Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар Каргалысы авылында ике яшьлек баланы эт талаган

Татар Каргалысы авылында ике яшьлек баланы эт талаган

news_top_970_100
Татар Каргалысы авылында ике яшьлек баланы эт талаган
Оренбург өлкәсенең Сакмар районындагы Татар Каргалысы авылында 2 яшьлек малайны эт тешләгән. Бу турыда Новотроицк телевидениесе хәбәр итте.  

2 яшьлек баланы хастаханәгә китергәч, полициягә хәбәр иткәннәр. Тикшерү барышында хокук саклаучылар баланың анасын сораштырган. Сабый комлыкта уйнаган. Шул чакта аның янына сукбай эт килгән һәм һөҗүм иткән. Эт баланың башын имгәткән, битен тешләгән. 
 
Әлеге хәлдән соң, полиция хезмәткәрләре Сакмар районы башлыгына мөрәҗәгать юллаган. Алар сукбай этләргә карата тиешле чаралар күрү кирәклеген искәрткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100