16 июльдә Татар китабы йорты ишегалдында «Күрше.Мирас» махсус проекты кысаларында «Безнең урам музыкасы» җәйге концерты була. Бу хакта Татар китабы йорты матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Бу җәйдә без Островский урамындагы күршеләребез белән бергә үзебезне: урамның тарихын һәм чынбарлыгын, йортларның һәм кешеләрнең язмышын тикшерәчәкбез. Барлык ачышлар турында сезгә сөйләрбез. Июльдән сентябрьгә кадәр махсус экскурсияләр уздырачакбыз, рәссамнар белән планер, яңа күргәзмә ачачакбыз һәм аудиогид яздырачакбыз, хәтта тулы бер фестиваль оештырачакбыз», – диелә хәбәрдә.
«Безнең урам музыкасы» концерты 16 июль көнне 18: 30 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.