Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Татар кызы" бәйгесендә катнашучы кызлар нинди ирләрне яратулары турында сөйләде

"Татар кызы" бәйгесендә катнашучы кызлар нинди ирләрне яратулары турында сөйләде

news_top_970_100
"Татар кызы" бәйгесендә катнашучы кызлар нинди ирләрне яратулары турында сөйләде
Бу минутларда Ижевскида "Татар кызы" бәйгесе бара. Анда катнашучы кызлар нинди ирләрне яратулары турында сөйләде.

Театр сәләтләрен күрсәтер өчен, кызлар Җәүдәт Фәйзинең "Башмагым" спектаклен күрсәттеләр.

Спектакльнең бер өлешендә кызлар: "Нинди ирне яратасың?" соравына җавап бирделәр.

Кызларның берсе мыеклы, таза гәүдәле, озынны ярата, икенчесе зур борынлы, кара кашлы пеләш егетне күзли икәнен әйтте. Өченчесе абыйны, абруйлыны үз итәр иде. Ә кызларның берсеннән: "Нинди ирне яратасың?" - дип сорагач, ул: "Бабайны, әтине, абыйны", - диде. Шуннан соң тагын берсе ул кыз турында: "ул бит бабасы белән әтисен күрсә дә ирләр турында уйлый", - диде.

"Без яшь чакта, кыз чакта егетләрне генә ярата идек. Ярата да түгел әле, ошата идек. Ярата дип тә әйтми идек егетләр турында. Хәзер дөнья үзгәргән икән инде, татар кызлары да пеләш башлы ирләрне каратмакчы булып йөриләр икән, әстәгъфирулла", - дип сукранды минем янда утырган бер ханым. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100