news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татар көрәшчеләре Төркия Президенты улы Билал Эрдоганга Казан сурәтен бүләк итте

Бөтендөнья этноспорт форумында Халыкара көрәш федерациясенә 10 мең долларга сертификат биргәннәр.

news_top
Татар көрәшчеләре Төркия Президенты улы Билал Эрдоганга Казан сурәтен бүләк итте

Татар көрәшчеләре Төркия Президенты улы Билал Эрдоганга көрәшчеләр сынын һәм Казан сурәтен бүләк иткән. Бу турыда Азат Нурмөхәммәтов инстаграмда яза.

Халыкара көрәш федерациясе 2021 ел нәтиҗәләре буенча Бөтендөнья этноспорт конфедерациясенең төп номинациясендә премия алган. Конфедерация президенты — Төркия Президентының улы Билал Эрдоган.

«Традицион спорт төрләре буенча иң яхшы оештыру» номинациясендә Татарстан көрәш федерациясенә 10 мең долларга сертификат биргәннәр. Бу турыда Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов инстаграмда яза.

Бүләкләү тантанасы 6 мартта Азәрбайҗанның Баку шәһәрендә Бөтендөнья этноспорт форумында булган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар