Татар кызы нигә гаилә корырга ашыкмый: «Туйдан соң савыт юасы килмәгәнгә кияүгә чыкмадым»
Хәзерге заман кызы үзен тотышы, фикерләве һәм теләк-омтылышлары ягыннан бик аерылып тора. Хәзерге татар кызы – нинди ул? Кем булырга тели? Ул кая барырга омтыла? JadidFest фестивале кысаларында үткәрелгән җанлы аралашуда бу хакта бергәләшеп уйландык. «Интертат» хәбәрчесе Руфинә Гарифуллина әлеге чарадан шәхси күзәтүләрен тәкъдим итә.
«Хәзерге вакытта хатын-кыз үз юлын сайларга хокуклы»
22 ноябрьдә Татарстан Милли китапханәсендә «Хәзерге заман кызы» темасына багышланган җанлы аралашу, ягъни дискуссия уздырылды. Китапханәнең бусагасын атлап керү белән игътибарымны бирегә җыйналган кешеләргә юнәлттем. Аларның күбесе милли киемнәрдән иде. JadidFest фестивале милләтпәрвәр һәм халкыбызның киләчәге өчен җанатып торган яшьләрне җыйган. Әлеге кешеләрдәге сыйфатлар милли киемнең иң кечкенә деталеннән алып, җанлы аралашуда белдергән фикерләренә кадәр үк барып тоташа иде. Аларның һәрберсе хәзерге заман татар кызының киләчәге өчен борчыла, аны начар гамәлләрдән һәм яман гадәтләрдән саклап калырга тырышалар.
Дискуссия катнашучыларның үз тәҗрибәләре белән бүлешү аша үрелеп барды. Аралашу 3 бүлектән торды. Көн кадагында торган темалар – гаилә, карьера һәм үзүсеш булды. Гаилә кору, кияүгә чыгу һәм бала табу проблемасы тыңлаучыларга да, катнашучыларның үзенә дә бик кызык һәм мөһим тема булганга күрә, аралашу хәтта 1 сәгатькә кадәр үк сузылды. Соңрак 15 минут эчендә калган бүлекләрне дә тиз-тиз «чәйнәп» чыгарга өлгердек.

Чара башланыр алдыннан катнашучыларның кайберләре белән аралаштым. Бүгенге чара турында фикерләре турында белештем. Җаваплары болайрак яңгырады:
«Болгар» радиосы алып баручысы Гөлназ Рәшитова:
Сөйләшүне бүгенге татар хатын-кызына багышлыйбыз. Татар кызының карашлары, максатлары һәм башкалар, һәм башкалар…

«Татар яшьләре форумы» әгъзасы Ләйсән Фәхриева:
Быел Jadidfest фестивале хатын-кызларга багышланган. Чараның бер өлеше ул – әңгәмә. 20 яшьтән алып 30 яшькә кадәр яшь кызларны җыйдык. Аларның һәрберсе төрле җирдә эшли, төрле әйберләр белән кызыксына. Гомумән, аларның кыйммәтләре төрле. Гаилә, карьера һәм үзүсеш турында сөйләп китәчәкбез. Кемгә нәрсә якын, кемнең нинди фикерләре бар – биредә чагылачак. Безнең максат: төрлелекне күрсәтергә, ягъни хәзерге вакытта хатын-кыз үз юлын сайларга хокуклы. Нәрсә ошый, шуны эшли ала.

«Кайчан кияүгә чыгасың, дип сорасалар, җомга көнне чыгам, дип җавап бирергә кирәк!»
Нинди фикерләр яңгырап, күңелнең түренә һәм баш миенең нейроннарына күз ачып йомганчы кереп утырды соң? Җанлы аралашу башланып, гаилә темасына кереп киткәч, катнашучылар сүзне болайрак башлады: «Кайчан кияүгә чыгасың, дип сорасалар, җомга көнне чыгам, дип җавап бирергә кирәк!»
Хәзерге заман кызын гаилә кору һәм кияүгә чыгу мәсьәләләре артык борчымаса да, әти-әниләр һәм абый-апаларны әлеге сорау бик тә кызыксындыра. Аларның берсе дә кызын «карт кәләш» итеп кияүгә бирергә теләми. Тик шул ук вакытта, мәҗбүри рәвештә, мәсәлән, кыз урлап, гаилә кору дөрес түгел, дигән фикерләр яңгырады. Әлеге фикерне ишеткәч, «Уллы кеше – губернатор, кызлы кеше – көтеп ятыр» гыйбарәсе искә төшә. Элек бу канатлы сүзләр уллы кешенең кызны сайлап алу хокукына ия булуына, ә кызлы кешенең ирексездән кызын кияүгә бирүе, аның кияүдә тора алу-алмавына карата әйтелгән.

Бүгенге көндә парлар аерылышканда, кешеләр, гадәттә, «холыкларыбыз туры килмәде» кебек сәбәпләр уйлап чыгара. Бу – кичәге тренд. Хәзер мондый аклануларга беркем дә ышанмый. Бу сәбәпне әйтеп аерылган парлар, гадәттә, бер-берсен яратмаган булып чыга. Шулай ук яшь парлар төрле блогерларның лайф-контентын караганда, гаилә корып яшәүнең иң бәхетле һәм гүзәл мизгелләрен генә күрәләр. Һәрберсенең күз алдында гаҗәеп матур сурәт барлыкка килә. Шуңа кызыгып, гаилә корган кешеләр, гадәттә, зур-зур хыял һәм өметләрнең җимерелүенә тап булалар. Алар тормыштагы проблемалар белән йөзгә-йөз бәрелешәләр, һәм бу бер дә социаль челтәрләрдә күргән һәрвакыт матур һәм бер проблемасыз гаилә тормышы белән туры килми. Беренчедән, сторислардагы күргән бәхетле йөзләр һәрвакытта да чынбарлыкка туры килми. Икенчедән, кеше мондый контентка ияреп, алданырга тиеш түгел. Ә киресенчә, тормышка аек акыл белән карап, дөрес карар кабул итә һәм сынаулар астында сыгылмыйча яши белергә тиеш.

Җанлы аралашуда катнашучы Гөлия балачагыннан кызыклы хатирәне искә алды. Үзе ул – Әтнә районы кызы. Авылда туйны бер өйгә җыелып бәйрәм иткәч, балалар җыйналып, савыт-саба юганнар икән. Шул балалар арасында Гөлия үзе дә булган. Ул кечкенәдән үк ак күлмәкләр киеп кияүгә чыгу турында хыялланмаган. Сәбәбе – нәкъ шул туйдан соң савыт-саба юу.
Бик сәер, әлбәттә. Миңа калса, үзенең туеннан соң һәрхәлдә савыт-саба юып ятмас иде инде. Шулай ук Гөлия бала табу проблемасын күтәрүчеләрнең берсе булды. Ул 40 яшьлек хатын-кызларның бала алып кайтып, 16 яшьлек кызларның балага уза алмаганына бик тә гаҗәпләнә. Шулай ук бала тапмаган хатын-кызны «кысыр» дип атау дөрескә туры килмәгәне дә билгеләнеп үтте. Бу – ниндидер бер стереотип. Алай булмаса да, «шаблонное мышление» вәкилләренең, хатын-кызда ниндидер проблема табып, гаепләргә омтылучыларның бер эшсезлеге булып санала.

Күпчелек катнашучылар кияүдә түгел иде. Тик шулар арасыннан аерылып торганнары да булды. Шуларның берсе – Алинә Хәбибуллина. Аңа 24 яшь. Аның сүзләренчә, ул үзенең кияүгә чыкканын сизми дә калган. Миңа үземә дә әнием «кияүгә чыкканыңны сизми дә каласың», «күктә укылган никах җирдә дә укыла» дип еш әйтә. Бу фикерләр Алинәнең дә сөйләмендә чагылды. Аның фикеренчә, 100 процент беркем дә тулаем әзер булып кияүгә чыкмый. Кеше тиң яры белән яши-яши генә, әкренләп, гаилә тормышына өйрәнә.

«Мин үзем!» – дип, ярдәм тәкъдим иткән кешегә әйтү – тискәре сыйфат»
Бер сәгать буе хәзерге татар кызының гаилә белән бәйле проблемаларын рәхәтләнеп сөйләп бетергәч, ниһаять, карьера һәм үзүсеш темаларына күчтек. Сүз дә юк: хатын-кыз – гаилә учагын тотучы, нәкъ менә шуңа күрә дә бик тәфсилле аралашу булды. Вакыт кысса да, фикерләрне бик төгәл белдерделәр. Катнашучыларның һәрберсе бик тырыш һәм эшчән кызлар булып чыкты. Алар – хәзерге заман татар кызының йөзек кашлары!

Һәрвакыт эш казанында кайнап торучы, «Болгар» радиосында алып баручы Гөлназ Рәшитова да биредә иде. Аның карьера өлкәсендә һәрвакыт билгеле бер планы бар. Бүгенге көндә план белән эш итү – уңышка илтүче бер фактор. Һәм ул хәзерге һәр татар кызында да булырга тиеш. Гөлназ гел хәрәкәттә булырга кирәклеген дә ассызыклап үтте. Буш вакыты барлыкка килсә дә, нинди дә булса өстәмә эш белән шөгыльләнгәнен әйтте. «Мин үзем!» – дип, ярдәм тәкъдим иткән кешегә әйтү – тискәре сыйфат. Киңәшне тыңлый, ярдәмне кабул итә белергә кирәк икәнен искәртеп китте Гөлназ.

Кеше бер өлкәдә генә кайнарга тиеш түгел, чөнки ул вакыт узу белән туйдыра башлый. Һәрберебезнең өстәмә шөгыле булырга тиеш. Ул үзеңнең төп эшеңнән гарык булмаска ярдәм итә. Тормышыңа кинәт үзгәрешләр кертү һәм анда көтелмәгән борылышлар тудыру – мөһим шәйдер. «Комфорт булмаган комфорт зонасы» белән яшәргә һич тә ярамый.
Пассив керем – хатын-кыз өчен идеаль керем. Хатын-кыз бала тапкач, тиз генә эшкә чыга алмый. Үзенең тернәкләнүе, баласының үсеп, буйга җитүе кирәк. Ә иренең һәрвакыт хатыны янында булып, ярдәм кулы сузачагына беркем дә тулаем «гарантия» бирә алмый. Шуңа күрә хатын-кызның пассив кеременең «актив» эшләве мөһим. Тик бөтенләй пассив керемгә бирелеп, эшкә чыкмау да дөрес түгел.
Дөньяга файда китермәгәч, яшәүнең мәгънәсе нәрсәдә соң? Әлбәттә, нәкъ менә шуңа күрә, иртәме-соңмы, һәр кеше үзенең финанс планын кайгырту өстендә эш башлап җибәрергә мәҗбүр була. Моннан тыш, хәзерге заман кызы үзенең финанс ягын кияүгә чыкканчы ук кайгыртып куярга тиеш, дигән фикер дә искәртелеп узды. Бу – хәзерге заман татар кызларына киңәш.

«Хәзерге заман кызы» темасына җанлы аралашу, Рәфидә әйткәнчә, «дога» белән тәмамланды. Сез дә тыңлап карагыз әле!
Үзем беренче тапкыр мондый җанлы аралашуда катнаштым. Кешеләрнең шундый изге күңелле, эчкерсез һәм ачык булуларына шаккаттым. Катнашучылар хатын-кыз мәсьәләсенә кагылышлы мөһим темаларга багышланган берсеннән-берсе төпле фикерләрен шәхси тормыш тәҗрибәләре белән дәлилләп баргач, JadidFest фестивале кысаларында үткәрелгән әлеге дискуссиянең тәмамланганын сизми дә калдым. Күп фикерләр уйланырга мәҗбүр итте. Кайберләре белән ризалашмадым да, тик моңа карамастан, чара 10 баллык шкаладан 100 баллга лаек булды, дип һич шикләнмичә әйтә алам.