Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар кызына өйләнгән Оливер хатынын кыйнауда шикләнелә (Үзе авыл халкына киңәшләр бирә)

news_top_970_100
Татар кызына өйләнгән Оливер хатынын кыйнауда шикләнелә (Үзе авыл халкына киңәшләр бирә)

Татар кызына өйләнгән һәм татар блогерлары белән роликлар төшереп танылган Оливер Мукендины хатынын кыйнауда шикләнәләр. Кара тәнле блогер үзе урнаштырган видеодан күренгәнчә, аның өенә полиция килгән һәм аннан хатынын кыйнаганмы-юкмы икәне хакында сорау алалар. Оливер Мукенди «бармак белән дә тимәдем» ди һәм, мондый шартларда ничек яшәп булсын дип, балалар каза күрә дип, видео төшерә.

Бу вакыйга алдыннан Оливер Мукенди «авыл кешеләренә киңәш» яздырды. Ул үзен «татар һәм Африка культурасы арасындагы күпер» дип атый. Оливер үзе кебек кара тәнле кешеләрне «негр» дип атамаска куша, шул очракта тынычлык булачак, ди. Аеруча БРИКС узган вакытта. Африкалы әйтүенчә, бервакыт малайлар бер студентка шулай дип әйткәч, ул аларга карата көч кулланган (Оливер нәрсә эшләгәнен әйтми, оятсыз сүз белән әйтә һәм йодрыгы белән сугып күрсәтә).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100