"Татар кызы" бәйгесе: замана белән бергә кызлар да үзгәрә
Удмуртия Республикасы Ижау шәһәрендә "Татар кызы-2019" халыкара бәйгесе финалы үтте. Бәйрәм шоу булып барды. Биредә балет та, татар театры да, кызларның татар халкы һәм ирләре турында фикерләре дә булды.
news_top_970_100
“Бәйгене бары тик матурлык бәйгесе итеп кабул итү кирәкми”
Бәйге башланганчы, чараның кунакларына сүз бирделәр. Шулай ук алар фойеда журналистларның сорауларына да җавап бирделәр.
Кунаклар арасында Удмуртия Республикасы башлыгының һәм хөкүмәтенең администрациясе җитәкчесе Сергей Смирнов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, “Татар кызы” бәйгесе дирекциясе президенты Елена Колесникова бар иде.
Сүз Васил Гаязовичка бирелде. “Беренче чиратта, Татарстан Республикасы хөкүмәте һәм Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Удмуртия Республикасына безнең бәйгене үткәрү хакындагы тәкъдимебезне хуплап кабул иткәннәре өчен рәхмәт әйтик. Безнең өчен шушы бәйгенең финалын Удмуртиядә үткәрү бик мөһим. Оештыручыларыбызга уңайлы шартлар тудырулары өчен Сергей Витальевичка рәхмәт. Татарстан һәм Удмуртия республика буларак күршеләр, аларның икесенең дә уртак чикләре бар. Удмуртиядә татарлар яши. Татарстанда удмурт халыкларының берләшмәләре эшли. Бездә удмурт халыкларының бәйрәмнәре үткәрелә”, - дип сөйләде Васил Шәйхразиев.
“Быел бәйге тугызынчы тапкыр үткәрелә. Әле быелны ТАССРның йөз еллыгы һәм Удмуртия Республикасының йөз еллыгы билгеләп үтелә. Удмутрия Республикасына үземнең рәхмәтләремне җиткерәм. Безнең бәйгебез һәр елны камилләшә бара, аның популярлыгы арта. Кызларыбыз – безнең бәйгебезнең йөзе. Проектыбызны бары тик матурлык бәйгесе итеп кабул итү кирәкми”, - ди Елена Колесникова.
Ишектән кереп булмаса, тәрәзәдән кер, диләр...
Бәйге башында Инсаф Абдулла белән аралаштык. Ул: "Татар кызлары тышкы яктан да, эчке яктан да чибәр булырга тиеш. Татар кызы - гаилә учагын дөрләтеп торучы хатын-кыз. Алар барысы да милләтебезнең мәгърифәтле анасы булырга тиешләр", - диде. Бу сүзләрне истә калдыруыгызны сорыйм.
Залга кереп утыргач, кызларның баш очларын гына күрүемне аңладым. Нишлиләр алар анда, ничек басып торалар икән?! Миңа урын залның балконнан да өстәрәк урнашкан урыннарында эләкте. Курчагын тартып алган кечкенә генә бәби булыйм әле, минәйтәм. Оештыручыларга: "Мине бераз булса да алга күчереп булмас микән? Күрмим бит", - дип яздым. "Нәрсә эшләргә тәкъдим итәсең? Урыннар юк", - диделәр.
Берничә сүз белән генә Айсылуның әнисе (кызганыч, исемен белми калдым) мине шелтәләвен язып үтим. "Син бит әле ул теге Алинә?! Нишләп шундый сораулар бирдең? Ул җиңәргә тиеш иде, хәзер әллә кая Үзбәкстанга барасы була инде менә", - ди миңа. (Алга китеп әйтик, бәйгедә Үзбәкстан кызы җиңде). "Журналист булгач, сорауларымны бирәм инде", - дим. "27 яшендә булса да, сабый гына бит әле ул. Минем көтеп алынган "поздний" балам. Ул әле укый, аның кеше буласы бар. Кияүгә чыкмый әле ул. Кызым бала карарга да әзер түгел", - диде апа.
Кадрия Рәисовна минем үземә берничә тапкыр: "Татар кызы кияүгә чыгып, бала табып, гаилә учагын сакларга тиеш", - дигәне бар. Инсаф Абдулла да шул ук фикердә. Язма башындагы сүзләрен искә төшерегезче.
Бәйгенең Удмуртия Республикасы Ижау шәһәрендә барганын искә төшерик, ягъни тамашачылар арасында руслар да булуын аңлыйбыз. Бәйрәмне алып баручы Резидә Сәләхова белән Батыр Харисов рус телендә дә сөйләделәр.
Язма башынада әйтеп үткәнемчә, чара шоу кебек булды. Чыгыш ясаучылар арасында Татарстанның халык артисты Фирая Әкбәрова, Татарстанның атказанган артистлары Илүсә Хуҗина, Алинә Шәрипҗанова, альтернатив татар музыкасы вәкиле Илгиз Шәйхразиев, М. Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры артисты Артур Исламов, Чулпан Йосыпова, Рәсим Фасихов, Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле булдылар.
Удмуртлар да биеде, ләкин безнең Дәүләт ансамбле сәхнәгә чыккач, зал тын да алмады. Безнекеләр болар! Горурлану хисе туды, чын.
"Юк, аерылышасыбыз килми"
Елена Колесникова сүзләренчә, бәйге елдан-ел камилләшә. Быел "Татар кызы" бәйгесе тугызынчы тапкыр үткәрелде. Димәк, проект үзенең тарихын туплап килә. Бәйгене үткәрү турыдан-туры татар телен, аның сәнгатен, мәдәниятын таныту, үстерү, татар халкының тарихын өйрәнүгә зур өлеш кертә.