Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар кызы Алия һәм итальян егете Даниэленың мәхәббәт тарихы

Алия белән Даниэле – иң үрнәк гаиләләрнең берсе. Татар кызы итальян егете белән Италиядә таныша, ә инде 5 елдан соң алар Казанда гөрләтеп туй итә. Эш эзләп интеккәч, Даниэле монда үз пиццериясын ачып җибәрә, телеңне йотарлык пицца пешерә, татарча, русча өйрәнә... «Интертат» хәбәрчесе бу гаиләдә кунакта булып кайтты.

news_top_970_100
Татар кызы Алия һәм итальян егете Даниэленың мәхәббәт тарихы
Зилә Мөбәрәкшина

«Без чит илдән берничә елга артка калып яшибез»

– Алия – Германиядә туган татар кызы. Әтисе – хәрби кеше, шуңа күрә аларны хәрби шәһәрчеккә җибәргән булганнар. Германиядә 3 ел яшәгәннән соң, Чита шәһәренә күченәләр. Соңрак әти-әнисенең туган ягы – Кукмара якларына кайтып төпләнәләр.

Алия кызлары Адилә белән

Фото: © Зилә Мөбәрәкшина

– Әти-әнием хәзер дә Кукмара районында яши, – дип башлады сүзен Алия. – Балачагым Татарстаннан читтә үтте. 5 яшькә кадәр русча гына сөйләшә идем, чөнки тирә-як мохиттә гел рус сөйләме булды. Туган якка кайткач кына татарча сөйләшә башладым. Мәктәпне тәмамлагач, Казан федераль университетының экология һәм география факультетына укырга кердем.

Университетта укыган вакытта, кызлар белән Work and Travel программасы буенча җәен Америкага эшләргә барырга карар кылдык. Ул берничә этаптан торды, әңгәмәне үтә алмадык. Кызлар белән тагын кая барырга мөмкин булуын белештек. Шуңа охшаш программа белән Италиягә барырга мөмкинлек туды. Шартларын чагыштырып карадык та, Италиядә күпкә яхшырак икән дип, үзебезне сынап карарга булдык.

Бу вакытта безгә 21 яшь иде, 4нче курс студентлары идек без. Тәвәккәлләп, курыкмыйча, бер белмәгән илгә – Италиягә юлга кузгалдык. Кызганыч, дус кызларым белән бергә туры килмәдек, төрлебез төрле якка урнашты. Баштан ук: «Инглиз телен белергә кирәк, итальян телендә берничә сүз белсәгез, шул җитә», – диделәр. Алга китеп әйтим, Италиядә инглиз телен бөтенләй белмиләр икән. Алар аны танымый. Француз телендә сөйләшсәң дә аңлашып булыр иде әле. Бу очракта Google тәрҗемәчене эшкә җигәргә туры килде...

Чит илгә җибәрергә әти-әнием каршы булмады, чөнки чит илдә торып карагач, нечкәлекләрен белә иделәр. Әйтик, чит илдә гипермаркетлар, тормыш-көнкүреш җиһазлары әллә кайчан бар иде. Бездә алар 15-20 елдан соң гына барлыкка килде. Хәтерлим, Германиядә яшәгәндә сыйфатлы телевизор, видеомагнитофоннар алып кайткан идек. Алар хәзер дә эшли, кулланмыйбыз гына. Без чит илдән берничә елга артка калып яшибез, – дип нәтиҗә ясый Алия.

Төшке аштан соң ял итеп алу гадәте турында: «Итальяннар дөнья артыннан кумый!»

Татар кызы Италиядәге маҗаралар турында сөйләвен дәвам итте. «Эшләргә барасыз, ә инде кемне кая эшкә урнаштыралар – шунда гына билгеле булачак», – дип аңлаталар кызларга. Кемдер – ресторанда, кемдер – комлык янындагы кафега, кемдер отельдә – ресепшнда эшкә урнаша. Кыскасы, кая эләгүең – бәхет эше. Шулай, кызлар аяк басмаган Италиядә төрлесе төрле якка тарала...

– Хуҗаң нинди була бит әле, анысын да белеп булмый, бәхет эше – дип сөйли Алия. – Без Италиянең Апулия регионында Саленто коммунасында (административ-территориаль берәмлек) урнаштык. Сүз уңаеннан, Казандагы пиццерияне дә «Саленто» дип атадык.

19 июнь иде ул. Җәй. Италиядә иң эссе вакыт. Итальяннарны күргәч: «Вәт, кызынганнар болар!» – дип уйлап куйдым. Ир-атларның күбесе шорты, күлмәк яки поло кигән иде. Итальяннар үз-үзләрен карап йөри икән, дигән хис туды.

Безне кунакханәгә урнаштырдылар. Апулиядә биналар 2-3 катлы гына, без яшәгән регионда биек биналар юк иде. Ресторанда көн саен 8 сәгать эшләдек. «Сиеста» – пауза (ял итү) вакытына туры килдек. Җәен бик эссе булу сәбәпле, Италиядә 13.00-17.00 сәгатьтә бөтен кибет, кафе, аптека, дәүләт учреждениеләре ябылып тора.

Ни өчен итальяннар һәрвакыт шундый канәгать, шат дип уйлыйсыз? Бервакытта да кабатланмый торган, дөрес һәм тәмле ризыклар ашаган, гел кояш астында яшәгән итальяннарның бер традициясе – «сиеста» – төшке аштан соң йоклап яки ял итеп алу гадәте бар. Сәгать 13.00-15.00га кадәр тәмле һәм туклыклы төшке аш ашап, 1 бокал вино эчеп, ял итеп һәм йоклап алгач, һәркем үзен бәхетле тояр! Бу вакытта хәтта өйдә дә шауламаска киңәш ителә.

Ресторанда эшләгәндә, хәтта куып ук җибәрә иделәр: «Сәгать 2 тула, без бикләнәбез, барыгыз, кайтыгыз», – дия иделәр. Итальяннар безнең кебек эшкә ябышып эшләми. Тормыштан ләззәт ала, диләр бит, итальяннар да нәкъ шулай: күпләп эш өелсә, җайлап кына эшлиләр, дөнья артыннан кумыйлар.

Италиядә ял итү вакыты, эссе вакыт майдан сентябрьгә кадәр дәвам итә. Бу – сезон санала, туристлар да күпләп килә, төрле илләрдән эшләргә теләүчеләрне дә кабул итәләр. Сезон тәмам булгач, туристлар да, эш тә кими.

«Талашалар мәллә болар, дип карап тордым»: итальян халкы артыгы белән эмоциональ

Итальяннарның бик эмоциональ, хисле халык икәнен сериаллардан карап белә идем. Алар, кызып китеп, сиңа шундук кычкыра ала, ә инде 10 минут үткәч, бернәрсә дә булмагандай, сөйләшүен дәвам итә. Сериаллар карап, гаҗәпкә калганым әле дә хәтердә. Итальян кешесен күргәне булмаган Алия дә югалып кала…

– Ресторанда бармен булып эшләгәндә, беренче мәлне авырга туры килде: телне аңламаудан тыш, эшнең рәтен белергә кирәк иде. Ялгыш эш майтарсаң яки аңлап җиткермәсәң, бетте баш! «Россиягә кире кайтыгыз, кулыгыздан бер эш тә килми. Нәрсәгә сезне чакырдык соң?!» – дип, ду килеп, сүгеп ата хуҗа кеше. Кичен исә: «Туңдырма теләмисеңме?» – дип, сине сыйлый. Бу вакытта ачуын ул инде күптән оныткан була һәм синең белән яхшы танышы белән сөйләшкәндәй аралаша. Алар эмоцияләрен эчтә тотмый, үпкәләп тә йөрми, ничек бар, шулай әйтеп сала. Итальяннар кычкырмый, сүкми – сөйләшү гадәтләре шундый дип кабул итәргә кирәк.

Сөйләмнәре бик йөгерек, тиз. Безгә җөмлә белән җөмлә арасын аеру, җөмләдәге аерым-аерым сүзләрне аңлавы кыен булды. Уйлап кара, сиңа нәрсәдер әйтәләр, сиңа шуны аңлап, тиз-тиз эшләргә кирәк. Телефонга кереп, Google тәрҗемәчедән карап торырга вакыт юк! Бүлмәгә кайтып, яңа итальян сүзләрен язып, төне буе ятлап утыра идем. Итальян кешеләре безнең чит илдән килгәнне бик яхшы белә, ләкин аларга барыбер. Алар өчен иң мөһиме –- синең эшләвең. Ә инде сүзләрне кабатлап-кабатлап сораганга ачулары чыга... Беренче айларда бик кыен булды. Әле дә ярый ресторанда эшләүче булачак ирем – Даниэле миңа булышты, ярдәм итте. Италиядә 3 айга якын булдык, Россиягә кайтып киткәндә, итальянча сөйләшә белә идем инде. Елый-елый өйрәндем.

Итальян кешеләренең тагын бер үзенчәлеге – битеңә якын килеп, күзеңә карап сөйләү. Беренче карашка: «Талашалар мәллә болар?» – дип аптырап, күзәтеп тора идем. Хәзер үзем дә итальяннар кебек кычкырып сөйләшергә күнегеп беттем бугай (елмая).

Ресторанда төрле җирләрдән акча эшләргә килгән минем кебек кызлар бар иде. Ресторан хуҗасы кассада эшләде, заказлар кабул итте. Италиядә рестораннарның хуҗалары үзләре эшли, һәм бу – нормаль. Үзе заказ кабул итеп, шунда ук савыт-саба юарга мөмкин. Безнең ресторанда бер пешекчегә эшеннән китәргә туры килде, ресторан хуҗасы паста, пиццаны үзе пешерә башлады. «Юк» дип, җирәнеп тормыйлар. Тоталар да эшлиләр, – ди Алия.

Кавышу тарихы: «Бергә булыр өчен, мин барлык киртәләрне узарга әзер идем»

Алия белән Даниэленың танышу тарихы күпләргә кызыклы булыр дип уйлыйм. Италиядә бер ресторанда эшли алар. Алия – бармен, Даниэле – пиццайоло булып, ягъни технология һәм стандартлар нигезендә сыйфатлы пицца әзерли торган хезмәткәр булып эшли.

– Эштән соң кызлар белән һава сулап йөрергә ярата идек. Без гел бер урынга – туңдырма сата торган җиргә йөрдек. Баштагы мәлдә егетләр безнең белән танышмады (курыктылар микән?), әмма без аларга ошый идек, чөнки без – сөйкемле, матур, тәмәке тартмый, исерткеч эчемлекләр эчми торган кызлар бит! (елмая)

– Алия килгәндә мин ресторанда эшли идем инде, – дип дәвам итте Даниэле. – Тумышым белән Сицилиядән. Аннан соң әнием, бертуган энем белән Салентога күчендек. Үземне һәрчак Салентодан дип таныштырам. Алияне беренче күрүдән үк ошаттым: «Нинди матур кыз бу!» – дип соклануым исемдә калган. Алар һаман бер үк җиргә һава суларга бара икән. Бер ресторанда эшләгәч, мин инде Алияне 1 айга якын белә идем, Алия һәм аның дус кызларына башка урыннарны да карарга барырга тәкъдим иттем. Дус кызлары куркып калдымы шунда, Алия ризалашты. Шулай итеп, машинага утырып, диңгез яры буйлап барып, Алия күрмәгән, белмәгән җирләрне күрсәттем. Көн саен аны ресторанда күргәч, эшендә дә ярдәм итә идем.

Иң күп бәйрәмнәр, отпусклар август аена туры килә, бөтен кеше ял итә. Шуңа күрә халыкның иге-чиге юк, рестораннарга кереп тула иделәр, баш күтәрмичә эшләдек, – дип искә ала Даниэле.

– Хуҗабыз Марио: «Кызлар, Италиянең матур урыннарын карарга барасыгыз килмиме?» – дип, моторлы көймәгә утыртып, Әдрән һәм Ион диңгезләре кушылган урыннарга алып барды, – дип дәвам итте Алия. – Бер якта – комлык, икенче якта – мәгарәләр, искиткеч матур җирләр! Ул урыннарны туристлар бөтенләй белми икән, кеше аз була торган матур урыннар. «Туристлар Сицилия якларына бара, ә Салентинада җирле халык ял итә», – дип аңлаттылар. Икенче төрле аны «Италия Мальдивалары» дип атыйлар.

Ике ай ярым эшләгәннән соң, шуның бер атнасын Италия буйлап сәяхәт итүгә багышладым. Даниэле белән телефоннарны алмашкан идек, социаль челтәрләрдә язышып, скайп аша видеоэлемтәгә чыга идек. Даниэле белән 5 ел көн саен интернетта языштык. Йә ул монда килә, йә мин аның янына – Италиягә китә идем. 1 ел дәвамында бөтенләй күрешә алмадык.

Даниэле беренче тапкыр Казанга килгәч: «Миңа монда ошый, күченәсем килә. Монда мөмкинлекләр күп, эш тә бар», – диде. Баштарак минем Италиягә барырга теләгем булса да, ул теләк сүрелде. Нишлим соң мин анда, шулай бит? Гомер буе официант булып эшлимме? «Эшләмәсәң дә була», – дип әйтеп караган иде Даниэле, ләкин мин өйдә тора алмыйм.

2017 елда Италиядә язылыштык, аннан соң Казанда никах укыттык. Италиядә туйдагы чыгымнарны ресторан хуҗасы Марио үз өстенә алды: «Миннән сезгә бүләк булсын!» – диде. Без аның белән әле дә аралашып торабыз, туган көннәрдә котлашабыз.

Даниэле белән сөйләшеп, Казанда ипотекага фатир алдык. Ипотеканы Даниэле түләде. Әти-әнине күндерүе авыр булмады. «Италиядән кадәр курыкмыйча сине монда эзләп килгән икән, бер сүзем юк», – диде әти. Әти белән әни Даниэленың кем, кайдан, нинди гаиләдән булуын аңлап алгач, аны кабул иттеләр. Элек тәрҗемә итеп сөйләшсәк, хәзер Даниэле әти-әни белән иркенләп сөйләшә, аңлаша ала.

– Әнием баштан минем күченеп китүемә риза булмады, – ди Даниэле. – Ләкин Алия белән танышкач, аны бик яратты, гаилә коруыбызга ризалашты. Скайп аша әле дә сөйләшеп торабыз, сәламнәрен әйтеп тора. Казанга килгәч, иң элек, русча өйрәнергә туры килде. Аш бүлмәсендәге «кәстрүл», «пычак», «тәлинкә» кебек сүзләрне беренче өйрәндем. Авыр бирелде, ләкин бергә булыр өчен, мин барлык киртәләрне узарга әзер идем.

Пандемиягә кадәр аш-су өлкәсендә төрле рестораннарда эшләдем. Ләкин вәгъдә иткән хезмәт хакын түләмәделәр. Пандемиядән соң уйлаштык та, кешегә ялынып эшләгәнче, пиццерия ачарга булдык. Баштан заказга гына эшләдек. Хәзер үз пиццериябезне ачып җибәрдек. Үз пешекчеләребез бар. Мәсәлән, Илдарны итальян рецептларына, пешерү осталыгына өйрәттем. Менюны да үзем төзедем, кайбер рецептларны үзем уйлап таптым. Шөкер, бизнесыбыз әйбәт бара, – дип сөйләде Даниэле.

– Аллага шөкер, Даниэле белән гаилә корганыбызга 5 ел, таныш булуыбызга 10 ел булды. Кызыбыз Адилә туды. Исемне әтисе сайлады. Итальянча исеме Аделе дип әйтелә. Татарча – Адилә. Итальян һәм татар телләрендә бераз охшашлык бар. Адиләбез татар, рус һәм итальян телләрендә сөйләшә. Мин Адилә белән татарча, русча, Даниэле итальянча, русча сөйләшә.

Даниэлега татарча өйрәнүе җиңелрәк. «Ә», «а», «и», «ы», «у» авазлары татарча акцентсыз чыга. «Х», «һ» авазлары итальян телендә гомумән юк, итальяннарга аны әйтүе авыр. «К» авазы белән яисә бөтенләй әйтмичә сөйләшәләр, – дип ачыклык кертте Алия.

«Икебез дә бергә булачагыбызга чын күңелдән ышандык»

«Ерак арада мәхәббәт була алмый» дип күпме әйтсәләр дә, Алия белән Даниэле моның киресен исбатлый. «Иң мөһиме – теләк булу», – ди яшь гаилә.

– Һәр очрак индивидуаль. Әгәр икегез дә гаилә корырга теләсәгез, барысы да була. Без 5 ел аралаштык. Икебез дә бергә булачагыбызга чын күңелдән ышандык. Туганнарым Даниэлены бик яхшы кабул итте, яраттылар. Ул – бик гади, рәхәт кеше. Бер-беребезгә үпкәләмибез, сөйләшмичә йөргән юк. Проблема бар икән, уртага салып сөйләшәбез.

Килен буларак, мине бик яхшы кабул иттеләр. Үземнең татар кызы, Казаннан булуым турында аңлаттым. Бик кызыксынып тыңлап тордылар. Казан дигәч, кайбер итальяннар аны футбол буенча Дөнья чемпионатыннан ишетеп белә. Казаннан күчтәнәчкә чәкчәк алып барганым булды, «тәмле» дип, бик мактадылар, – дип елмая Алия.

– Татар ризыкларын бик ошаттым. Бәлеш, өчпочмак, чәкчәкне яратам, – дип кушылды Даниэле.

– Итальян егетләре – гаиләле кешеләр, балалар яраталар. Италиядә гаилә институтына аерым игътибар бар. Бездәге кебек аерылышуы да җиңел түгел. Аерылышыр өчен берничә этап үтәргә кирәк. Өйләндерүен тиз өйләндерәләр! (елмая).

Италиядә аерылышучылар саны да күп түгел, чөнки соң гына өйләнешәләр. Баштан карьера төзиләр, аннары гына гаилә коралар. Хатын-кызлар, мәсәлән, беренче баласын 40 яшьтә таба. Әмма итальяннар озаграк яши. Кешеләрнең гомер озынлыгы – 80 яшь. Бу уңайлы шартлар белән бәйле. Италиядә кыш юк, кыш дигәне – бездәге көз кебек, 0 градустан да түбән төшми. Диңгез ризыклары, җиләк-җимешләр – барысы да бар.

Гомумән, Италиядә тыныч, рәхәт. Көньяк Италиядә күбрәк зәйтүн, йөзем үстерәләр, фермерлар плантацияләр тота. Итальяннар сәясәт, гаилә, дөньядагы хәлләр турында сөйләшергә ярата, – диде Алия.

«Бер кешегә – бер пицца»: Италиядәге туклану культурасы турында

Һәр халыкның милли ашлары, ашау үзенчәлекләре була. Италия дә – чыгарма түгел. Пицца һәм паста гына ашый ахры болар, дип уйлап ялгышканмын. Пиццаның да, пастаның да бик күп төрләре бар икән. Ашау режимы да үзенчәлекле: билгеле бер вакытта гына утырып ашыйлар.

– Сезонда кеше күп була, – дип дәвам итте Алия, – туристлар гына түгел, җирле халык та рестораннарга килеп утыра. Гомумән, алар һава суларга, кафе-ресторанга барганда гаиләләре белән бергә йөри. Кая карама – ир-хатын, балалары, әби-бабай – бөтен җирдә бергә. Балабыз бәләкәй дип дә тормый, коляскага утыртып, чыгып китәләр. Шуңа күрә бездә клиентлар күп булды, пешекчеләрнең ял итеп торырга вакытлары булмады, без дә гел аяк өстендә идек.

Италиядә туклану культурасы бар. Кафе-рестораннардагы төп ризык – паста, пицца, салатлар, балык һәм камыр ризыклары, туңдырма. Пастаның, пиццаның мең дә бер төре бар. Мәсәлән, алар тавык итен беркайчан да пиццага кушмый. Кайсы ризыкка нәрсә туры килә – төгәл беләләр. Аш шулпасы бөтенләй юк. Минестроне дигән ашлары бар, ләкин аны бөтен җирдә әзерләмиләр. Итальяннар көн саен паста, пицца ашарга мөмкин (аларның төрләре күп). Моннан тыш, икенче аш буларак, ит яки балык ризыклары ашларын тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Балык ризыклары аеруча күп.

pixabay.com

Шунысы кызык: иртән итальяннар 3-4 чынаяк кәһвә (эспрессо) яки капучино эчәргә, круассан, сэндвич яки печенье ашарга мөмкин. Дөрес, чынаяклары бик кечкенә, бездәге бокал түгел. Шуннан артыгы юк. Салат, сөтле ботка, йомырка турында уйлыйсы да юк. Төрек каһвалтысы түгел бу, җәмәгать. Кара яндырып чәй эчүне бөтенләй онытып торырга туры килде, чөнки чәй юк, алар чәй эчми!

Кичке ашны ныклап ашыйлар. Мәсәлән, 1 пицца 1 кешегә исәпләнә. Бездәге кебек 1 пиццаны бөтен кешегә бүлеп ашау каралмаган. Баштан 1 стакан аппетитны күтәрә торган просекко (вино) яки шампан шәрабе, спритц (шәраб нигезендә ясалган коктейль), аннан соң ашказанына эшкәртергә җиңел булсын өчен, коньяк, вино һ.б. эчәргә мөмкиннәр.

Итальяннар үзләренең фаст-фудын гына ашый. Пицца, кальцоне, пучча һ.б. Үзләренең кухнясын бик яраталар. Ә инде суши, роллыларга бик өстенлек бирәләр. Еш ашамасалар да, «кафеда роллыга заказ бирдек» дип, фотога төшеп, аны социаль челтәргә урнаштыралар. Бу – алар өчен үзе бер вакыйга.

Италиядә азык-төлектән ниләр юк соң? Кара арыш икмәге, каймак (сметана бар, ләкин ул каймак түгел), пилмән, вареники, карабодай, укроп, тозлы кәбестә (кәбестә алып тозларга була), зефир, хәлвә, прәннек, сушки, сухари (алар урынына тараллини – тәмләткечләр кушып пешерелгән итальянча сушки), бөртекле чәй (пакетлы чәйләр бар) һ.б. Боларны зур супермаркетның чит ил азыклары бүлегендә кыйммәт хакка табарга була, яки рус кибетеннән алырга мөмкин, – дип аңлата Алия.

Итальяннар эчәме?

Итальяннар градусы артык күп булмаган исерткеч эчемлекләрне яратып эчсәләр дә, артыгы белән мавыкмыйлар икән.

– Италиядә югары сыйфатлы винолар, вермут (Martini), лимончҽлло, граппа, амаро, мирто һ.б. исерткеч эчемлекләр җитештерелә.

Итальяннар үзләрендә чыккан эчемлекләргә өстенлек бирә. Виноны алар төшке яки кичке аш вакытында 1-2 бокал – ашказаны эшләсен өчен, күңел күтәрү өчен эчә. Бәйрәм, кунаклар килгән вакытта күбрәк тә эчәләр, ләкин чамасын белеп. Виноның төре өстәлдәге ризыкка карап сайлана, – дип өстәде ул.

«Итальяннар, Россиядә руслар гына яши, дип уйлый»

– Италиядә татарлар, Татарстан турында сөйләдеңме? – дип, түземсезлек белән сорыйм Алиядән.

– Үзебезне Казаннан дип таныштыргач, балтасы суга төшкән кеше кебек, озак кына уйлап тордылар. Казанның кайда икәнен белмиләр. Шулай булгач, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрен атарга мәҗбүр булдык. Менә алары белән таныш. Татарлар турында, әйткән дә юк, белмиләр.

Безгә Россиянең күп милләтле дәүләт икәнен, бездә бик күп халыклар яшәгәнен аңлатырга, Казан, Татарстанның кайда урнашканын, татарлар турында сөйләргә, таныштырырга туры килде. Россиядән икән, димәк, син – рус кешесе, дип кенә беләләр. Дин турында, шулай ук, белмиләр.

Италия – музыканың туган ягы. Анда дини бәйрәмнәр бик күп, бәйрәмнәрдә барабан, гитарада уйнарга яраталар. Италиядә гади кеше өчен яшәве авыр. Бездәге кебек, урта хәлле кешеләр бик күп. Шуңа күрә яшь өйләнешкән пар әти-әнисе белән бергә яши икән – бер дә гаҗәп түгел. Салымнар күп, дип әйтәләр.

Рим шәһәрендә дә булдым. Аның үзәгендә тарихи биналар урнашкан, яңа биналар шәһәр читендә төзелә. Яңа фатир алуы авыр, бик кыйбат. Бездәге кебек ипотекага да алып булмый. Өйләрдә плитка җәелгән, шуңа күрә күбесе өйдә дә аяк киемнәреннән йөри. Паркет яисә агач идән булса, аяк киемсез йөриләр. Өйдә дә, шәһәр урамнарында да чиста. Чүп-чарны бүлеп салалар: пыяла, пластик, кәгазь – аерым. Чүп-чарны бүлеп салу каннарына сеңгән, дияргә була.

«Көнгә 2-3 тапкыр өеңә килеп, хәл-әхвәлне беләләр»

Италиядә тагын бер үзенчәлек – кунак килде дип, ашык-пошык табын әзерләү, суыткычтагы ризыкларны өстәлгә тезү кабул ителмәгән.

– Ирем Даниэленең әнисе инде өлкән яшьтә, туганнары юл уңаеннан көн саен яки көнаралаш янына кереп, хәлләрен белеп чыгалар. Чакыруны көтеп тормыйча, көнгә 2-3 тапкыр, хәл-әхвәлне белеп, өеңә кереп чыга алалар. Инде кунак килеп, гапләшә торгач, аңа кәһвә һәм печенье тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Бездәге кебек аш яки икенче аш җылытып бирү, тәм-томнар белән сыйлау юк. Хуҗабикәнең бөтен кунакчыллыгы шул. Ул шулай кабул ителгән, һәм бу да – норма.

Бервакыт Казаннан Италиягә төнлә генә барып җиттем. Арган-талган, чәй эчәсе, тамак ялгап аласы килә бит инде... Даниэленың әнисе: «Кәһвә эчәсеңме?» – дип тәкъдим итте. Итальяннар безнең кебек берничә көнгә җитәрлек итеп ашарга пешерми. Алар җитәрлек итеп пешерә дә ашый. Суыткычтан алып җылыту модасы юк.

Итальяннар кафе-ресторанга да барып ашый, өйдә дә. Ресторанда бәяләр кыйбат димәс идем, – диде Алия.

Татарстанда итальяннар ассоциациясе барлыкка килергә мөмкин

Бүгенге көндә Алия – дәүләт хезмәткәре, аның янәшәсендә яраткан ире – Даниэле, кызы Адилә бар. Үз пиццерияләре эшли. Бәхет өчен тагын нәрсә кирәк соң?

– Татарстанда барлыгы 30лап итальян бар, хатыннары – рус һәм татар кызлары, – ди Алия белән Даниэле. – Алар хәзер Татарстанда үзләренең ассоциациясен булдырырга тели. Итальяннар монда бер-берсен белә, кайда җыелышалар дип уйлыйсыз? Әлбәттә, безнең «Саленто» пиццериясендә. Шуңа күрә, планнар зурдан, – дип, Алия белән Даниэле минем белән әңгәмәне тәмамлады. Ә аннары Даниэле пицца пешерде, шунда ук бергәләп тәмләп авыз иттек.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 26 июнь 2023
    Исемсез
    матуррак татар егетен тапкан булыр иде эле
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100