Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар иҗтимагый үзәге* рәисе Фәрит Зәкиев экоактивистка Юлия Фәйзрахмановага өйләнгән

* Татарстан прокуратурасы тарафыннан, экстремистик оешма дип табылу сәбәпле, РФ юстиция министрлыгы тарафыннан эшчәнлеге туктатылган.

news_top_970_100
Татар иҗтимагый үзәге* рәисе Фәрит Зәкиев экоактивистка Юлия Фәйзрахмановага өйләнгән

Экоактивист, журналист Юлия Фәйзрахманова «Фейсбук»тагы аккаунтында никах фотосын урнаштырган һәм 
«Кичә Фәрит Зәкиев белән никах булганга бер ай. Бу хакта хәзер инде сөйли алам. Ә ул чакта «Граф Монте-Кристо» романына эләккән төсле булган иде. Әмма андагыдан аермалы буларак, без өлгердек» – дип язган.

Юлия Фәйзрахманова – экоактивистка, ул Казандагы күп кенә протест чараларында катнашты. Ул 1979 елгы, Казан кызы. Кияү Фәрит Зәкиев – Россиядә экстремистик оешма дип табылган Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге рәисе, Теләнче-Тамак авылы егете, 1954 елгы.

Дуслары парга бәхет теләгәннәр, гаҗәпләнүләрен белдерүчеләр дә бар.

Юлия дә, Фәрит Зәкиев тә бу хакта әле шәрехләмәделәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100