Татар китабы йортында Гариф Ахуновның «Йолдызлар калка» китабын тәкъдим итү кичәсе була
4 апрельдә 16:00 сәгатьтә Татар китабы йортында Татарстанның халык язучысы, Тукай бүләге иясе Гариф Ахуновның «Йолдызлар калка» китабы тәкъдим ителәчәк. Бу турыда Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итә.
Кичә искә алу чарасы рәвешендә үткәреләчәк, аның барышында Гариф Ахунов, аның җәмәгате, язучы Гөлшаһидә (Ш.Максудова) һәм тәрҗемәче, язучы Рәшит Ахуновны искә алалар.
Кичәдә Гариф Ахунов прозасыннан тупланган «Йолдызлар калка» җыентыгы һәм рус телендә чыккан шулай ук «Проза татарских писателей. Гариф Ахунов. Гульшахида» китабы (төзүчесе Наилә Ахунова, әдәби редактор Борис Вайнер) турында сөйләячәкләр.
Чарада Гариф Ахунов исемендәге әдәби берләшмә авторлары чыгыш ясый, Лариса Бус һәм Ирина Романова, балалар музыка мәктәбе укытучылары Гүзәл Сафина (вокал) һәм Казан дәүләт консерваториясе доценты Лилия Зиадуллина-Галяева (скрипка) татар композиторларының музыка пьесаларын башкарачак.
Керү ирекле.