news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татар кавалеристлары: Латыйпов эскадроны, политрук Җамалиев һәм Мохтаров орудиесе

news_top
Татар кавалеристлары: Латыйпов эскадроны, политрук Җамалиев һәм Мохтаров орудиесе

Михаил Черепанов кавалерия частьләренең һәм атаклы татар кавалеристларының роле турында тикшерү үткәргән. Автор республикада туып-үскән 1870 кавалерия часте сугышчысының һәлак булган урынын таба алган. Алар арасында 861 татар бар.

Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгәннәр

Латыйпов Зыя Гарип улы, 1916 елның 22 декабрендә Башкортстанның Кандра районы Югары Сардык авылында туган. 1937 елның ноябрендә Мәләүез РВК тарафыннан мобилизацияләнә. ВКП(б) әгъзасы.

Фронтта 1941 елның августында яралана. 1943 елда Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән. Гвардия өлкән лейтенанты, 7 нче гвардия кавалерия корпусы 16 нчы гвардия Чернигов кавалерия дивизиясенең 58 нче гвардия кавалерия полкы агитаторы. Советлар Союзы Герое исеменә 1943 елның 14 декабрендә Белоруссия фронтының сәяси идарәсе башлыгы генерал-майор Галаджев тарафыннан тәкъдим ителә. Ул һәлак булган эскадрон командирын алмаштырган һәм кавалеристларны атакага алып барган өчен бирелә. Беренче булып Украинаның Чернигов өлкәсендәге Мена станциясенә бәреп керә, дистәләгән гитлерчыларны юк итә. Станцияне азат иткәндә, аның эскадроны күп сугышчан трофейлар һәм 40 әсир алган.

Полк командирының вәкиле буларак, көчле артиллерия уты астында эскадроннарның Лоев шәһәре районында Днепр елгасын кичүенә җитәкчелек итә. Автоматчылар төркеме белән беренче булып азат ителгән Нивка авылына бәреп керә һәм 7 гитлерчыны юк итә. СССР Югары Советы Президиумы Указы белән 1944 елның 15 гыйнварында Ленин ордены белән бүләкләнә.

Бәширов Фазылҗан Дәүләтхан улы, 1923 елның 20 апрелендә Башкортстанның Мәчетле районы Яңа Мөслим авылында туган. Мәчетле РВК тарафыннан мобилизацияләнә. 8 нче кавалерия корпусының 112 нче Башкорт кавалерия дивизиясенең 294 нче кавалерия полкы эскадроны кылычлысы. Белая Калитва шәһәренең «Революция көрәшчеләре» мәйданында җирләнә.

Тимергалиев Галиулла, 1908 елда Омск өлкәсе Искекүл районында туган. Искекүл РВК тарафыннан мобилизацияләнгән. Гвардия капитаны, 2 гвардия кавалерия Кырым ике тапкыр Кызыл Байраклы дивизиясенең 4 нче гвардия кавалерия Кызыл Байраклы полкының эскадрон командиры. 1945 елның 7 маенда Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән.

Фаизов Яхъя Камалетдин улы, 1923 елда Ульяновск өлкәсе Богдашкино районы Елхово-Озеро авылында туган. Богдашкино РВК тарафыннан мобилизацияләнгән. Гвардия лейтенанты, 10 нчы гвардия кавалерия дивизиясенең 40 нчы гвардия кавалерия полкының 1 нче эскадроны пулемет взводы командиры. 1943 елның 30 ноябрендә Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән.

Шакиров Басыйр Сатдар улы, 1907 елның 2 октябрендә Рязань өлкәсе Спас районы Иске Кәминкә авылында туган. Красноярск шәһәреннән мобилизацияләнгән. Гвардия лейтенанты, Мозырь дивизиясенең 14 нче гвардия кавалерия дивизиясенең 54 нче гвардия кавалерия полкының сабель взводы командиры. 1945 елның 18 һәм 19 февралендә Польшада Денитц шәһәре өчен сугыша. 1945 елның 28 августында I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Үлгәннән соң бүләкләнгән кавалеристлар

Дан Ордены белән

Мәрданшин Салихҗан Хәсән улы, 1913 елда Кукмара районының Казаклар авылында туа. Үзбәкстанның Ташкент шәһәре Ворошиловск РВКсыннан мобилизацияләнә. Гвардия өлкән сержанты, 7 нче гвардия кавалерия дивизиясенең 180 нче гвардия артиллерия-миномет полкының разведка отделениесе командиры. «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән.

1944 елның 23 февралендә Украинаның Ровно өлкәсендәге Пулганов авылын азат иткәндә, 2 гитлерчыны атып үтерә. 3 мартта, Радомысль бистәсе янында Мәрданшин күрсәткән координаталар буенча, артиллерия 50 фашистны юк итә. 1945 елның 30 апрелендә Германиянең Кейшку (Нейгунен) авылында һәлак була.

Насыйпов Мирза Насыйп улы 1920 елда Казан шәһәрендә туган. Ворошиловград ОВКсында мобилизацияләнә. 32 нче кавалерия дивизиясенең миномет полкы разведчигы. Ул күрсәткән мәгълүматлар буенча, Граничи авылы янында дошманның пехотасы миномет уты белән юк ителгән. 1945 елның 24 гыйнварында Австриянең Алленштайн шәһәрендә һәлак була.

Ватан сугышы ордены белән

Мохтаров Садри Мохтар улы 1919 елда Лаеш районы Татар Янтыгы авылында туа. 1939 елның 1 гыйнварыннан – 5 нче танк армиясенең 112 нче кавалерия дивизиясендә. Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән. 1942 елның 14 декабренә каршы төндә Сталинград янындагы Обрывск хуторын азат иткәндә гранаталар белән дошманның дзотын юк итә һәм гитлерчылар белән атышканда һәлак була.

Мохтаров Якуб Вәли улы, 1922 елның 14 октябрендә Казанда туган. 1941 елны Үзбәкстанның Бохара өлкәсе Каршинск РВКсыннан мобилизацияләнә. 14 нче гвардия Кызыл Байраклы кавалерия дивизиясенең 54 нче гвардия кавалерия полкында гвардия кече лейтенанты, 45 мм орудиеләре взводы командиры. 1945 елның 17 һәм 18 февралендә Польшадагы Делитц бистәсе янында 8 атаканы кире кайтарганда, дошманның танкын һәм 80гә якын гитлерчысын юк итә. 1945 елның 28 апрелендә Германиянең Лансберг шәһәрендә һәлак була.

Рәфыйков Имам Кашап улы, 1914 елда Сарман районының Кызыл Бакча авылында туа. 1939 елда Сарман РВКсыннан мобилизацияләнә. ВКП(б) әгъзасы. Гвардия өлкән сержанты, 6 нчы гвардия кавалерия корпусы 8 нче гвардия кавалерия дивизиясе 29 нчы гвардия кавалерия полкының пулемет взводы командиры. Смоленск өлкәсен азат иткәндә, 1943 елның февралендә, 63 гитлерчыны, 2 автомашинаны, 4 пулеметны, миномет расчетын юк итә, сугыш кирәк-яраклары белән трофей пулеметын кулга төшерә һәм бер төркем сугышчыларны камалыштан чыгара.
1943 елның апрелендә Украинаның Харьков өлкәсе Мерефа станциясендә һәлак була.

Солтанов Нәҗип Габдулла улы, 1924 елда Сарман районының Янурыс авылында туган, Мөслим районының Яңа Карамалы авылында яшәгән. Мөслим РВКсыннан мобилизацияләнгән. «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән. 3 нче гвардия кавалерия дивизиясенең 10 нчы гвардия кавалерия полкы эскадронының станоклы пулеметчысы. 1945 елның 3 февралендә Польшаның Ландек шәһәрен азат иткәндә 15кә якын гитлерчыны һәм ут ноктасын юк итә, ләкин үзе дә һәлак була.

Хәбибрахманов Габделхак Хәбибрахман улы, 1921 елда Арча районы Югары Мәтәскә авылында туган. Арча РВКсыннан мобилизацияләнә. 16 нчы гвардия кавалерия дивизиясенең 58 нче гвардия кавалерия полкында гвардия өлкән лейтенанты. 1943 елның 14 ноябрендә Беларусьның Гомель өлкәсе Речицкий районы Романовка авылын азат иткәндә һәлак була.

Хәйруллин Габдулла Хәйрулла улы, 1906 елда Лениногорск районының Югары Чыршылы авылында туа. Шөгер РВКсыннан 1941 елның 26 августында мобилизацияләнә. ВКП(б) әгъзасы. Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән. 2 нче гвардия кавалерия корпусы 4 нче гвардия кавалерия дивизиясенең 175 нче гвардия артиллерия-миномет полкында гвардия кече сержанты, өлкән телефонист. 1945 елның 13-14 гыйнварында Варка дигән поляк авылын азат иткәндә полк штабының артиллерия белән өзлексез элемтәсен тәэмин итә. Дошманның миномет уты астында артиллерия батареясенә элемтә линиясе сала һәм һөҗүм итүче эскадроннарга ярдәм итүне, Сохачев шәһәрен азат итүне тәэмин итә. 1945 елның апрелендә Германиянең Бранденбург җирендә һәлак була.

Кызыл Йолдыз ордены белән

Биктимиров Салих Нәҗип улы, 1919 елда Биектау районының Татар Әйшәсе авылында туа. 1941 елның октябрендә Яр Чаллы РВКсыннан мобилизацияләнә. ВКП(б) әгъзасы. 7 нче гвардия кавалерия Житомир Кызыл Байраклы дивизиясенең 180 нче гвардия артиллерия-миномет полкында гвардия кече сержанты, телефонист.

1944 елның 18 июлендә Украинаның Львов өлкәсен азат иткәндә, дошманның көчле уты астында элемтә линиясендәге барлык өзеклекләрне бетерә һәм миномет батареясенең утын координацияләүне тәэмин итә. Нәтиҗәдә танкка каршы туп, күзәтү пункты һәм 30га якын гитлерчы юк ителә. 1944 елның 25 декабрендә Словакиядәге Шабров шәһәрен азат иткәндә һәлак була.

Газизов Әхмәт, 1912 елда Казан шәһәрендә туа. 1942 елның 10 ноябрендә мобилизацияләнә. 16 нчы гвардия кавалерия дивизиясенең 58 нче гвардия кавалерия полкында 82 мм лы миномет наводчигы.

1943 елның октябрендә Украинаның Чернигов өлкәсе Мина станциясен азат иткәндә дошманның пулемет ноктасын юк итә. Днепр елгасын кичкәндә уң як ярдагы дзотны юк итә. Вяли авылы өчен барган сугышта 60 пехотачыдан торган немец группировкасының атакасын миномет уты белән тарата. 1944 елның гыйнварында Белоруссиянең Гомель өлкәсе Мозырь шәһәрен азат иткәндә һәлак була.

Җамалиев Вәли Гали улы, 1916 елда Балык Бистәсе районының Иске Арыш авылында туа. 46 нчы кавалерия дивизиясенең 61 нче кавалерия полкы эскадроны политругы. 1942 елның июнендә Смоленск өлкәсен азат иткәндә эскадронны үзе атакага алып бара. Шәхсән үзе 4 гитлерчыны юк иткән. Яраланган. 1945 елның апрелендә Польшаның Торунь шәһәрен азат иткәндә һәлак була.

Сафин Муллагали Хаҗи улы, 1918 елда Мамадыш районының Түбән Биләтле авылында туа. Тәкәнеш РВКсыннан мобилизаицяләнә. 10 нчы гвардия кавалерия дивизиясенең 183 нче гвардия артиллерия-миномет полкында гвардия старшинасы. 1943 елның 1 ноябрендә Кырымны азат иткәндә Төркия валында безнең атлы гаскәр һөҗүм иткән юлда дошман танкын яндыра. 1944 елның 11 апрелендә Украинаның Одесса өлкәсе Беляевка авылында һәлак була.

Хәйруллин Миңнәхмәт Хәйрулла улы, 1922 елда Саба районының Килдебәк авылында туган. Лейтенант, 112 нче кавалерия дивизиясенең 275 нче кавалерия полкының эскадрон взводы командиры. 1942 елның 25 октябрендә Ростов өлкәсе Обливск районын азат иткәндә атака башында һәлак була.

Чыганак: «Миллиард.Татар», Михаил Черепанов

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 19 ноябрь 2025
    Исемсез
    Ул Черепанов әфәнде белән ничек бәйләнешкә кереп була микән?
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар