Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татар китабы йорты»нда фатирник: яшь җырчы Инсаф Ганибаевның иҗат кичәсе ничек узды?

«Татар китабы йорты»нда узган төрле кызыклы чаралар турында «Интертат» даими язып бара. Йортта яшьләр иҗатын яратучылар өчен фатирниклар да уздырыла. 11 мартта яшь җырчы егет Инсаф Ганибаевның иҗат кичәсе нәкъ менә шундый форматта үтте.

news_top_970_100
«Татар китабы йорты»нда фатирник: яшь җырчы Инсаф Ганибаевның иҗат кичәсе ничек узды?
Рәфидә Галимҗанова

«Нәрсә соң ул фатирник?», «Ә кем ул Инсаф Ганибаев» яки «Бу кичәләрнең үзенчәлеге нидә?» кебек сорауларга җавапны әлеге язмада таба алырсыз.

«Татар халык җыры алтын медальле итте»

Инсаф Ганибаев – тумышы белән Казан егете. Хәзерге көндә И.Әүһәдиев исемендәге музыка көллиятенең 3нче курсында укый. Алдан ук әйтеп куйыйм әле – бу егеттә ниндидер сөйкемле сөяк бар, мөгаен, шул сыйфаты белән күпләрне үзенә җәлеп итәдер. Ә җыр-моңга карата мәхәббәте балачактан уянган аның, бу хакта чара башланыр алдыннан үзе белән күрешеп сөйләштек.

– Мин 6 яшемнән бирле җырлыйм. Бик кечкенә чакта Нәфкать Нигъмәтуллин иҗатына үлеп гашыйк идем. Аннары, әкренләп, халык җырларын тыңлый башладым. Дәү әтием тальянда уйнаганда, аңа кушылып җырладым. Музыка мәктәбенә кергәч, беренче укытучым Гөлназ Талиповна җырчы булу теләген үстерде. Классик әсәрләр генә түгел, эстрада белән дә кызыксына башладым. Төрле жанрларда җырлау миңа бик ошый иде. Хәзер дә төрлелеккә омтылам – алай күпкә кызыграк.

– Ничек уйлыйсың, сине музыка мәктәбенә бирмәгән булсалар, башка юнәлеш буенча китәр идеңме икән?

– Җыр буенча китәчәгем мәктәпкә укырга кергәндә үк билгеле булган инде. Мин укый торган мәктәптә укытучы булып эшләүче апам әнигә мине 22нче музыка мәктәбенә бирергә киңәш иткән. Бәлки, ул вакытта анда барырга бик теләмәгәнмендер дә, әмма йөри башлагач, күңелгә якын өлкә икәнен аңладым.

Мәктәпне тәмамлагач, музыка көллиятендә уку теләгем барлыкка килде. Әлеге уку йортында бик ныклы белем бирәләр. Бинасына керсәң: беренче катта – баянчылар, икенчедә – скрипкачылар утыра, кыскасы, бөтен җирдә төрле көй яңгырый. Шунда көне буе укыганнан соң, кайчакта, бу тавыштан качасы килә башлый. Әмма беркая да китеп булмаганын аңлыйсың (көлә).

– Инсаф, син узган ел Дельфий уеннарында татар халык җырларын башкарып алтын медальгә лаек булган идең...

– Әлеге уеннарда мин 3 тапкыр катнаштым. Беренчесе, Россия күләмендә, Красноярск шәһәрендә узды. Мин беренче чиратта анда татар халык җырларын башкаруны максат итеп куйдым. Үзебезнең телне, җырларны ишеттереп, татар халкының байлыгын күрсәтәсе килде. Программага «Иске кара урман», «Китмә, сандугач», «Җәйге урман», «Эрбет» һәм «Тормыш җыры»н керттем. Дөресен әйткәндә, татар телендә җырлагач, урын алмам кебек тоелды. Нәтиҗәдә алтын медаль алып кайттым бит! Татар телендә җырлап мондый җиңү белән кайту минем өчен әйтеп бетергесез шатлык иде! Уенның шундый шарты бар – Красноярскида «алтын» алган җиңүче СНГ күләмендә уза торган уеннарга бара.

Шулай итеп, Таҗикстанның Дүшәнбе шәһәренә кузгалдык. Анда күп илләрдән катнашучылар килгән иде. Билгеле, мин ул уеннарда да татар телендә җырлап, Россияне данладым. Шуңа күрә аеруча җаваплылык хисе кичердем һәм ныграк дулкынландым. Аннан исә мин көмеш медаль белән кайттым. Өченче Дельфий уеннары Коми республикасының Сыктывкар шәһәрендә узды. Татар җырлары мине анда алтын медальле итте.

– Инсаф, син «татар халык җыры» дип рухланып сөйлисең. Хәзерге яшьләр арасында халык җырларын тыңлаучылар күпме, синеңчә?

– Яшьләр татар халык җырларын гына тыңламый, билгеле. Хәзер сайлау мөмкинлеге дә зур бит. Алда әйткәнемчә, мин эстрада белән дә кызыксынам. Әмма халык җырларыннан башка иҗатымның киләчәген күрмим. Аларны башкарганда күңелем тынычлана.

Инсаф белән сөйләшкән арада, фатирникта чыгыш ясаячак иҗатташ дуслары килеп җитте. Алар – баянчы Айбулат Харисов, шулай ук музыкант Артур Әхмәдуллин иде. Ул кичәдә фортепианода уйнады. Егетләр өчесе дә музыка көллиятендә укыйлар.

Җылы очрашу турында

«Нәрсә соң ул фатирник?» – дигән сорауга кире кайтып, шуны әйтәсе килә – мондый формат татар яшьләрендә дә еш кулланыла башлады. Шәхсән үзем 6 ел элек Казанга укырга килгәч, Оскар Юнысов («Gauga» төркеме солисты) фатирнигына барган идем. Әлеге формат ниндидер бер кысаларга керми, ә ирекле рәвештә уза. Үзеңне концертта итеп түгел, ә җылы йортта дуслар белән очрашуда итеп хис итәсең. Инсаф Ганибаев та тамашачысын сәламләү белән: «Бүген махсус сценарий язылмады, күңел ничек куша – чараның шулай узуын теләр идем. Әгәр сорауларыгыз булса – бирегез, рәхәтләнеп аралашыйк!» – дип, кичәне «Идел буе каеннары» җыры белән башлап җибәрде. Фатирникка килүчеләр белән залдагы урыннар тулган иде, өстәмә эскәмияләр дә алып керделәр. Бу чараны оештырып йөрүче Салават Кадыйров мондый форматта чараларны алга таба да уздырылачагын ассызыклап үтте:

– «Татар китабы йорты» ишекләре иҗат итүче яшьләр өчен һәрвакыт ачык! Килсеннәр генә! Нинди идеяләре бар – әйтсеннәр, без күңелле чаралар үткәрергә әзер! – дип, яшьләрне җәлеп итәргә теләвен белдереп, ялкынланып сөйләде ул.

Иҗат кичәсе, чыннан да, күңелле үтте. Үзенә хас ихласлыгы, җылылыгы белән һәр тамашачыны да бер мохиткә алып керде. Җыр араларында Инсаф Ганибаев «Йорт» кунакларына кат-кат рәхмәтләрен әйтте:

– Минем тәүге концертым узган ел май аенда Отары бистәсенең мәдәният йортында узган иде. Беренче тапкыр булганга аеруча дулкынландым, бигрәк тә «тамашачы килерме» дип борчылдым. Халык белән шыгрым тулган залны күргәч, ирексездән күңел тулды. 2 сәгать тере тавышка җырлап, бик күңелле узган иде. Ә бүген без сезнең белән «Йорт»та – фатирникта. Төрле форматта эшләп карыйсы килгәнгә, биредә уздырып карарга булдык, – диде Инсаф.

Минем артта утырган 2 кеше (аның туганнары булды ахры): «Зур сәхнәдә чыгыш ясарга кирәк инде! Инсафның киләчәге зур бит, күренеп тора!» – дип, үзара сөйләшеп алдылар.

Иҗат кичәсендә Илһам Шакиров, Салават Фәтхетдинов, Фирдүс Тямаев, Хәния Фәрхи, Ришат Төхвәтуллин, Мөслим Магомаев репертуарыннан җырлар яңгырады. Шулай ук Инсаф үзенең тәүге премьерасын – «Син яратам дигәч» җырын тәкъдим итте. Аның музыкасын Риваль Хисмәтуллин, сүзләрен Айгөл Вәлиуллина язган. Кичәдә татар телендә генә түгел, русча һәм испанча да җырлар башкарылды.

Килгән тамашачылар арасында да рус телле яшьләр бар иде. Шуңа күрә чараны Инсаф ике телдә алып барды. Дустын хөрмәт итеп килгән Самат Мөхәммәтҗанов сүз әйтергә микрофонны алгач, бер килгән килеш, җыр башкарып китте. Аннан соң Инсаф янына беренче укытучысы Гөлназ Талип кызы чыкты:

– Укытучы өчен иң зур дәрәҗә – укучысының уңышын күрү. Бүген чын-чынлап горурланып утырдым, – дип, сөенечен белдерде ул.

Инсаф Ганибаевның иҗат кичәсе «Әлдермешкә кайтам әле» җыры белән тәмамланды. Бу урында тамашачылар аны аягүрә кайнар алкышларга күмде. Туганнары аңа кушылып биеде-җырлады. Иҗат кичәсенең иң күркәм ноктасы шул булгандыр, мөгаен. 2 сәгать җыр тыңлаганнан соң да алар Инсафны җибәрергә ашыкмады әле, «тагын көтәбез!» дигән сүзләр ишетелде. Аларның сүзен хуплап нәрсә әйтәсе килә: мондый җылы һәм җырлы кичәләр безгә – татар яшьләренә бик кирәк! Беренчедән, мондый формат – иҗат юлын әле башлаучы яшьләр өчен тәҗрибә булып тора, ә икенчедән, ул – бер дулкындагы яшьләр өчен очрашу урыны да. Шуңа күрә мондый проектларның киләчәге өметле күренә. Бигрәк тә татар халык җырларын танытучы, чын күңелдән башкаручы, тамашачысына җиткерүче өметле яшьләребезне халык белергә тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100