news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Татар кызы – 2026»: җиңүчегә автомобильне Төрекмәнстан Президенты тапшырачак

Халыкара «Татар кызы – 2026» бәйгесе финалы якынлаша. Быелгы бәйгенең үзенчәлекләре, әзерлек барышы һәм аның төп идеяләре турында Бөтендөнья татар конгрессында узган матбугат очрашуында сөйләделәр. Тулырак – «Интертат» хәбәрчесе язмасында.

news_top
«Татар кызы – 2026»: җиңүчегә автомобильне Төрекмәнстан Президенты тапшырачак
Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

2025 елда Халыкара «Татар кызы» титулын Алсу Рәфыйкова яулаган иде. Традиция буенча, чираттагы бәйгенең финалы җиңүче кызның туган ягында үткәрелә. Быел финал 7-8 октябрь көннәрендә Төрекмәнстанның Төркмәнбашы шәһәрендәге «Аваза» милли туристик зонасында узачак.

«Киләчәктә без сезне булачак милләт аналары итеп күрәбез»

ТР Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров быелгы финалның халыкара чаралар белән бер вакытта үткәрелүе турында сөйләде. «Татар кызы – 2026» финалы узган вакытта Төрекмәнстанда халыкара хатын-кызлар форумы һәм БДБ илләре башлыклары утырышы үткәреләчәк.

7-8 октябрьдә «Аваза»да бик мәртәбәле чаралар узачак. Шуңа күрә халыкара дәрәҗәдәге «Татар кызы» бәйгесе финалының нәкъ шушы көннәрдә узуының тирән мәгънәсе бар. Төрекмәнстанның Президенты Сердар Бердымөхәммәтовның хәер-фатихасы һәм ярдәме белән безгә «Рухият» дигән мәртәбәле зал тапшырылды. Без шушы вакыт эчендә чын татар кызының, булачак милләт анасының нинди булуын ачып бирергә тиеш булабыз… Без әле финалга Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенконы да чакырдык. Бу халыкара чараның никадәр югары дәрәҗәдә узуын күрсәтә, – диде Данис Шакиров.

ТР Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Халыкара «Татар кызы – 2026» бәйгесе җиңүчесе төп бүләкләрнең берсе – автомобиль. Быел бу бүләкне Төрекмәнстан Президенты бирәчәк.

– Җиңүче кызга машина Төрекмәнстан Президенты исеменнән биреләчәк. Бу да быелгы бәйгенең аерым бер үзенчәлеге. Без үз чиратыбызда бу мәсьәләгә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез, – диде Данис Шакиров.

Шулай ук ул бәйгенең төп идеяләренең берсе – «милләт анасы» төшенчәсе булуын әйтте.

Киләчәктә без сезне булачак милләт аналары итеп күрәбез. Халыкара «Татар кызы» бәйгесенең төп нигезен булдыручы күрсәткеч тә шул... Бүгенге чын татар кызы – XIX гасыр ахыры, XX гасыр башындагы мәгърифәтче хатын-кызларыбызның дәвамчысы. Үзенең баласын туган тел, милли гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз белән тәрбияләп, чын мәгънәсендә татар гаиләсен булдыручы, аның нигезен булдыручы милләт аналары – ул сез безнең өчен. Бу нәрсәләрне күңел дәфтәрегезгә аерым язуыгызны сорар идек. Бүген милләт язмышы турында сөйләшәбез икән, аның нигезен татар гаиләләре тәшкил итә. Ә аның үзәгендә – ул милләт анасы. Гаиләдә дә, иҗтимагый-сәяси тормышта да сез Сорбоннага кадәр барып укыган кызларыбызның дәвамчылары, – дип белдерде Данис Шакиров.

«Сез бөтен татар кызларына, татар балаларына үрнәк булып калырга тиеш»

Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе, Халыкара «Татар кызы» бәйгесе остазы Кадрия Идрисова финалистларга бәйгедән соң да үзләренә йөкләнгән җаваплылыкны онытмаска кирәклеген әйтте.

Әгәр һәрберебез милләт анасы булырга әзерләнәбез икән, бу бурыч «Татар кызы» бәйгесеннән төшеп калырга тиеш түгел. Ягъни сез бер киемне киеп йөрисез дә, аннары салып ыргытып, икенче кешегә әйләнергә тиеш түгел. Сез бөтен татар кызларына, татар балаларына үрнәк булырга тиеш. Икенче көнне кайткач: «Ә мин кайда бардым? Миңа кемнәр ышана?» – дип уйларга кирәк. Сез халык ышанычы булырга һәм киләчәктә милләт анасы булырга тиеш. Кыз балалар «кияүгә чыгам» дип кенә түгел, «тормышка чыгам» дип әзерләнергә тиеш. Кияүгә чыгу белән тормышка чыгу арасында аерма бик зур. Тормышка чыгу – ул үзеңне тормышка әзерләү, киләчәктә бала әнисе булырга әзерләү, – диде ул.

Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе, Халыкара «Татар кызы» бәйгесе остазы Кадрия Идрисова

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Кадрия Идрисова бәйгедә бер генә төп җиңүче билгеләнсә дә, финалга чыккан һәр кызны җиңүче дип атады.

– Монда сез барыгыз да җиңүчеләр. «Мин җиңмәдем, машина алмадым», – дип күңелне корт кимерергә тиеш түгел. Аллаһ Тәгаләгә рәхмәт, әти-әниебезгә рәхмәт, татар халкына, рәисебезгә рәхмәт дип, үзебез догада булырга тиешбез, – диде ул.

Алсу Рәфыйкова: «Бәйгене үз ягыма алып кайту – зур бәхет»

Матбугат очрашуына бүгенге көндә Төрекмәнстанда булучы, узган елгы «Татар кызы» бәйгесе җиңүчесе Алсу Рәфыйкова да кушылды. Ул бәйгедән соң кичергән хисләре һәм быел финалны үз ягында кабул итүе турында сөйләде.

«Татар кызы» бәйгесе минем өчен язмышымның биргән зур бүләкләренең берсе дип әйтә алам. Чөнки ул миңа яңа гаилә, омтылышлар, дуслар, танышулар, уңай эмоцияләр һәм телебезне, тарихыбызны тирәнрәк өйрәнү мөмкинлеге бирде. Бу бәйгедә җиңү генә түгел, катнашуның үзе үк нинди бөек, горур бер милләтнең өлеше икәнеңне хис иттерә. Син аны беләсең, ләкин бәйгедән соң тагын да тирәнрәк аңлыйсың. Бәйгене үз ягыма алып кайту – зур бәхет. Дулкынлану хисләре дә бар. Тик оештыручыларның әзерлеген, башкарган эшләрен күрәм. Шуңа күрә, минемчә, барысы да яхшы булачак, – диде ул.

«Татар кызы – 2026» бәйгесе финалистлары

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Инсаф Абдуллин: «Һәрбер милләтне әни тәрбияли»

Татарстанның атказанган артисты, телевидение дикторы, алып баручы, сәнгатьле сүз буенча остаз Инсаф Абдуллин тел мәсьәләсенә тукталды. Ул узган елгы бәйге җиңүчесе, Төрекмәнстанда яшәүче Алсу Рәфыйкованың татарча сөйләвенә соклануын әйтте.

Чыннан да, Төрекмәнстанда өченче буын булып яшәгән кешенең теленең сафлыгы, чисталыгы, фикер йөртә белү дәрәҗәсе мине шаккатырды. Чыннан да, Төрекмәнстанда өченче буын булып яшәгән кешенең теленең сафлыгы, чисталыгы, фикер йөртә белүе мине шаккаттырды. Чит төбәктә, мөмкинлекләр чикле булганда, телне шундый дәрәҗәдә белү нәрсәдән килә? Ул гаиләдән килә. Әбисе, әти-әнисе, бабасы – барысы да аны балага җиткерә. Һәрбер милләтне әни тәрбияли. Шуны күздә тотып оешкан бәйге. 12 кыз белән генә бөтен милләтне тәрбияләп булмый, дип әйтерсез. Ләкин үз төбәкләрегезгә кайткач, сез шушы идеологияне тарата аласыз.

Монда сезне бөтен яктан өйрәтәләр, аңлаталар. Дәрдмәнд безгә: «Ту яңадан мәгърифәтле анадан», – дигән сүзләр калдырган. Шуңа күрә мәгърифәтле ана булып, мәгърифәтле балалар тәрбияләү – сезнең бурычыгыз, – диде Инсаф Абдуллин.

Татарстанның атказанган артисты, телевидение дикторы, алып баручы, сәнгатьле сүз буенча остаз Инсаф Абдуллин

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Татар кызы» финалистлары үз проектларын тормышка ашырачак

«Татар кызы» халыкара бәйгесе дирекциясе рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының махсус проектлар буенча комитеты җитәкчесе Алмаз Хәлиуллин сүзләренчә, Төрекмәнстандагы финалга әзерлек узган ел ук башланган.

– Төрекмәнстанда әзерлек узган елдан ук башланды. Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге делегация анда берничә тапкыр булды. Концерт залларын, техник һәм оештыру мәсьәләләрен карады. Төрекмәнстан, тышкы эшләр министрлыгы ярдәме белән бу эшне ахырына кадәр алып барабыз, – диде ул.

«Татар кызы» Халыкара бәйгесе дирекциясе рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының махсус проектлар буенча комитеты җитәкчесе Алмаз Хәлиуллин

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Алмаз Хәлиуллин сүзләренчә, быел бәйгегә яңа юнәлеш – милли проектлар кертелгән. Кызлар әлеге проектларны финалдан соң тормышка ашырырга тиеш була.

– Кызлар бәйгедән соң үз төбәкләренә, илләренә кайтып киткәч, алар белән яхшы элемтәдә булу һәм гомумән ел дәвамында элемтәләрне ныгытып торуның бер формасы – ул проектлар ясау. Бәйге тәмамланганнан соң, һәрберсе үз төбәкләрендә, илләрендә шушы проектларны булдырырга тиеш. Бу инде, әлбәттә, милли автономияләр оешмалары, татар үзәкләре тарафыннан эшләнәчәк. Шушы төбәкләрдә, чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезгә бу проектлар яңа сулыш бирер дип өметләнеп калабыз, – диде Алмаз Хәлиуллин.

«Татар кызы» финалистлары 30 сентябрь көнне юлга чыгачаклар. Моңа кадәр кызлар 10 көн дәвамында Казанда булганнар. Алар хореография, сүз осталыгы, актерлык осталыгы, вокал һәм башка юнәлешләр буенча шөгыльләнгәннәр. Төрекмәнстанда да кызларны бер атна дәвамында әзерлек чоры көтә.

7 октябрьгә кадәр без «Рухият» сараенда шушы состав белән барып, оештыру эшләрен алып барачакбыз. Зал бик үзенчәлекле, сәхнә ягыннан да, зал ягыннан да. Безгә әлеге зал стандартлары буенча финалны зур дәрәҗәдә уздыру өчен күбрәк вакыт кирәк, – дип белдерде ул.

Алмаз Хәлиуллин сүзләренчә, финалда заманча татар милли модасын да тәкъдим итәчәкләр.

– Бу елның үзенчәлеге – Төрекмәнстандагы финалда милли модабызны тәкъдим итәчәкбез. Бер караганда, аны халыкара «Татар кызы» дәрәҗәсендә күрсәтү, икенче яктан, Татарстан белән Төрекмәнстан арасында булган дуслык күперләрен ныгыту. Без яңа, заманча милли стильне тәкъдим итәчәкбез, – диде Алмаз Хәлиуллин.

Төрекмәнстанга Татарстаннан 180 кешелек делегация баруы көтелә.

  • Халыкара «Татар кызы – 2026» финалы 7-8 октябрьдә Төрекмәнстанда узачак. Финалистлар Татарстан һәм Удмуртия республикаларын, Киров, Ленинград, Оренбург һәм Ульяновск өлкәләрен, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрен, шулай ук Кыргызстан, Төркия, Төрекмәнстан һәм Үзбәкстанны тәкъдим итә. Җиңүчегә «Татар кызы» күчмә таҗы һәм автомобиль тапшырылачак.
  • Халыкара «Татар кызы – 2026» бәйгесе Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән Бөтендөнья татар конгрессы һәм Халыкара «Татар кызы» бәйгесе дирекциясе тарафыннан оештырыла.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар