news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татар Кандызында үчле ир-ат күрше хатынның печәненә ут төрткән

news_top

Баулы районының Татар Кандызы авылында яшәүче ир-ат ут төрткән өчен суд каршына басачак. Бу турыда Татарстан прокуратурасына сылтама белән «Челнинские известия» хәбәр итте.

Ведомство белешмәсе буенча, 2025 елның августында бу ир-ат, исерек килеш, күрше хатынның 80 рулон печәнен яндыра.

Күрше хатынга килгән зыян 112 мең сумга бәяләнә. Баулы шәһәр суды гаепләү карарын раслаган, хәзер бу ир-атны 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал. Җинаять эше материалларын судка тапшырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар