Эльвина Шаһалиева – Башкортстанда туып үскән татар кызы. Менә 5 ел инде ул Америкада тормыш итә. Аның белән яшәү, уку шартлары, Америка турындагы мифларның дөресме-түгелме икәнлеге, күчеп китү мөмкинлекләре турында сөйләштек.
Эльвина, сез кайда туып үстегез, укыдыгыз, эшләдегез?
Мин Башкортстанда, Туймазыда тудым, Эстәрлетамакта спорт академиясендә укыдым. Аэродизайн буенча бизнесым бар иде, шуның белән шөгыльләндем.
Хәзерге үз-үзенә ышанган Эльвина булыр өчен сезгә нәрсә булышты? Мәктәптә укыганда үземне яратмый идем, дип сөйләгән идегез...
Психолог белән бик күп эшләдем. Мәктәптә мине гел котырталар, кимсетәләр иде. Кызганыч, моңа, гадәттә, укытучылар игътибар итми... Аннары менталитетны, яшәү урынын алыштыру да булышты. Америкада башка кыйммәтләр, бәяләү төшенчәләре. Тышкы кыяфәт беренчел түгел. Монда кешелеклелек мөһим.
Кайчан һәм ни өчен күчеп китәргә булдыгыз?
5 ел элек күчтек. Ни өчен икәнен әйтмим.
Якыннарыгыз каршы булмадымы?
Каршы булмадылар. Кечкенәдән үк аларның фикере миңа беренчел түгел иде. Һәрвакыт үземне тыңладым. Шундый үзсүзле булгач, берәр нәрсә «китереп чыгарачагымны» белеп торганнардыр инде.
Туганнар-дуслар белән элемтәгез сакландымы?
Юк, аралар ерак булгачтыр, элемтәләр суынды. Әнием белән генә аралашам, тагын берничә апа белән сөйләшеп торабыз. Әни башта шокта иде. Ул – бик зирәк хатын-кыз һәм минем башлангычларымны яклый, аңлый торган кеше.
Күченеп киткәндә нинди авырлыклар булды?
Авырлыклар күп булды. Монда бөтен нәрсә башкача бит. Татарстан белән Башкортстанның киресе, дип әйтергә дә була. Хәтта чирәм дә башкача үсә Америкада. Иң авыры психологик иммиграция кризисы булгандыр. Чөнки үз кешеләреңнән, туган җиреңнән еракта барысы да чит тоела, ризыклар да башка, тәмсез кебек, пластик шикелле. Бөтенесенә яңадан ияләшергә, өйрәнергә кирәк булды. Киткәндә, миңа да иремә дә 28 яшь иде, кызыбызга 4. Яңа менталитетка кереп китү дә авыр булды. Тагын тел белү кыенлыклары бар бит әле. Инглиз телен мәктәптә өйрәнгән генә җитмәде. Фатир табу өчен дә документлар кирәк. Ә докуметнларны ясау катлаулы... Монда кибетләрнең элмә такталарына кадәр башкача. Мәсәлән, бездә кибетнең исеме эленеп тора һәм анда нәрәләр сатылганын беләбез. Ә монда «Алди» дип язып куелган, мәсәлән, эчендә ризыклар сатыламы, җиһазлармы икәнен белмисең дә, кереп, карап чыгарга кирәк. Дөньяны яңадан өйрәндек, диергә була. Минем өчен ияләшү авыр булды. Ел ярымнан соң барысы да җайлашты. 5 ел яшибез, ә болай 10 ел торган кебек инде.
Ул вакыт белән чагыштырганда, хәзер күченүчеләр өчен нинди аерма бар?
Без күчкәндә, бернинди мәгълүмат та юк иде. Безгә сукырларча килергә туры килде, кайда барасын, нишлисен белмәдек. Хәзер мәгълүмат чыганаклары бик күп. Интернетта да барысы ярылып ята. Элек берни юк иде. Ләкин документлар ясау буенча безгә җиңелрәк булды, чөнки кешеләргә ышанып була иде. Хәзер мошенникларга эләгергә мөмкин. Бәяләр дә үсте. Без килгәндә адвокатлар 3-5 мең доллар торса, хәзер 13-15 мең доллар. Хезмәт хаклары да үсте, билгеле, ләкин кешеләр сум акчасы белән килә бит.
Ни өчен нәкъ менә Чикаго?
Без килгәндә, энемнең сыйныфташы монда яши иде, ул аның белән сөйләште. Аннары мин ул кызга яздым, килсәгез, каршы алам, дип җавап бирде. Башка җирдә бер танышыбыз да юк иде. Кемдер нәрсә дә булса әйтә, аңлата алырлык җиргә килдек. Шуңа нәкъ менә Чикагоны сайладык. Хәзер инде бөтен җир буенча мәгълүмат табып була, сайлауда ирек бар. Ә монда килгәнебезгә бер дә үкенмим. 30 штатта булганым бар, ләкин безнекеннән яхшыракны әле очратмадым.
Кызыгызга ничә яшь? Мәктәпкә йөриме?
Кызыма тиздән 9 яшь тула. 3нче сыйныфны тәмамлый. Миңа монда белем бирү системасы ошый. Менә бездә өй эшләре дә бирмиләр, баланың ирекле вакыты җитәрлек. Бирсәләр дә 1 бит була ул, сыйныфта өлгермәгәнне эшләп бетерергә кушалар. Бала мәктәптән соң ял итә, өчәр сәгать дәрес хәзерләп утырмый. Ачуланмыйлар, бер-береңне кимсетү юк, моны карап кына торалар. Инглиз телендә укыйлар, инде кызым яхшы сөйләшә. Әле репетитор белән дә өйрәнүен дәвам итә.
Репетиторны үзегез яллыйсызмы?
Мәктәптә даими рәвештә белемне тикшерү буенча тест үткәрәләр һәм нәтиҗәләр буенча репетитор тәкъдим итәләр. Бу – бушка. Баланың белем дәрәҗәсе өчен мәктәп һәм укытучы җаваплы икәнен аңлап эшлиләр. Шуңа бушка өстәмә дәрес бирәләр дә инде.
Мәктәп формалары нинди? Мәгариф системасының тагын нинди үзенчәлекләре бар?
Мәктәп формасы юк, теләгәнне кияләр. Авыр рюкзаклар күтәреп йөрү дигән нәрсә дә юк. Мәктәптән ноутбук, планшетлар бирәләр. Сатып аласы түгел. Канцтоварларны да мәктәп бирә. Берәр мәктәп бирмәсә, махсус үзәкләрдән бушка барып алырга була. Безгә белем бирү системасы бик ошый. Басым ясамыйлар, 1нче сыйныфка барганда укый белергә кирәк, дигән нәрсә юк. Куркынычсызлыкны карыйлар, мәктәп ишекләре бикле тора. Әти-әниләр дә болай гына керә алмый, алдан директорга язылырга кирәк. Кергәндә дә металл детектордан тикшереп кертәләр. Безнең штатта шулай, башка җирдә бераз башкарак та булырга мөмкин.
Россиядән күчеп килүчеләр бер-берсенә ярдәмчелме?
Һәр җирдә яхшы һәм начар кешеләр була инде. Нигездә, барыбер күпчелек бер-берсенә ярдәм итәргә әзер. Ярдәм иткәннән соң муеныңа менеп атланучылар да була… Мин менә безгә булышкан дустыма гомер буе рәхмәтле. Ул заманында бераз мәгълүмат белән булышкан иде, аларда 10 көн яшәп тә тордык. Мин аңа теләсә кайсы вакытта ярдәм итәргә әзер. Үзем дә яңа килүчеләргә еш булышам. Паспортсыз сим-карта алып булмаска мөмкин, банк картасы да кирәк була ала, мәшәкате күп, яңа килүчеләргә кыенлыклар бар. Кулымнан килгәнчә хәлләрен җиңеләйтергә тырышам. Рәхмәтле кешеләр, әз генә ярдәмнән дә күңеле булучылар бар.
Кешеләрне, яшәү рәвешен алып караганда, Америкада нинди аерма бар?
Кешеләр бөтенләй башка төрле монда. Капма-каршысы дип әйтергә дә була. Татарлар кайнар сөтле чәй эчә, дисәк, америкалылар – салкын кофе. Татарга бакчада яшелчә үстерергә булса, америкалы, сатып алырга, ди. Татарга сарык шашлыгы булса, америкалыга – дуңгыз стейкы. Аермалар санап бетергесез!
Чит илгә күчеп китәргә теләүчеләр өчен АКШны киңәш итә аласызмы? Легаль рәвештә нинди юллары бар? Легаль булмаган юл белән килсәләр, нәрсә яный?
Бик катлаулы сорау. Кеше алдан белгеч белән киңәшләшеп, сөйләшергә тиеш. Чөнки төрле очрак була. Нәрсә кирәк, нәрсә аласын алдан белешеп куерга кирәк. Кайбер кешеләр күчеп киләләр дә, легальләшмиләр, документлар белән шөгыльләнмиләр, кемнеңдер акчасы җитмәскә дә мөмкин. Әмма болай дөрес түгел. Эшне документлардан башларга кирәк. Әгәр аның белән шөгыльләнмәсәң, башка нәрсәнең мәгънәсе юк.
Сез күченеп килүчеләргә урнашырга, документлар ясарга ярдәм итәсез, шулаймы?
Әйе. Хәзер килүчеләр бик күп. Ярдәм итәсем килә. Татарларның тамырында инде ул кешегә булышу.
Сер булмаса, бу хезмәт күпме тора? Күчеп килүче кешенең үзе белән күпме акчасы булырга тиеш?
Һәр очрак аерым, билгеле бер җавап бирә алмыйм. Кайда килү, шәһәр, штаттан тора, беренче вакытта ярдәм итәрлек кеше булу-булмавыннан тора. Бу сорауга 15 минут буе сөйләп тә җавап биреп бетереп булмый.
Яңа килгән кеше эш таба аламы?
Монда килеп җитү белән эшли башлау легаль түгел. Эшкә рөхсәт алырга кирәк. Башка юллар да бар инде, легаль булмаган эшләүчеләр дә бар.
Сезнең тирәдә татар диаспоралары бармы?
Флорида татар диаспорасына якын торырга тырышам. Чикагода да бар, ләкин тегесе минем күңелемә якынрак. Руслар белән аралашсак та, татарлар барыбер якынрак. Менталитетның төрлелеге бик сизелә. Милләттәшләр белән аралашу җиңелрәк. Үзеңне йортыңда кебек хис итәсең. Традицияләребезне, телебезне онытырга теләмим, практика кирәк, шуңа даими очрашып торабыз. Татарча сөйләшәбез, көлешеп утырабыз. Милли ризыклар пешереп алып килеп, татарча җырлар тыңлыйбыз.
Күптән түгел Сабантуй оештырдыгыз, кеше күп идеме, ничек узды ул?
Әйе, Сабантуй яхшы узды. Оештыручы Римма, алып баручы Илмир – искиткеч кешеләр! Андый осталарны моңарчы очратканым да юк иде шикелле. Мин спонсорларның берсе идем, ел да ярдәм итәргә тырышам. Бу чараларның булып торуы кирәк. Спонсорлар булмаса, алар бетәчәк бит. Мин бөтен татарлар, башкортлар һәм башка милләтләр җыелуын телим. Сабантуй берләштерә, башка халыклар да безнең турыда белә. Америкага килгәч, мин үзебезнең мәдәнияткә якынайдым.
Бер кичәдә украин кызларын татарчага биеткәнегезне беләм. Аларга безнең җырлар ошыймы?
Әйе, «девичник» ясаган идем. Татар халык киемнәре кидем, татар җырлары куйдым, сүзләрен тәрҗемә итеп аңлаттым, татарча биеп күрсәттем. Безнең җырлар туган як, әти-әнигә, бер-береңә мәхәббәт турында, балалар турында бит инде, барысы да мәгънәле. Украин кызлары бик яратты. Бергә биедек тә, хәрәкәтләрен дә өйрәттем.
Америкалылар безгә карата нинди фикердә? РФдагы сәясәт кискенләшкәннән соң, сезгә мөнәсәбәт үзгәрмәдеме?
Дискриминация сизмәдем. Кайдан икәнне сорасалар да, Россиядән икәнне әйтергә оялмыйм. Берничә тапкыр, ничек син, үзеңне ничек хис итәсең, дип сораучылар булды. Мин борчулы икәнемне әйттем. Украиннарның россиялеләргә карата бераз кискен мөнәсәбәте барлыгын беләм, ә менә америкалылар тарафыннан күргән-ишеткән юк.
Кайтырга теләгегез юкмы? Яңадан кайтып яши алыр идегезме, ничек уйлыйсыз?
Кайтасым килми. Хәзер анда яши дә алмас идем, мөгаен. Мин ул җиргә туры килми идем шикелле. Татарстанны, Башкортстанны, Россияне яратам. Әмма мин анда үземне куркынычсызлык астында хис итми идем. Америкада үзеңне рәхәт, җылы йомшак юрган астында кебек хис итәсең. Кануннар яхшы, барысы да кешеләр өчен эшләнгән. Эшлисең һәм көне-төне көч куясың икән, синең нәтиҗәң һичшиксез булачак. Россиядә мин ат кебек эшләдем, ялсыз, тәүлекләр буе көч куйдым, әмма нәтиҗәсе юк дәрәҗәсендә иде. Акчам иң кирәкле әйберләргә генә җитә иде. Монда исә без үзебезгә яхшырак тормыш рөхсәт итә алабыз. Айга 2 тапкыр сәяхәт итәбез. Яшәү дәрәҗәсе дә бөтенләй башка. Без монда акча артыннан түгел, тынычлык артыннан килдек. Һәм аны таптык та. Чагыштырырлыгыбыз бар. Һәм болардан колак кагырга теләмәс идем!
Эльвина, сез интернетта блог алып барасыз. Башка блогерлар белән мөнәсәбәтегез ничек?
Бу тема күтәрелгәч, әйтми булдыра алмыйм. Миңа татар-башкорт блогерлары ташланып, теләсә нәрсә язып, минем турыда сөйләп торалар. Мин инде күп еллар элек монда булсам да, руслар, украиннар, америкалылар тарафыннан хейт күргәнем юк, ә татар-башкортларга бәйләнергә генә булсын. Мин монда милләттәшләребезне берләштерәм, безнең халык турында сөйлим, тырышам... Ә алар?!
Америкадагы медицина турында нәрсә әйтә аласыз? Бик кыйммәт, дип сөйлиләр бит.
Әйе, Америкада медицина кыйммәт, дигән сүзләр йөри. Әлбәттә, барысы да очракка бәйле. Ләкин минем 5 ел яшәвем дәверендә бер тапкыр да зур суммалар түләү белән очрашканым булмады. Госпитальгә дә эләктем, операция дә булды, «ашыгыч ярдәм» дә китерттек, барыбер алай зур суммага чыкмадык. «Ашыгыч ярдәм» чакырыр алдыннан әйбәтләп уйларга кирәк, билгеле. Госитальгә үзең барып җитә аласыңмы, юкмы? Чөнки гади очракларда «ашыгыч ярдәм» машинасын чакыру өчен зур түләүләр килә. Ләкин яшәү белән үлем арасында калсаң, барысын да страховка түли. Күп нәрсә страховка агентын дөрес сайлавыңнан да тора. Әйдәгез, безнең очракны алып карыйк. Хезмәт хакыбыз яхшы, урта класста яки әзрәк өстәрәк саналабыз. Яшәү белән үлем арасында калганда, бик күп анализлар, снимоклар ясадылар, операция булды, госпиталь 100 мең долларга якын сумма таләп итте. Ул вакытта страховкабыз юк иде. Шулай булгач, госпиталь дәүләттән бирелә торган страховка агентын чакыртты. Ул килеп сораулар бирде, күпме акча эшләвемне, кайда эшләвемне белеште. Һәм ахыр чиктә түләүнең бөтенесен дә капладылар, без түләмәдек. Страховкам булып госпитальгә эләккән очракта да 500 доллардан артык түләү килгәне булмады.
Ул страховкалар, гадәттә, күпме тора соң?
Страховка бәясе хезмәт хакыннан тора. Җитәрлек керем булмаса, дәүләт субсидия бирәчәк һәм күп өлешен үзе каплаячак.
Америкада иң ошаганы нәрсә?
– Кануннар. Монда барысы да кешеләргә һәм кешеләр өчен. Монда бизнес ясау бик җиңел. Әз генә сәләтең булса, барысы да килеп чыгачак. Юллар, табигать, һава торышы әйбәт. Муллык. Автомобильләрне байлык күрсәткече түгел, ә хәрәктләнү чарасы итеп кабул итүләре ошый.
Күп кеше фатир-йортларны арендага алып яши, диләр. Чыннан да шулаймы? Ни өчен?
Әйе, еш кына яшәү урынын арендага алуны кулай күрәләр. Бездәге шикелле түгел, бездә бит үз йортың булмаса, хәерче саналасың.
Сәбәпләрнең берсен аңлатып китәм. Монда 4 елга бер штатка мэр сайлаулары була. Кайбер мэрлар штатны, шәһәрләрне бик яхшы карый, кайберләре киресен эшли, зыян гына сала. Америкалылар, начар кеше килсә, күчәләр дә китәләр. Стабильлек булмаган штатларда күп кеше йорт-җирен арендага алып яши. Сатып алу, аннан сату сораулары белән мәшәкатьләнергә теләми.
Берзаман безнең штатта да эшләр начар иде, талаш, бәрелешләр булды. Кешеләр күпләп күченеп китә башлады. Шулай ук Калифорниядә, мәсәлән, ковид вакытында беренчеләрдән булып мәҗбүри прививка керттеләр. Мәктәптә дә кертмәкче булдылар. Башка штатлар белән чагыштырганда, Калифорниядә чикләүләр кырысрак иде. Шуңа аннан да күпләп күчеп киттеләр.
Икенче сәбәп – йорт-җирне карау чыгымнары. Монда аларны хуҗа түли. Арендага алганда, өйдә җиһаз булмый. Әмма аш бүлмәсендә бөтен әйбер булырга тиеш. Холодильник, плитә, кер юу машинасы, табак-савыт юу машинасы, микроволновка. Өй булса, котельня бүлмәсе булырга тиеш. Су җылыту, йортны җылыту аппараты. Бу техниканы йорт хуҗасы кайгыртып тора. Торбалар, сантехника сораулары килеп чыкса, дивар һәм башкасына зыян килсә, барына да хуҗа җавап бирә. Күп әйбернең срогы чыга, бозыла, ватыла. Коммуналь хезмәтләр өчен арендага алучы түләсә, монда тагын еллык түләү бар, аны да хуҗа түли. Йорт чыгымнарына килсәк, мәсәлән, яңа газ плитәсе уртача 800 доллар тора. Аны китерү, урнаштыру белән бергә 1500гә чыгачак. Бу бит аз чыгым түгел. Күптән түгел безнең кер юу машинасын алыштырдылар. Канализация торбасы шартлады, анысына сантехник китерттеләр. Кул эшләре монда кыйммәт йөри, ул хезмәткә зур акча китә. Үз өең булса, бөтенесенә үзең түлисең, арендага булса, хуҗаң түли. Сатып алуның мәгънәсе нидә, диерсез. Гадәттә, фатир-йортларың күп булса, арендага бирү уңышлы чыга. Комплекслар мәсәлән, алар 200ләп фатирны арендага бирә. Инвестиция буларак йорт алган очракта, аны букинг, айренбиенби кебек сайтларда тәүлеккә биреп торалар. Алай булса яхшы.
Америкада бензин кыйммәтме?
Берсендә шулай, тулы бак бензин 68 долларга чыкты, дигән идем, бигрәк кыйммәт, дип яздылар. Шуннан соң махсус утырып санадым. Бездә супермаркет кассиры бу акчаны 3,5 сәгатьтә эшли булып чыкты. Тырнак ясаучы 2 сәгатьтә, ягъни бер клиент кабул итеп. Механик шулай ук 2 сәгатьтә эшли. Россияда супермаркетта уртача хезмәт хакы 31,5 мең сум дип алсак, андагы бензин бәясе белән чутлап чыгарсак, бер бак бензин өчен 14, 5 сәгать, ягъни 2 эш көне кирәк булып чыкты. Шуннан карап уйлагыз инде, кайда бәяләр кыйммәтрәк?
Кызык булып тоелган берәр күренеш булганы бармы?
Әйе! Монда машина номерына ни телисең, шуны язырга була. Россиядә дә бар бит инде ул хәрефләрдән сүз тезәргә теләүчеләр. Әгәр алда торган машина язуы сезне кыерсыткан кебек тоелса, аңа онлайн рәвештә онлайн шикаять биреп була икән! Бу миңа кызык булып тоелды.
Мәктәптә ЛГБТ темасы күтәрелә, диләр, бу чыннан да шулаймы? Америкага күченсәк, балаларга мораль зыян килер, дип борчылган кешеләрне беләм…
Демократик штаттан саналсак та, безнең мәктәптә ул сорау күтәрелмәде. Кайбер мәктәпләрдә «лгбт тарихы» дигән нәрсә бар. Бары тик кешеләр моның нәрсә икәнен белсен өчен. Көннәрдән бер көнне кеше шок хәлендә калмасын өчен. Без мәктәптә укыганда да ул сораулар әзрәк күтәрелә иде бит инде, тарихта ул тема бар иде. Әмма монда пропаганда юк. «Бар» дип әйткәндә дә арттырып сөйлиләр, дип уйлыйм. Кайбер кеше бер җөмлә әйтелсә дә «пропаганда» дип кычкыра башлый. Аңлату белән пропаганда арасында бик нечкә чик бар. Үзем бу сорауга толерант карыйм. Кеше күп булган урыннарда ирләр белән ирләр генә түгел, хатын-кызлар белән ирләр үбешеп торуга да каршы мин.
Әңгәмәбезне йомгаклап, Америкага күчәргә исәпләүчеләр өчен нинди киңәшләр бирә аласыз, Эльвина?
Беренче чиратта тел темасын алыйк. Телне белү булса, ситуация яхшырак булачак. Әмма аны идеаль белү кирәк түгел, борчылмагыз. Безнең сул як шәһәр яннарында рус телле оешмалар бик күп. Кибетләр, кафелар, матурлык салоннары, анда инглизчә начар белүчеләр рәхәтләнеп эшли ала. Без килгәндә, инглиз теле белемебез мәктәп дәрәҗәсендә иде. Ләкин кеше сөйләшә торган җиргә килгәч, берни белмәвемне аңладым. Инглиз телен белмәү тормышымны бозды, дип әйтә алмыйм.
Уйлап карасак, инглизчә сөйләшмәгән кеше рус гаиләсенә бала караучы, өй караучы, әби-бабайлар караучы, сөйләшергә кирәк булмаган җирләргә (мисал өчен табак-савыт юарга) эшкә урнаша ала.
Иң мөһиме – документлар белән эшләү. Шуны онытмасыннар! Күпләр аны ахырга калдыра. Хәзер акча эшлибез дә аннары булыр, диләр. Без дә заманында шулай күп вакыт югалттык. Беренче ел адаптация була, аның турында уйламыйсың. Аннары сагыну башлана, үзеңне алтын читлектә кебек хис итәсең. Чөнки документлар булмагач, юлга чыгарга да куркасың, туганнар да килә алмый. Килгәч тә документларга тотынырга кирәк, алар әзер булганчы әле озак вакыт үтәчәк. Теләгегез бар икән, юлларын эзләгез, тырышыгыз! Җиңел генә яки көтеп ятып кына беркемгә дә бернәрсә китереп тоттырмыйлар.
Эльвина, әңгәмәбез өчен, ерак җирләрдә дә милләтебезне танытып, берләштереп торуыгыз өчен рәхмәт сезгә! Алга таба да эшегездә, тормышыгызда уңышлар телим!