news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татар китабы йортында «Беренче чәршәмбе» проекты башлана

news_top

Казанда Татар китабы йортында «Беренче чәршәмбе» дип аталган яңа проект башлана. Ул һәр айның беренче чәршәмбесендә кечкенә фестиваль рәвешендә узачак. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Проект күңел ачу һәм белем бирү форматларын берләштерә һәм музей мәйданында төрле темаларны өйрәнергә, күргәзмәләр һәм экспозиция белән яңача танышырга мөмкинлек бирә. Бу мини-фестиваль татар теле, әдәбияты, мәдәният һәм сәнгать турында заманча ирекле форматта фикер алышу урыны буларак та күзаллана.

Беренче очрашуның темасы — «Татар әдәбиятында хатын-кыз тавышы». Очрашу татар язучысы һәм тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәмованың 125-еллыгын искә алып үткәрелә.

Чара программасында лекция, квиз, ачык әңгәмә, шигырь уку һәм җанлы музыка концерты каралган.

Программа:

17:20 – 18:00 – Лекция: Айдар Шәйхин – «Өч Зәйнәп: XX гасырның һуманитарий хатын-кызлары»

18:00 – 18:30 – Квиз «IQ-бикә»

18:30 – 19:30 – Ачык әңгәмә – «Татар хатыны ниләр күрми (XXI)»

Спикерлар: Ләйлә Лерон, Регина Гаязова, Илзирә Хәйбуллина, Зөләйха Камалова

19:30 – 20:00 – Салмак шигырь уку

20:00 – 21:00 – Җанлы музыка концерты – Elina

Чара 6 майда 16:00–21:00 сәгатьләрдә Татар китабы йортында (Островский ур., 15) узачак.

Керү ирекле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар