Татар Кетнәсе авылы: җимерек клуб, бүрәнә мәктәп, фельдшерсыз медпункт
Марий-Эл якларына барып чыккач, Мари-Төрек районының Татар Кетнәсе дигән татар авылына барырга киңәш иттеләр. Сәбәбе – анда мәдәният йортына ремонт кирәк, журналисттан яздырасылары килә. Юл мәшәкате Казаннан 3 сәгатькә якын булса да, чит төбәктәге татар авылына кузгалдык.
Җимерек мәдәният йорты
Көне буе өстән яңгыр явып торуга карамастан, мәдәният йорты каршына 5 хатын-кыз чыгып, тезелешеп баскан. Өсләрендә – милли кием, аякларында – читек, ә кулларында – ипи белән тоз. Үзләре матур итеп җырлап та җибәрделәр…
Як-ягыма карандым – миннән ары кеше юк. Мине шулай каршылыйлар икән бит, рәхмәт яугыры! Җәһәт кенә атлап, кыяр-кыймас кына ипиләрен авыз иттем. Үземә иптәшкә машина йөртүче Сергейны да дәшкән идем, ул бөтенләй читенсенеп, тиз генә машинасы эченә кереп сеңде.
Клуб эченә атлауга, апалар үзләре белән таныштырырга кереште – Татар Кетнәсе авылының «Мизгел» ансамбле икән. Шундук мәсьәләне кабыргасы белән куйдылар: аркалары белән борылып, ертык күлмәкләрен күрсәттеләр. «Теткәләнеп беткән күлмәкләрне, таушалган читекләрне күр», – дип, каршымда бөтерелделәр дә бөтерелделәр.
– Костюмнарыбыз бөтенләй эштән чыгып бетте! Бөтенесе хан заманыннан калган, инде ямый-ямый да туйдык. Чыгыш ясый торган түгел. Хәтта күлмәк эләргә шкафыбыз да юк, әнә, күрегез! Әгәр безгә Татарстан 8 комплект яңа күлмәк һәм баян бирсә, концертлардан кайтып кермәс идек, – диде «Мизгел» солисты Асия Төхвәтуллина.
Костюм темасын «йотып» җибәргәч, башны күтәреп, мәдәният йортына күз йөгертеп чыктым. Шактый зур клуб, 1984 елгы икән. Ишектән керүгә фойеда берничә рәт урындык куеп, тамашачылар залы ясаганнар. Шунда ук арткарак иске-москы диваннар да тезгәннәр.
Авыл халкы ташларга дигән иске диваннарын монда китереп куя икән. Гомумән, мәдәният йорты җитәкчесе Рәзилә Нигъмәтуллина авылдашларына шкаф-мазарларны да ташламаска киңәш итә, «Клубка китерегез!» – дип кенә тора. Чөнки биредә җиһазга зур кытлык.
Мәдәният йортының сәхнә өлеше эчтәрәк, әмма анда керергә ярамый икән. Анысы авария хәлендә, ди. Кереп карадым, түшәмнән тып-тып су тамып утыра, диварлары яргаланып беткән. Бәдрәф, коридор да куркыныч хәлдә. Гомумән, бу бинада ут кабызырга да куркып утырырлык, әйткәнемчә, түбәләре беткән, өстән төрле яклап су үтә.
Татарстанда булмаган җир калмады, мондый начар ремонтлы мәдәният йорты бездә юктыр. Булса да, авария хәлендә дип, күптән ишегенә зур йозак салган булырлар иде.
– Әлеге клуб ачылганда, Әлфия Авзалова килеп концерт куйган, заманында 52 кешелек хор эшләп торган, – диде мәдәният йорты җитәкчесе Рәзилә Нигъмәтуллина. – Клуб шушындый хәлдә булса да, без дә эшне туктатмыйбыз. «Мизгел» һәм «Чулпан» ансамбльләре, аэробика, рәсем, җыр түгәрәкләре, музей эшли, төрле чаралар үткәрәбез.
Үзем монда 2010 елдан бирле эшлим. Авылыбызда 1000гә якын кеше яши, балалар саны да артуга таба бара. Үзем дә – 4 бала әнисе. Әгәр яхшы мәдәният йорты булса, безнең авыл тагын да җанланып китәр иде. Капиталь ремонт 2024 елда булыр дип вәгъдә итәләр, тик ул сүзләргә күңел ышанып бетми. Әле проекты да һаман юк. Шул эшне тизләтәсе иде.
– Татар конгрессы бөтен җиргә булыша. Күршеләренә дә булышсын иде, аларга шуны җиткерегез әле. Авылны бетерәсе, клубны җимертәсе килми, – дип кушылды Гөлсәрия Мәүлетова.
Татар Кетнәсенең мәдәният йорты – бу көнне мине шаккатырган бердәнбер бина булмады. Кап-кара, юан бүрәнәле мәктәп яныннан үткәндә дә «ах» иттем.
Мичле мәктәп
«Мондый мәктәп күргәнем юк иде, зинһар, экскурсия үткәрегез», – дидем бүгенге көндә мәктәп директоры вазыйфаларын башкаручы Рәмзия Сибгатуллинага. Билгеләнгән вакытта директор һәм хуҗалык эшләре мөдире ишек төбенә чыгып басып, елмаеп каршы алдылар.
Бу мәктәпкә 88 ел икән, җәмәгать! 1934 елгы – үзе бер музей бит бу! Аны 90нчы елларда ук «авария хәлендә» дип тапканнар, ләкин әле дә ишекләре ачык, эче тулы бала-чага.
Узган ел мәктәпкә капиталь ремонт ясап, электр җылыткычлар урнаштырганнар, пластик тәрәзәләр куйганнар. Аңарчы әле мич белән җылытыла торган мәктәп булган, бүлмә саен тезелеп киткән мичләре әле дә сүтелмәгән.
– Дөнья хәлен белеп булмас, бәлки, киләчәктә тагын шул мич көненә калырбыз дип, мичләрне сүтмибез әле. Электр энергиясенә экономия булсын дип, идән юучылар суны мич өстендә җылыта.
Утын әзерләүче, төнлә килеп, утын ягып торучы ике хезмәткәребез бар иде. Быелдан алар эшләми. Утын да, күмер дә, брикет та ягып карадык. Брикет ягуның мәшәкате бигрәк тә күп, 80 %ы чүпкә әйләнә, – диде мәктәпнең хуҗалык эшләре мөдире Фәдбир Вәлиев, мичләргә авызымны ачып карап торуымны күргәч.
Капиталь ремонт ясалса да, мәктәп бинасы мәдәният йортыннан әллә ни алдырып китә алмаган. Борынгы шифер түбәдән су керә – монысы беренче проблема.
Ике классны кушып, спортзал ясаганнар. Класслардагы җиһазлар, такталар да мескен хәлдә. Андый ишекләрне дә күптән күргән юк иде. Китапханәгә дә кердек, балалар китаплары теткәләнеп беткән. Димәк, укылган, дип тынычландырдым үземне…
Ә мәктәп ашханәсе төп бинадан 30 метр ераклыкта. Балалар кышкы салкында да, көзге яңгырда да, киенеп, икенче бинага тәпиләргә мәҗбүр. Дөрес, ашханәнең ремонты «свежий», анысын җиренә җиткереп ясаганнар.
– Элек Татар Кетнәсе авылын «икенче Кытай» дип йөртәләр иде, балалар саны күп булгангадыр. Укучылар саны 30дан артмаган мари авылына 1 ел эчендә яңа мәктәп салып бирделәр. Без менә шундый хәлдә яшәргә мәҗбүр, – дип уфтанып алды Фәдбир Вәлиев.
– Мәктәбебез тугызъеллык. Биредә 57 бала укый, 12 укытучы эшли. Укучыларның 90 %ы – татар балалары, калганнары – мари һәм руслар. Укучылар үзара татарча аралаша.
Төрле бәйгеләрдә катнашып, яхшы урыннар да алабыз. Бигрәк тә туризм буенча алдырабыз.
Хәзер мәктәп ашханәсе каршында балаларга ял итү урыны, чатыр булдырасыбыз килә. Аның өчен урын да билгеләп куйдык, әмма финанслар юк, – диде директор Рәмзия Сибгатуллина, соңгы җөмләсенә басым ясап.
Балалар бакчасы, медпункт, мәчет
Татар Кетнәсе авылындагы балалар бакчасы да шундый ук агачтан эшләнгән. Анысы да музейлар рәтендә йөрерлек.
– Балалар бакчасына 30 бала йөри, сабыйлар саны арта, кимүгә таба бармый. Әмма ремонтыбыз нык начар, җиһазлар иске, урын-җирләре алама. Аннан, балаларга татар китаплары да булсын иде, – диде балалар бакчасы мөдире Асия Төхвәтуллина.
Медпункт белән дә эшләре хөрти: клуб мөдире Рәзилә Нигъмәтуллина анда фельдшер таба алмауларын әйтте. «Табиблар авылга килеп хезмәт күрсәтә. Чөнки даими эшләүче кешебез юк. Киләсе елга яңа ФАП салырга вәгъдә иттеләр», – диде ул.
Татар Кетнәсендә 3 кибет эшләп тора – ичмасам, анысына кытлык юк икән. Мәчетләре дә бер дигән, әмма муллалары Солтан абый Мөхәрләмов халык саны белән мактана алмады.
– Мәчетебез 1999 елгы. Җомга намазына 10лап кеше җыела. Рамазан аенда тәравихларда 5-6 кеше булабыз. Быел әрвахларга багышлап Коръән ашы укыттык, анда 35ләп кеше җыелды. Мулла булып торуыма 2 ел гына әле, аңарчы төзелеш оешмасында эшләдем, – диде ул.
«Берәр кайчан булачак...»
Татар Кетнәсе авылы Мари-Төрек бистәсе җирлегенә керә. Әлеге җирлек җитәкчесе Татьяна Хлебова белән дә проблемалар турында сөйләшеп алдык.
– Татар Кетнәсе авылында бүгенге көндә 822 кеше яши, 311 хуҗалык бар. Мәдәният йортының түбәсен быел алыштырырга җыеналар, менә-менә эш башланырга тора. Ә клубка капиталь ремонт киләчәктә булачак, анысының төгәл елы әлегә билгесез.
Яңа ФАПка килгәндә, аның өчен җир участогы билгеләдек. «Сәламәтлек» милли проекты нигезендә, ул бинаны 2023 елда төзү планлаштырыла.
Мәктәп буенча да планнар бар. Авылда яңа бина салып, бу бүрәнә бинадан бөтенләй китәргә дип ниятлибез. Ул, әлбәттә, киләчәктә татар мәктәбе булачак. Тик монысының кайчан тормышка ашырылачагын әйтә алмыйм, чөнки безнең районда андый хәлдәге мәктәпләр берәү генә түгел, – диде Татьяна Хлебова.
Мари-Төрек бистәара үзәкләштерелгән мәдәният йорты системасы җитәкчесе Светлана Тырышкина да мәдәният йорты буенча әйтелгән сүзләргә «мөһер сукты».
– Татар Кетнәсе авылы мәдәният йортының түбәсен бер атнадан алыштырырга тотынабыз. Материалларга заказ бирелгән, бөтен нәрсә әзер.
Ә капиталь ремонт өчен башта проект документациясен әзерләргә кирәк, аннан соң гына программага кереп була. Проектны быел декабрьдә әзерләп бетерербез, дип уйлыйм. Хәзерге вакытта 2024 ел программасына эләгү мөмкинлеге бар, тиз дигәндә дә шул вакытка була инде, – дип аңлатты ул.
Клубны ремонтларлар инде, ә бүрәнә мәктәпнең бер гасырлык юбилеен үткәрергә туры килмәсме икән? Көтәргә күп калмаган бит. Капиталь ремонт тикмәгә ясалмагандыр, яңа бинаның исе дә килми, очы-кырые да күренми әле монда...
Югыйсә, Татар Кетнәсе – райондагы иң зур татар авылы. Бетү ягына таба барган авыл да түгел, халык саны әйбәт, балалар туа тора. Ә халкының гадилеген, кунакчыллыгын, тырышлыгын әйтеп бетергесез. Һәр йортта – милли бизәкле тәрәзә йөзлекләре. Ул бакчалар, каралты-куралар, өйләр ялт иткән. Әлеге тырыш кешеләр турында киләчәктә аерым язарбыз.
Россия буйлап сәяхәт итүчеләр, юлда күп йөрүчеләр һәрвакыт: «Безнең Татарстанда гына тормыш шушындый ал да гөл. Чын Россияне күрәсегез килсә, күрше республикаларга барып карагыз», – дип әйтәләр. Марий-Эл республикасында шул сүзләр искә төште.
Ышанасызмы, биредә үземне президент итеп хис иттем. Кая гына барып төртелсәм дә, бөтен җирдә табын коралар һәм күземә туп-туры карап: «Безгә менә шул әйбер кирәк иде», «Татарстан президенты янына барсагыз, фәлән әйбер сорагыз әле», «Татарстан бай, бөтенесенә булыша бит, безгә дә ярдәм итсен», – диешәләр.
Нәрсә дип җавап биреп бетерергә дә белмисең: ниндидер вәгъдә бирсәң – үтисе була, бирмәсәң – кешенең өметен өзәсең.
Шулай да, Татар Кетнәсе халкын үз җитәкчелеге дә ишетсен, «берәр кайчан» дигәннең төгәл датасы барлыкка килсен иде. Бөтен теләк шул. Бу авыл халкы яхшы шартларда яшәргә лаек бит.
Белешмә: Татар Кетнәсе авылы тарихы
(Марий-Эл республикасындагы татар авылларын өйрәнүче тарихчы, «Наша жизнь» газетасы баш мөхәррире Фәнил Мусин язмаларыннан)
Авылның килеп чыгышы турында берничә риваять бар. Аларның берсе буенча, авылга XIII гасырда татар-монголларыннан качып килгән болгарлар тарафыннан нигез салынган. Ә икенче риваятьтә, бу авыл Казан ханлыгы яулап алынганнан соң, көчләп чукындырудан качып килгән татарлар тарафыннан барлыкка килгән, диелә. Мазарбашы авылының төбәк тарихын өйрәнүчесе Наил Бариев фикеренчә, монда татарлар кайчандыр татар торак пункты булган Нартастан күчеп килгәннәр.
Бу сала беренче тапкыр Россия Дәүләт борынгы актлар архивының мәгълүматларында телгә алына. Төрәк волостеның Китне елгасы буендагы Себе Усадом пүчинкәсе исеме астындагы торак пункт 1716 елгы Ландрат переписендә билгеләнә. 1748 елда монда ир җенесеннән булган 68 татар һәм мари кешесе яшәгәнлеге билгеле.
Алга таба авыл зураеп китә, 1816 елда анда 65 хуҗалыкта 187 ир кеше, 207 хатын-кыз яшәгән, 1859 елда – 82 хуҗалыкта 427 ир кеше, 487 хатын-кыз.