган иде, ул вакытта төзелгән Олимпиада объектлары бар. Кызганыч, күбесе буш тора, җимерелеп бара шикелле.
Корея телен өйрәнгәндә балам туу белән бүленеп тордым, дигән идең. Син укуда булганда, кызың Казанда калып тордымы?
Кызым әтисе һәм әбисе белән калып торды. Кыска вакытка алмашу студенты булып баргач, үзем белән алып китмәдем. Нәрсә ничек икәне билгесез иде бит. Магистратура яки докторантурага укырга китсәң, үзеңнең виза белән бергә тормыш иптәшең, балаларыңны да алып бара аласың, аларга гаилә визасы бирелә.
Корея косметикасын да искә алыйк әле. Бөтен дөньяда популяр бит инде ул, кореялеләр үзләрен бик карый, дип әйтәләр. Бу чыннан да шулаймы?
Корея косметикасын үзем дә кулланам, Кореягә барганчы ук инде күп кулланган әйберләрем Кореянеке иде. Анда чыннан да матурлыкка бик зур әһәмият бирәләр. Эшкә алганда да тышкы кыяфәткә карыйлар һәм матуррак булган кешеләрне эшкә теләбрәк алалар. Кызлар да, егетләр дә үзләрен бик карый, бизәнү косметикасын да бөтен кеше куллана. Метрода барганда еш кына игътибар итә идем, каршыда утырган егетләр битләренә бб-крем сөрткән һәм кашларын карандаш белән сызган була иде. Азия кешеләренең кашлары сирәк, шуңа матурлап куялар. Тагын шунысы кызык: косметика, кремнарны рекламалауда ир-егетләр төшә, ә алкоголь рекламасында – кызлар. Косметика кибетләре бик күп. Кояштан саклану кремнарын бик күп кулланалар, чөнки анда кояш көчле, тиз яндырып ала. Коенырга барганда, кешеләр ябык коену киеме кияләр, аякларын, кулларын каплыйлар, башларына да кияләр. Кояш бик агрессив, тән бик тиз карала.
Пластик хиррургиягә уңай карыйлар, дип ишеткәнем бар. Бу чыннан да шулаймы?
Әйе, анда пластик хирургия киң таралган һәм еш кына нормаль күренеш санала. Хәтта әти-әниләре кызларының мәктәп чыгарылышына бүләк буларак күз зурайту операциясе өчен акча бирә алалар. Үзеңне матурлау гадәти хәл санала.
5 ай торып караганнан соң нәрсә әйтә аласың: Кореядә яшәр идеңме?
Гомумән, Корея миңа ошады. Анда һәр регионның үзенчәлеге бар – һәрберсендә үз акценты белән сөйләшәләр, диалектлары бар. Аларны тыңлау, өйрәнү кызык. Барып күрергә теләгән күп кенә урыннар калды әле. Бөтенләй монда яшәмәс идем, ләкин 3-4 ел докторантурада укып, белем алыр идем.
Кореянең һавасы пычрак. Һавада һәрвакыт тузан бар, аны Кытайдан килә, дип әйтәләр. Кайвакыт шәһәрне томан кебек тузан каплап ала, ул сәламәтлеккә зыянлы. Аллергия, сулыш юлы авырулары, яман шеш сәбәбе була ала. Ул көннәрне кешеләр битлек кимичә урамга чыкмый. Шуңа күрә пандемиягә кадәр үк Корея кешеләре битлек киеп йөри иде инде. Өйләрдә дә яхшы һава чистарту җиһазлары кулланалар.
Кореяне син булган башка илләр белән чагыштырсак, ни диярсең?
Кореядә эшкә җиңел карау дигән сүз юк, һәркем үз эшен җитди башкара. Бюрократия һәр илдә бар, ләкин монда аны әзрәк дип әйтергә була. Мәсәлән, адреста регистрация узуны интернет аша да эшләп була. Аренда килешүен дә нотариуска барып тормыйча, кулдан гына язалар. Имза урынына мөһер куялар.
Юлларда дисциплина булуы да ошады, кагыйдәләрне үтиләр. Автобуслар җәдвәл буенча йөри, 1 сәгать эчендә күчеп утырганда акча алынмый. Кореядә, кешеләрне көттермәс өчен, бөтен әйберне тизрәк эшләргә тырышалар. Барысы да кешеләр өчен эшләнгән кебек.
…Әңгәмә өчен Ләйсәнгә рәхмәт әйтеп, Корея фильмнары, сәнгате, теле турында тагын да күбрәк мәгълүмат эзләргә киттем. Кызыктырды! Ә сез ни диерсез?