«Татар китабы йорты» – әдәби-музыкаль кичәләр үзәге яки бинаның җәлеп итү сере нәрсәдә?
Татар китабы йорты. Бу бина әдәби-мәдәни чаралар үткәрелә торган үзәккә әйләнде дисәм, бер дә ялгыш булмас. Кайчан барсам да Татар китабы йорты музыкантлар, артистлар, зыялылар, язучылар, энтузиастлар белән кайнап тора! Һәр кеше нидер эшли: чыгыш ясый, уйный, яза, иҗат итә. Иҗат мохитенә эләккәндәй буласың. Монда күңелле, монда рәхәт!
«Татар китабы йорты – күңелгә рәхәт мохит урыны»
Минемчә, Татар китабы йорты соңгы елларда бик тә җанланып китте. «Бина эчендә ни белән шөгыльләнсеннәр тагын? Китап кына укып утыралардыр», – дигән иде бер танышым. Татар китабы йортында китап кына укып калмыйлар, язучы-шагыйрьләр, артистлар белән очрашулар, иҗат әһелләре белән әңгәмә корулар, дискуссияләр, түгәрәк өстәлләр, кичәләр уздыралар... Барысын да санап бетерә алмабыз төсле. Ул очрашуларны музыкаль номерлар бизи, пианино, баян, гармун, курай моңнарына кушылып, исемнәре моңарчы ишетелмәгән яшь, талантлы җырчыларның башкарганын тыңлап, күңелең әллә-ә-ә кайларга – күкләргә очып китә. Кыскасы, үзенә күрә әдәби-мәдәни, сәнгати дөнья. Шул гүзәл дөньяның серләренә төшенү, якын дуслар белән күрешү, яңа фикердәшләр табу өчен дә бирегә җыела яшьләр.
Бинаның икенче катында Шәриф Камалның мемориаль музее бар, көн саен экскурсияләр үткәрелә, кунаклар бер-бер артлы кызыксындырган сорауларын бирә. Музей хезмәткәрләре әледән-әле яңа табышлары, ачышлары белән уртаклаша, җәмәгатьчелекне үзләренә чакырып торалар.
Китап, йә булмаса журналның яңа санын тәкъдим итү кичәсен, спектакль, концертлар, фатирникларны да Татар китабы йортына барып карыйбыз. Бер сүз белән, күңелгә рәхәт мохит! Бу мохитне тудыра белүче Татар китабы йорты хезмәткәрләрен, Татар китабы йорты дусларын, аның директоры Айдар Шәйхинны ихлас күңелдән мактыйсым килә, халыкны җәлеп итә беләсез, егетләр-кызлар! Әнә, узган атнада да биредә композитор һәм музыка белгече Фәрһад Бәхтияри, курайчы һәм җырчы Динә Абдуллина, Салих Сәйдәшев музее белән берлектә «Аһәңдәшлек» дигән өр-яңа милли музыка проекты оештырдылар. Үзенә күрә иҗади эксперимент. Проект кысаларында, 1 атна эчендә бер төркем яшьләр татар һәм башка тугандаш халыкларның милли музыка коралларыннан ансамбль туплап, яңа әсәр иҗат иттеләр. Эксперимент барып чыкканмы? Яшьләр нинди уңышларга ирешкән? Бу сорауларны проектта катнашучыларга юлладым.
«Тарихи тамырларыбызның, борынгы һәм урта гасыр төрки сәнгатенең кадерен, кыйммәтен аңлый башладык»
Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин:
– Айдар, Татар китабы йорты музыкантларны җәлеп итү үзәгенә әйләнде, дип әйтә алабызмы? Миндә шундый фикер туа. Мәсәлән, монда мин Рөстәм Егоров, Ильяс Фәрхуллин кебек яшь, талантлы музыкантлар белән таныштым.
– Татар китабы йорты музыкантларны җәлеп итү ягыннан ниндидер үзгә яңалык уйлап тапмый: Татарстан Милли музее да, аның башка филиаллары да даими рәвештә музыкаль кичәләр, әдәби-музыкаль салоннар оештыра. Безнең Йортыбызда исә фатирниклар, концертлар, музыка кичләре циклы «Моңлы Йорт» проектына берләштерелгән. Аның максаты — әдәбият һәм китап тарихын саклый торган Йортның моңын ишеттерү. Без бөтен эшебезне Шәриф Камал рухияте белән килештерергә тырышабыз. Шәриф абыйны музыкаль, моңлы кеше дип хәтерлиләр. Фатирында һәрчак рояль уйнаган, үзе скрипкада уйнарга яраткан, дигән хатирәләр сакланган. Димәк, аның йортында музыканың урыны түрдә.
Классик кичәләребез өчен без, беренче чиратта, Айгөл Зәйнуллинага рәхмәтле, ул музей белән 2020 елдан хезмәттәшлек итә, бездә бик күп классик концертлар һәм «Болгар кызлары» легендар төркеменең кичәләрен оештырды. Алга таба да планнарыбыз бар. Аның кебек максатчан һәм милләт, сәнгатьпәрвәр шәхесләр белән эшләве – зур бәхет.
Рөстәм Егоров, Ильяс Фәрхуллин кебек яшьләрнең килүе дә Айгөл ханым белән бәйле. Ул бер чакырды да, бу егетләр Йортның якын дусларына әверелеп калдылар.
Музыка юнәлешенең икенче өлеше – яшь башкаручылар һәм альтернатив музыка вәкилләре. Бездә Gauga, Рәдиф Кашапов, Инсаф Ганибаев, АлияНур, ТатарБой, Алсу Салихова һәм башкалар да чыгыш ясый. Алар төрле, алар кабатланмас һәм аларның да тавышы бездә яңгырарга тиеш.
«Аһәңдәшлек» проекты исә, чыннан да, эксперимент. Хәзер без тарихи тамырларыбызга, борынгы һәм урта гасыр төрки сәнгатенә башкача карыйбыз. Аның кадерен, кыйммәтен аңлый башладык төсле. Йортта Айдар Абдрахимовның төрки-татар музыка коралларына багышланган концерт-лекцияләре һәм остаханәләре үткәрелә башлады.
Проектның максаты – борынгы татар музыкасының төрки һәм гарәп-фарсы башлангычларындагы калыпларына нигезләнеп, татар һәм башка тугандаш халыкларның милли музыка коралларыннан ансамбль җыеп, иң киме 4 кисәктән торган әсәрне тамашачыга тәкъдим итү. Тулысынча энтузиазмга корылган, музыкантларның үзләреннән килгән иҗади инициатива.
«Аһәңдәшлек» — яшь музыкантларның үзләрен сынавы, кызыклы «челлендж»ка алынулары. Мондый экспериментлар булырга тиеш. Киләчәктә Фәрһад белән Динәнең башлангычын лаборатория формасында үстерәсе килә, – дип сөйләде Айдар Шәйхин.
«Үз музыкабызның элекке үрнәкләрен оештыра, торгыза алуыбызны дәлилләдек»
Проектны әзерләүчеләрнең берсе – Петр Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе аспиранты, композитор һәм музыка белгече Фәрһад Бәхтияри. Ул әлеге проектның атамасы, проектка музыкантларны туплау турында сөйләде.
– Фәрһад, бер атна эчендә команда туплана алдымы яки күбесенчә үзегезнең таныш музыкантлар булдымы?
– Динә Абдуллина белән алдан ук барлык вариантларын да уйлап чыккан идек. Күп кеше булса, оста башкаручылар булса, өйрәнчекләр генә булса, дигән очракларны күз алдында тоттык.
Гаризаны 2 кеше җибәрде. Сайлаудан соң 1 генә кеше калды. Шулай итеп, төркемебез 3 кешедән оешты. Мин, Динә Абдуллина һәм бер катнашучы. Катнашучы шактый оста иде, өйрәнчек түгел. Шуңа шушы кечкенә төркемебез белән мин бик канәгать булып калдым, үз алдыбызга куйган максатларыбызның барысына да ирештек.
Бу проектка ни өчен «Аһәңдәшлек» дип исем бирдегез, дигән сораулар килде. Фарсы башлангычларына килсәк, бу – гаруз, ул татар әдәбиятының тарихында җитди, шактый зур дәверен биләп тора. Төрки башлангыч, дигәндә, ритмик эзлеклелек, бәлки, атның чабуы һәм башка эзлекле хәрәкәтләрнең чагылышы. Шуңа күрә атама күпмедер дәрәҗәдә вакыт оешуны чагылдырырга тиеш иде, дип уйладым. «Аһәң» сүзенең мәгънәсенә килсәк, ул гарузның ритмик үзенчәлекләрен дә аңлата. Алмаз Монасыйповның «Тукай аһәңнәре» русчага «Тукай ритмнарында» («В ритмах Тукая») дип тәрҗемә ителгән.
– Сез иҗат иткән яңа әсәр кимендә 4 өлештән торачак, дип әйткән идегез. Вакыт чикле булганда әсәр иҗат итеп буламы?
– Бу әсәр үземнең иҗади һәм фәнни эшчәнлекнең тәҗрибәсенә нигезләнде.
Төп максатым – борынгы татар музыкасының төрки һәм фарсы башлангычларындагы калыпларга нигезләнеп әсәр иҗат итү, оештыру иде. «Идегәй» өчен язылган музыка белән максатлар уртак иде, әйе. Анда да, Шаһ Тимер утырган Сәмәрканд яклары һәм Идел-Йорт, дип, ике башлангыч та бар иде. Аерма музыканың оешу ысулларында иде. Беренчедән, «Аһәңдәшлек»тә без ноталарны бөтенләй кулланмадык һәм бернәрсәне дә ятламадык. Икенчедән, әйтик, «Идегәй»дә ансамбль белән элемтә дирижёр аша булса, монда – турыдан-туры, ансамбльдә әле үзем дә катнаштым.
Минем өчен фарсы музыкантлары үрнәк булды. Алар Мәскәүгә еш килә, һәм консерваториядә ярты елга 1-2 тапкыр концерт бирәләр, алар белән даими кисешәм һәм кызыксынган сорауларымны бирәм.
Бу аралашулардан үземә ачыкланган хакыйкать шул: ноталар буенча башкармау –бу очракта, ул – артта калганлык, профессиональлек җитмәү, иренү, гади импровизация түгел. Моннан тыш, күпкә катлаулырак һәм табигый кырыс кагыйдәләр нигезендә, фарсылар, һиндлар, кытайлар, монголлар үз музыкасын күпкә иртәрәк оештырган булганнар. Без дә үзебезнең милли музыкабызга хас үзенчәлекләрне өйрәнеп һәм тәртипкә салып, «пентатоника», «доминанта», «аккомпанемент», «фольклор» кебек алынма сүзләрне вакытлыча булса да онытып, сызып ташлап, үз музыкабызның элекке үрнәкләрен оештыра, торгыза алабызмы? Әйе, алабыз икән, һәм бу проект – моңа кечкенә генә дәлил.
Шуны да әйтим, электроакустик музыка өчен дә ноталар – җайсыз һәм кысан нәрсәләр икән. Ә менә милли музыкабызның ХХ һәм ХХI гасырда барлыкка килгән күп җәүһәрләре өчен, ул – бик табигый. Минемчә, ноталарсыз дөньядан ноталы дөньяга күчеш ул – үсеш түгел. Ул – бары төрләнеш. Татар милли музыкасының, фарсы, төрки калыпларыннан тыш, Европа калыбындагы төренең барлыкка килүе.
«Аһәңдәшлек»кә кире кайтам. Шулай итеп, һәр башкаручыга биремнәр бирелде һәм шартлар куелды. Һәрберсе, беренчедән, үзенең бу өлкәдәге тәҗрибәсенә таянды. Икенчедән, мин куйган таләпләрне үтәделәр. Һәм шушы шартларда барлыкка килгән партияләрне мин аз гына шомарттым. Нәтиҗәдә, шушы материалдан 6 кисәктән торган әсәр барлыкка килде: «Саз вә аваз», «Дастан», «Кубыз», «Мөнәҗәт», «Озын көй» һәм «Гаруз». Әсәребездә думбыра, кубыз, курай, таш сыбызгы, ир кеше һәм хатын-кыз тавышлары яңгырады.
– Текст ничек иҗат ителде?
– Текстларны сайлап алдык, әзер текстларның кайберләрен берникадәр төзәттек. Әзер озын көй текстын алдык һәм «Бүз егет» дастаныннан бер өзек.
– Әсәр белән канәгать калдыңмы? Нәтиҗә нәкъ син теләгәнчә килеп чыктымы?
– Әйе, әсәр белән мин бик канәгать. Икеләнгән урыннар берникадәр яздыру белән бәйле булса кирәк. Зур өлешен видеога яздырдык, аудиоязмасы да бар. Һәрхәлдә, шушы язманы тулысынча интернет киңлекләрендә урнаштырачакбыз, шуннан тыңларга мөмкин булачак.
Минемчә, проектның дәвамы булыр. Әмма вакытын төгәл әйтә алмыйм. Мәскәүдә дә оештыру ихтималлыгы бар һәм кечкенә түгел.
«Мондый төр музыканы башкару өчен мизгел эчендә иҗат итә белү, бер-береңне сиземләү, яңа алымнарны сынап караудан курыкмау мөһим»
Курайчы һәм җырчы Динә Абдуллина «Аһәңдәшлек» проектындагы хис-кичерешләре белән уртаклашты:
– «Аһәңдәшлек» минем яшерен сәләтләремне ача торган үзенчәлекле тәҗрибә булып чыкты. Бу проектта һәрбер әсәр төгәл ноталарга салынмыйча, башкаручыларның бер-берсен һәм мохитне тоемлавына карап чынга ашырылды.
Кичәне «Саз вә аваз» дип аталучы сәнгать төренә нигезләнгән әсәр ачып җибәрде. Биредә думбыра һәм курай бер-берсен тыңлап, әңгәмә коралар. Икенче әсәрдә кубыз, курай һәм думбыра тоемлауга нигезләнеп «аралашалар», нәтиҗәдә, һәр уйнауда төрләнүче, кабатланмас әсәр килеп чыга, ул башкаручыларның һәм тамашачының кәефе, мохит, коралларның «үз-үзен тотышы»на карап, гел үзгәреп тора.
Мондый төр музыканы башкару өчен коралда уйный белү генә җитми, мизгел эчендә иҗат итә белү, бер-береңне ишетү һәм сиземләү, яңа алымнарны сынап караудан курыкмау мөһим. Курайда уйнаудан тыш, мин татар халык музыкасы калыпларына нигезләнгән озын көй дә башкардым, анда да әзер җыр алмыйча, башкару барышында көен үзем барлыкка китердем, думбыра миңа кушылып, ритм өстәде. Болардан тыш, концертыбызда гаруз, дастан, мөнәҗәт өлешләре дә булды.
Бу әсәрләрнең калыплары, идеяләре, дөрестән дә, бик кыска вакыт эчендә композитор Фәрһад Бәхтияри тарафыннан эшләнелде. Бергәләп без аларны тулыландырдык, барыбызга да ошый торган, уңайлы булган уртак бер төскә салдык. Кубызчы, мөнәҗәтләр башкаручы Зилә белән концерт алдыннан бер сәгатьлек репетициядә генә күрештек. Шул ара эчендә танышып, бер-беребезне аңлап, 3 әсәрне күз алдына китереп, якынча төзеп, уйнап карарга өлгердек.
Бу иҗат җимешебез мине кешеләрне дә, музыканы да тирәнрәк аңларга, үз иҗатыма, «кураема», «җырыма» һәм импровизация сәләтләремә ышанырга өйрәтте. Музыка бик киң икән, ул читлек сыман нота станы артына гына бикләнмәгән. Безнең милли музыкабыз, коралларыбыз да чиксез мөмкинлекләргә ия һәм дөрес кулларга эләккән очракта бик күп яңа киңлекләрне ачарга сәләтле, – дип сөйләде Динә Абдуллина.
«Үземне борынгы чорга килеп эләккәндәй хис иттем»
Музыкант Зилә Фәйзулина «Аһәңдәшлек» проектына бик очраклы килеп эләккән. Импровизацияләргә яратучы кеше буларак, проектта катнашуында әле дә сөенеп туя алмый:
– Хәзерге вакытта мин аваз терапиясе белән шөгыльләнәм. Аваз терапиясе – медитатив музыка, музыкаль киңлек. Ул йога, тавыш, һава сулышы практикасын да үз эченә ала. Шул ук вакытта мин этник музыканы тыңларга яратам һәм аны уйнап карарга хыялым бар иде. «Аһәңдәшлек» проекты турында социаль челтәрләрдән белеп алгач, соңгы төнне гариза җибәрергә булдым. Бер атна дәвамында без Фәрһад белән элемтәдә булдык, музыка, композиция турында аралашып тордык, онлайн репетицияләр ясадык.
Соңгы көнне бергәләп җыелдык. Кызыклы тәҗрибә. Минем өчен бу – проектка иҗат ителгән әсәр, шулай ук, медитатив музыка буларак кабул ителде. Үземне борынгы чорга килеп эләккәндәй хис иттем. Борынгы музыка шундый мохит барлыкка китерде: анда син үзеңнең уйларыңа, хис-кичерешләреңә чумасың, төрле образлар күз алдыңа килә. Мәсәлән, минем күз алдыма атка атланган батырның дала буйлап чабуы килде.
Тыңлап утырган кешегә тагын да баерак образлар күз алдына киләдер. Чөнки, музыка уен коралында уйнаганда, күбрәк үзеңнең партияң турында уйлыйсың, башка музыкантларны тоемлыйсың, аларга да игътибарлы буласың. Тамашачы буларак тыңлаганда 3D рәсем күз алдына килә.
Минем өчен импровизация музыкасын уйнау – табигый күренеш. Алдан әзерләнеп, ноталар буенча өйрәнү дә кызык, әмма импровизацияләп уйнарга яратам, ул миңа якын. «Аһәңдәшлек» проектында катнашу күңелгә ятты, миңа бик рәхәт булды. Концерттан соң үземне бик бәхетле хис иттем, киләчәктә дә проектның дәвам итәчәгенә өметләнәм, – диде музыкант.
«Фәрһад безгә иң тирән, борынгы тамырларыбыз турында искә төшерде»
Татарстан Милли музее филиалы Салих Сәйдәшев музее җитәкчесе, яшь драматург Айдар Әхмәдиев:
– Луиза Янсуар директор булып билгеләнгәндә үк Татар китабы йорты эшчәнлеге белән таныш идем. Хәтерлим: йортның ачылышында булдым, бик күп чараларга йөрдем. Айдар Шәйхин килгәч, тыгыз эшли башладык.
Айдарның тыныч булуы күңелгә якын. Без аны үзебезчә: «Татарский Чехов», – дип әйтәбез. Гомумән, аның белән аралашырга, төрле темаларга сөйләшү кызык. Мин аннан бик күп нәрсәгә өйрәнәм.
Узган ел Айдар «Бәхет елы» спектаклен бергәләп эшләргә тәкъдим итте. Бераз каушап калдым. Ул вакытта Кариев театрында спектаклем дә чыккан, Миләүшә Хәйруллина белән опера да иҗат иткән идек. Әмма дә ләкин барыбер дулкынландым, чөнки музей өчен сценарий язганым булмады. Айдар сценарий язды, ә мин кайбер сәхнәләрне өстәдем. Миңа зур җаваплылык йөкләнде: шул сәхнәләрне Айдар һәм режиссер Әминә Миндияр куйган стильдә язарга кирәк иде. Ә бу – бик авыр. Моның документаль материал икәнлеген дә онытмаска кирәк: Шәриф Камалның биографиясен өйрәнеп, аның хатларын карап чыгып, образ тудырырга кирәк иде. Бу минем өчен бик кызыклы тәҗрибә булды. «Бәхет елы» спектаклен әзерләгәндә Айдар белән гел элемтәдә булдык, аралашып тордык. Азактан Айдар текстны аз гына үзгәртте дә, ул тагын да яхшырак яңгырый башлады.
Мин кешеләр белән коллаборация эшләргә яратам. Ике баш бер башка караганда яхшырак, дип әйтәләр бит. Миңа калса, иҗади процесс – индивидуаль түгел. Татар китабы йорты белән шундый тәҗрибәләр булды. Киләчәктә дә иҗади дуслык дәвам итәр, дип ышанам. Салих Сәйдәшев музеенда эшли башлагач, хәзер музейлар арасында да дустанә мөнәсәбәтләр урнашты.
«Аһәңдәшлек» проектына килгәндә, Фәрһад Бәхтияри безгә әзер проекты, идеясе белән килде. Без аны мәгълүмати яктан социаль челтәрләрдә таратырга булыштык. Фәрһадның идеясен хупладык.
Татар музыкасы дигәндә, күз алдына бию, җыр күз алдына килеп баса. Ул алай гына түгел. Бездә дастан, бәет, мөнәҗәтләр дә бар бит. Без аны беләбез дә кебек, ләкин алар еш яңгырамый. 1990 елларда бәет-мөнәҗәтләрне башкару популярлашкан иде. Хәзер Фәрһад шуның белән шөгыльләнә. Алар музыкантларны җыеп, яңа әсәр яздылар. Кичәне ярымимпровизация рәвешендә үткәрү – бик әйбәт тәҗрибә. Ул, гомумән, Шәрык музыкасына, борынгы музыкага хас нәрсә. Импровизация форматы безгә якын. Элек бит төрки халыкларда музыканы кәгазьгә язмаганнар. Шуңа күрә Европа музыкасындагы кебек романс, җыр, ария кебек формалар булмаган. Шәрык музыкасында ноталар җыелмасына импровизация ясыйсың. Ул ирекле рәвештә бара, аның кысалары юк. Ничек телисең, шулай уйныйсың. Бу күренешне мин елга агымына охшатам.
XX гасырда профессиональ музыка барлыкка килгән, аны нотага теркәп калдырганнар. Европадан кергән формалар безгә дә үтеп кергән. Фәрһад исә безгә иң тирән, борынгы тамырларыбыз турында искә төшерде. Шуның өчен дә мин Фәрһадкә, Фәрһад кебек музыкантларга бик рәхмәтле, – диде Айдар Әхмәдиев.