31 гыйнварда «Укыйм» китап клубының чираттагы очрашуында «Балта кем кулында?» романы хакында сөйләшәчәкләр. Бу турыда «Татар китабы йорты» телеграм-каналында язалар.
Аяз Гыйләҗевнең (1928-2002) «Балта кем кулында?» романында дөньяда үз урынын эзләгән намуслы интеллигентның фаҗигале язмышы турында сүз бара.
Намус, курку һәм җаваплылык темалары турында бергәләп сөйләшергә чакырабыз, диелә бу хәбәрдә.
«Укыйм» – «Татар китабы йорты»нда 2025 елда оешкан интеллектуаль уку җәмгыяте. Без зыялы мохиттә дөнья һәм татар әдәбиятының үзенчәлекле әсәрләре белән танышабыз һәм фикер алышабыз. Клубның модераторы – музей мөдире, тәрҗемәче һәм публицист Айдар Шәйхин, дип хәбәр итә оештыручылар.