news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстан китап нәшриятына яңа җитәкче билгеләнде

news_top
Татарстан китап нәшриятына яңа җитәкче билгеләнде
Фото: Татар китап нәшрияты

Татарстан китап нәшрияты генераль директоры итеп Рөстәм Галиуллин билгеләнде. Бу турыда нәшриятның матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» яза.

Нәшриятның элеккеге директоры Илдар Сәгъдәтшин август уртасында вазифасыннан китте.

Рөстәм Галиуллин – «Казан утлары» журналының баш мөхәррире. 1987 елның 26 ноябрендә туган. ТР Язучылар берлеге, ТР Журналистлар берлеге, Халыкара Пен-клуб әгъзасы, филология фәннәре кандидаты, Муса Җәлил премиясе лауреаты.

Татар телендә «Гипнозчы малай» (2008), «Юлларда җил ак иде» (2012), «Васыять» (2017), «Биш «икеле» (2020) китаплары, рус телендә «Одиночество» (Мәскәү, 2013) китабы һәм «Творчество Тауфика Айди: система образов и жанровая типология» (2016, ТР Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты) монографиясе, башкорт телендәге «Гипнозсы малай» (Уфа, 2021), азәрбайҗан телендәге «Ата вә угыл» (Баку, 2020) китаплары авторы. «Тәүфыйк Әйдинең сайланма әсәрләре» (2016) дүрт томлык китабының төзүчесе.

«Ата һәм ул» һәм «Дивана» хикәяләре Россия халыкларының заманча прозасы антологиясенә кертелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар