28-29 гыйнварда Казанда республикакүләм «Татар кызы – 2026» бәйгесенең ярымфиналы узды. Анда катнашкан 20 ярымфиналист арасыннан 12 кыз финалга сайлап алынды.
Финалистлар исемлеге «Татар-информ» сайтында чыкты.
Айсылу Абдуллина – Чаллы шәһәре;
Гөлназ Әхмәдиева – Балтач районы;
Ясминә Гыйләҗева – Әтнә районы;
Аделина Җәлилова – Баулы районы;
Сиринә Закирова – Балтач районы;
Динә Зарипова – Балтач районы;
Камилә Минһаҗева – Мөслим районы;
Диана Новосёлова – Апас районы;
Гөлназ Рәшитова – Әгерҗе районы;
Алия Сафина – Актаныш районы;
Ризәлә Сибгатова – Лаеш районы;
Нәзирә Хәкимова – Әтнә районы.
