news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Татар кызы-2025» исемен яулаган Алсу Рафикова: «Хыялым – Казанга күченү»

Оренбургта халыкара «Татар кызы» бәйгесе өзды. Быел ул 12 нче тапкыр үткәрелде. «Татар кызы-2025» исеменә Төрекмәнстаннан Алсу Рафикова ия булды.

news_top
«Татар кызы-2025» исемен яулаган Алсу Рафикова: «Хыялым – Казанга күченү»
Фото: «Татар-информ», Ильяс Хаҗиев

«Татар кызы» фестиваленең ярымфиналында быел 29 кыз катнашты. Финалда 12 кыз чыкты. Үткән елгы «Татар кызы» бәйгесенең җиңүчесе – Оренбург кызы Алсу Байгильдина иде, шуңа конкурсның финалы быел әлеге шәһәрдә үтте.

Быел «Татар кызы-2025» исеменә Төрекмәнстаннан Алсу Рафикова лаек булды. Финалдан соң Казанга кайтуга, ул «Интертат»ка интервью бирде.

«Хыялым – Казанга күченеп килү, монда укытучы булып эшләү»

Алсу 1999 елның 7 ноябрендә Төрекмәстанның Дашогуз шәһәрендә туган.

Әнием ягынннан әби Оренбург өлкәсеннән, ә бабай – Казаннан. Әтиемнең әти-әнисе Акъярның зыялы кешеләре булган. Тик инкыйлаб елларыннан соң аларга күченергә туры килә.

Дашогуз шәһәренең 7 нче урта мәктәбендә рус сыйныфында укыдым. Мәктәпне тәмамлагач, Махтумкули исемендәге Төрекмән Дәүләт университетының химия факультетына укырга кердем. Университетны бетергәч, мине 2 елга мәктәбемә химия укытучысы булып эшләргә җибәрделәр, тик мин әле өстәмә тагын 1 ел эшләдем. Мин – гади татар гаиләсеннән. Әнием шул ук мәктәптә химия укытучы булып эшли, әтием – «котельщик». Энем бар, аның белән яшь аермабыз 12 яшь. Без өйдә татар телендә сөйләшергә тырыштык. Дәү әниләргә кунакка баргач, «ТНВ-Планета» каналын карап, татарча өйрәнеп беттек.

Шунысын да әйтеп узасым килә: безнең Төрекмәнстанда барлык милләтләрне, аларның гореф-гадәтләрен хөрмәт итәләр. Без туган телебездә рәхәтләнеп сөйләшәбез.

Хәзер «Татар кызы» бәйгесенә финалга узу сәбәпле, мин эшләмим. Дөресен генә әйткәндә, мин ярымфиналда гына катнашырмын да, кайтып китәрмен, дип уйлаган идем. Финалга үткәч, эштән чыгарга туры килде. Хыялым – Казанга күченеп килү, монда укытучы булып эшләү.

Фото: © Алсу Рафикованың шәхси архивыннан

«Җиңәрмен дип уйламаган да идем»

Әлеге конкурс турында ничек белдегез?

Әнием бу конкурсны социаль челтәрдә күреп, катнашырга тәкъдим итте. Мин: «Татарстаннан матур, камил татар телле кызлар җыелачак, миңа анда урын юк», – дип әйттем, тик, ахыр чиктә, барыбер катнашырга булдым. 29 кыз арасыннан 12 кыз финалга чыкты. Мин дә алар арасында идем. 10 сентябрь көнне мине «җиңүче» дип игълан иттеләр. Җиңәрмен дип уйламаган да идем.

Безгә тәҗрибәле остазлар дәресләр бирде. Бу бәйгенең нигезендә Бөтендөнья татар конгрессының бик зур эше ята. Аларның өметләрен аклыйм, дип, чыгыш ясадым, – диде ул.

Алсу «Татар кызы» ярымфиналын искә алды. Беренче этапта кызлар үзләре токмач җәеп кискәннәр. Икенче этап мастер-класс форматында узган. Анда кызлар Гүзәл Габидуллина белән милли алкалар ясаган. Интеллектуаль этапта катнашучылар Әмирхан Еникинең «Матурлык» әсәре буенча сорау-җавап алышканнар. Бәйгенең соңгы этабы – иҗади чыгыш, монда кызлар үзләренең сәләтләрен күрсәткән.

Минем өчен иң авыры – иҗади бирем булды, чөнки без иртәдән «Чулпан» мәдәният үзәгенә бардык, ә мин бары 28 нче булып чыгыш ясадым. Көтә-көтә арып беттем. Алай да, булдыра алганча, «Ай былбылым» җырын башкардым, – диде Алсу.

Фото: © Алсу Рафикованың шәхси архивыннан

«Җиңүемә әле дә ышана алмыйм»

Финал алдыннан кызлар 1 атна Казанда яшәгән, ә аннары бергә Оренбургка киткәннәр.

Казанга килүгә, без костюмнарны киеп карадык, кемгә кайсы туры килә икәнен ачыкладылар. Аннан соң без көн дә вокал, хореография һәм сүз осталыгы буенча дәресләр алдык. Безнең белән Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айрат абый Хәмитов, хореограф Ләйсән апа Хәмитова, нәфис сүз остасы Инсаф абый Абдуллин, җырчы Ләйсән апа Закирова шөгыльләнде. Аларның барысына да бик зур рәхмәт.

Шулай ук, «Оренбург шәле» йорты җитәкчесе, «Ак калфак» җитәкчесе Альбина апа Әпсәләмова, безнең әниләребезгә дип, мамык шәл бүләк итте.

Фото: © «Татар-информ», Ильяс Хаҗиев

Сезгә тагын нәрсәләр бүләк иттеләр?

Оештыручыларга бик зур рәхмәт әйтәсе килә, чөнки безгә бик күп бүләкләр бирделәр, аларның күплегеннән үзебез оялып беттек. «ТатПостер» брендыннан һәр кызның холкына туры килердәй язулар төшерелгән картиналар бирделәр, «Камали» брендынан әйберләр һәм барлык кызларга хәситәләр бүләк иттеләр. Җиңүченең хәситәсе башкаларныкыннан аерылып тора, ул кызыл төстә.

Сезгә алтын таҗ кидергәч, нинди хисләр кичердегез?

Мин әле дә ышана алмыйм. Үзем укытучы булсам да, игътибар үзәгендә булуга ияләшмәгән.

Фото: © Алсу Рафикованың шәхси архивыннан

«Татар кызы»на төп бүләк – «Лада Гранта» машинасы.

Машина йөртү таныклыгым юк, ләкин хәзер өйрәнергә сәбәп булды инде.

Машина урынына башка бүләк теләр идегезме?

Безгә шуның кадәр күп бүләкләр бирделәр ки, минем башка бүләк турында уйлаганым да юк, мин машина бүләгем белән канәгать калдым.

Кызлар белән сезнең арада көндәшлек хисе бар идеме?

Көндәшлек хисе булмады, без бер гаилә кебек яшәдек. Мин бу бәйгедә үземә яңа дуслар таптым. Бу, мөгаен, оештыручыларның шундый җылы мохит булдырулары белән бәйледер.

Аеруча Оренбур кызы Ранилә, Казаннан Зәринә белән якынайдык. Гел элемтәдә булырбыз, туйларыбызга чакырырбыз, дип сөйләшеп калдык. Арадан Казахстаннан Азалия исемле кыз безнең стилистыбыз булды, образларыбызга нинди алкалар, калфаклар туры килгәнне әйтеп торды, үзе – бик шаян кыз.

Сезнеңчә, чын татар кызы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

Чын заманча татар кызы карьера белән гаилә арасындагы балансны саклый белергә тиеш, дип уйлыйм. Бәйгедә күп шәхесләр белән күрештек, аларның тәҗрибәләренә нигезләнеп, мин шундый нәтиҗәгә килдем. Шулай ук, чын татар кызы гади булырга тиеш, чөнки гадилектә – матурлык, – диде Алсу.

Рәхмәт бик зур! Котлыйбыз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар