Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар КВНчылары «Россия -1» телеканалындагы «Сто к одному» тапшыруында катнашты

Җәй көне үк төшерелгән тапшыру шушы көннәрдә экранга чыкты.

news_top_970_100
Татар КВНчылары  «Россия -1»  телеканалындагы «Сто к одному» тапшыруында катнашты
https://www.instagram.com/agdeev/

Татар КВНчылары «Россия - 1» федераль телеканалындагы «Йөзгә бер»​ («Сто к одному»)​ тапшыруында катнашкан.

Интеллектуаль уен уйнарга Казаннан «Әйдә ШаяРТ» Татар КВН лигасының җитәкчесе Рамил Агдиев, редакторы Руслан Харисов, теле-радиотапшырулар алып баручы Айваз Садыйров, татар блогеры Ринат Галиәхмәтов барган. Алар командасына бүгенге көндә Мәскәүдә яшәүче татар КВНчысы Юлия Гаффарова кушылган.

Җәй көне үк төшерелгән тапшыру шушы көннәрдә экранга чыкты. «Казан» командасы 150 мең сум приз өчен Белгород шәһәреннән килгән команда белән көч сынашты. Уенның кагыйдәләре буенча, командалар сорауларга башкалар тарафыннан иң еш бирелүче җавапларны белергә тиеш иде.

Уен бик җанлы һәм күңелле барды. Тапшыру барышында Айваз Садыйров телеканал аша дөньяда яшәүче барлык татарларга кайнар сәлам җиткерде. Татар Малай татар халкының яшәеше һәм тормышы турында блок алып баруы турында сөйләде. Уен вакытында тапшыруның алып баручысы Александр Гуревич егетләрдән берничә мәкаль һәм кайбер җөмләләрнең татарчага тәрҗемәсен әйттерде.

Бәйгедә «Казан» командасы, бик азга гына калышып, «Белгород» командасына оттырды.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100